Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

«Ат көне» – 2022: 800 мең сумлык ат арбасы, иң матур бизәлгән ат һәм «Аударыш»

Юл буе диярлек яңгыр яуды. Мондый көнне бәйрәмгә килүчеләр булырмы икән инде, дип уйлап бардым. Бәйрәм, түләүсез концерт дигәндә, халыкны яңгыр белән куркытып буламы инде. Арча районы Яңа Кырлай авылында узган «Ат көне» бәйрәмендә «Интертат» журналисты да булып кайтты.

news_top_970_100
«Ат көне» – 2022: 800 мең сумлык ат арбасы, иң матур бизәлгән ат һәм «Аударыш»
Салават Камалетдинов

Мәйданга кергәндә үк кемнеңдер шигырь сөйләгәне ишетелә иде, анысын алкышладылар да, кемдер җырлый башлады. Бу – артистлар түгел, бәйрәмгә килгән тамашачылар иде. Анда «ат» сүзе кергән шигырь сөйләргә яки җыр җырларга яки хикәядән өзек укырга кирәк булган, шуның өчен лотерея билетлары биргәннәр. Соңыннан бүләкләрне уйнаттылар, анда атларга ашатырга тоз да, төсле карандашлар да, термос-чәйнек ише әйберләр дә булды. Халык бик канәгать калды.

Әһә, халык бар, ә атлар кайда соң дип, мәйданның икенче ягына атладым. Монда азык-төлек, сувенирлар сату нокталары да, күргәзмәләр дә бар. Атларны күчереп йөртә торган арбаларны китереп куйганнар күрсәтергә. Бер алмачуарны да китереп бастырганнар. 370 мең сум дип язып куелган. Бик шәп аттыр инде, бәясе бар.

Чың-чың килгән кыңгырау тавышлары ишетелде. Чуар-чуар итеп бизәгән атлар күренде. Бәйрәмдә ел саен иң матур бизәлгән атны сайлыйлар, шул матур кием бәйгесендә катнашырга килгән җигелгән атлар иде бу. Халык алар янында фотога төшәргә ашыга.

«35 ел атларны бизим»

Курса Почмак авылыннан килгән Хәлил абый Хәсәновның аты «Кашка» исемле.

«Атның башында ак кашы бар, шуңа «Кашка» дип исем куштым. Мин инде 35 ел атларны бизим. Бу бәйгедә һәр елны катнашам. Ел саен призлы урын алам», – дип сөйләде ул миңа. Хәлил абый үзе физкультура укытучысы икән. Ул быел беренче урынны алды.

 

Фото: © Ләйлә Хәкимова

Тәлгать абый Салихов атының башына кызыл эшләпә кидереп тора иде. Эшләпә тишегеннән атның колаклары чыгып калды. Ул Сөрде авылыннан «Буян» исемле атын алып килгән. «Бу бәйгедә һәр елны катнашабыз, беренче урын алган булмады шул әлегә. Атны гаилә белән бергә бизибез. Сабан туена да бизәп чыгабыз. Уенчыкларны, бизәкләрне әнә хатын ясады», – дип, ул янында торган ханымга ишарәләде.

Тәлгать абыйның тормыш иптәше Чулпан апа чыннан да бизәкләрнең күбесен үзе ясаган. Кайберләрен ясауда ярдәм иткәннәр.

«Ел саен: «Килә аласызмы?» – дип сорыйлар, катнашабыз инде. Шушы бер атыбыз гына бар, ел саен тай китерә үзе, әле быелгы тае үлде шул. Өйдә 7 сыер тотабыз, кош-кортлар бар», – диде ул.

Атларны бер рәткә тезеп бастырырга куштылар, бөтенесе дә сәхнә ягына алмашты.

800 мең сумлык ат арбасы

Тагын күргәзмәгә ат чаналарын, арбаларны китергәннәр иде. Арба түгел инде ул, карета, экипаж. Элеккеге киноларда асфальт юлдан экипажлы атлар матур итеп үтеп китә бит әле, шундыйлар. Аларны әле дә заказга ясатучылар бар икән. Бу «кыйммәт вә бай» арбаларны Чаллыдан ук алып килгәннәр.

Бу 459нчы фаэтон, – дип сүзен башлады Эдуард Сәхбиев. – 20 ел дәвамында 450дән артык карета ясадык. 2012 елларда без аена 2-3 экипаж ясый идек, хәзер аена берне ясыйбыз. Уртача караганда, бер каретаны ясар өчен 1-1,5 ай вакыт кирәк. Авырлыгы заказ бирүченең ихтыяҗыннан тора. Гадирәк итеп бизәлгәннәре була, бик купшыны сораучылар бар. Иң кыйммәт заказ 800 мең сум тирәсе булган иде. Бәләкәйрәк арбалар 40 мең тирәсе тора. Илнең төрле почмакларыннан заказ бирүчеләр булды. Казахстан, Үзбәкстаннан сораучылар бар, Голландиягә ясап җибәрдек, – дип сөйләде бу эш белән шөгыльләнүче оешма җитәкчесе.

 

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Ул арада сәхнәдән «Аударыш» уеннары башлануын игълан иттеләр. «Өйдә көн дә аударыш, концерт карыйбыз, дип уйлаучылар булса, калыгыз, концерт дәвам итә», – диде алып баручы. Казан шәһәр филармониясе артистлары килгән иде.

«Һәй, өйдә аударыш, ди!» – дип рәхәтләнеп көлеп куйды минем алда басып торган апа. Эльвира апа бәйрәмгә беренче килгән. «Кызыктырдылар, шуңа килдем. Концерт карарга килдем, атларны да карадым. Бик ошады, атларны бик яратам үзем», – диде ул миңа.

 

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

«Аяк белән! Атына терә! Ат белән кыс!»

«Аударыш» уены турында күзаллау бар иде, әмма чын уенны күргәнем юк иде әле. Ат өстендә утырган килеш көрәште ир-атлар. Мәйдан тирәсен халык камап алган, трибуналар тулы. Яңгыр һәм пычрак җир турында әйтәсе дә юк. Шунысы кызык: мәйданда һәрвакыт бер пар ат торды. Димәк, катнашучылар үз атларында түгел, ә беренче тапкыр күргән ят атта көрәшә. Аны аңлый, тыңлата белергә дә кирәк бит әле.

Уенны Лениногорск районы фермеры, «Аударыш» уенын яңарткан кеше – Фәрит абый Нәбиуллин алып барды. Катнашучыларны авырлык буенча ике категориягә бүлгәннәр: 80 килограммнан аста һәм 80нән өстә.

Ат өстендәге көрәшчеләргә нишләргә икәнен җанатарлары да кычкырып тора. «Аяк белән! Атына терә! Ат белән кыс!» – дип акыра җанатарлар. 80нән түбәндәге категориядә Кукмара егете батыр калды. Ул, көндәшенең атына күчеп утырып, «чистага» алды.

Матур көрәш күрсәттеләр егетләр, – диде Фәрит абый. – «Аударыш»та катнашучылар саны ел саен арта бара. Катнашучыларның тәҗрибәсе арту да сизелә. Без быел уенны ике үлчәү категориясендә үткәрдек. Беренче категориядә – 14, икенче категориядә 8 кеше катнашты. Катнашучылар Арча, Кукмара, Әтнә, Лениногорск, Әлмәт, Азнакай районнарыннан килгән. Трибуналар да тулы иде. Киләсе елларда уен тагын да көчлерәк узачак, дип ышанам, – диде фермер.

«Аударыш»та җиңүчеләр:

80 килограммга кадәр авырлыкта җиңүчеләр

  • 1 урын – Илнур Гобәйдуллин (Кукмара районы)
  • 2 урын – Илдар Хамадиев (Лениногорск районы)
  • 3 урын – Илнур Рамазанов (Арча районы)

80 килограммнан артык авырлыкта җиңүчеләр

  • 1 урын – Динар Хәйбриев (Әлмәт районы)
  • 2 урын – Таһир Сагетдинов (Азнакай районы)
  • 3 урын – Эмиль Миңнебаев (Әлмәт районы)

«Кеше мине аңламаган вакытта атлар белән сөйләшәм»

Ул арада көрәш мәйданыннан җиңү яулаган көрәшче егет чыгып бара иде. Олыяз авылы егете Илнур Гобәйдуллин ят ат белән уртак тел табуның серен әйтте.

 

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

«Мин декабрьдән июньгә кадәр атларны чабышларга әзерлим. Көн саен атта булганга җиңелрәктер. Ат барысын да үзе сиздерә, аны тәнең белән тоярга гына кирәк», – дип сөйләде ул.

Көрәшче 11 чабышкы аты тота, үзе колледжда укытучы булып эшли.

«Атлар – әтидән миңа күчкән шөгыль. Ул гомере буе атлар тотты. Әти мәрхүм булды, хәзер аның эшен үзем дәвам итәм. Атлар миңа җан тынычлыгы бирә. Кеше мине аңламаган вакытта, яннарына чыгып утырып сөйләшәм. Эндәшмәсәләр дә, алар мине аңлый. Атларга азыгын да үзем әзерлим. Эшкә киткәнче атларны ашатып өлгерер өчен, һәркөнне иртәнге сәгать өчтә торам», – дип сөйләде ул.

«Аударыш» уены мәйданыннан сәхнә ягына кайтканда, минем яннан малае белән бер абый атлый иде. Пычрак сөреп барабыз, җир ат тоякларыннан казылып беткән. Бу әфәнде Иске Кырлай авылы имам-хатыйбы булып чыкты.

«Улымның үтенече белән беренче тапкыр килдем. Улым: «Бик тә атларны күрәсем килә», – диде. Туңмыйбыз, җылы итеп киендек. Ярышларны күзәттек, беренче тапкыр атларда көрәш карадым. Ошады, малайлар тырыш, ничек итеп алалар! Улым: «Әти ат асрыйк әле», – дип сорый. Маллар бар, әмма ат юк шул әле», – ди Габделнур хәзрәт Сабиров. 11 яшьлек улы да: «Ат алдырасым килә, атларны яратам», – диде миңа, оялып кына.

«Ат безнең өчен хайван гына түгел, ул – безнең атрибут»

«Аударыш» уены кызып килгән вакытта, бәйрәмгә зур кунаклар да килде: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев килгән иде.

Район башлыгы бу бәйрәмнең матур традициягә әйләнүен әйтте. «Арча җирендә ат спорты бәйрәмен уздыру матур гадәткә әйләнде. Бәйрәмне сигезенче тапкыр уздырабыз. Бу бәйрәм – атларны зурлау булсын», – диде ул.

Ат безнең өчен хайван гына түгел, ул – безнең атрибут. Безнең ата-бабаларны аттан башка күз алдына китереп булмый. Бүген атларга күп игътибар бирергә тырышабыз.

Без беләбез: Саха (Якутия) – Россиядә атчылык үзәге. Без анда булдык. Безгә Якутиягә кадәр ерак әле, әмма без үзебезнең токымны, бәйрәмне булдырдык. Кеше күбрәк җыелсын өчен җылырак көнне сайласак, әйбәтрәк булыр, – диде Президент.

Саха Республикасы башлыгы халыкны «Ат көне» белән котлады.

Бездә ике йөз меңнән артык ат бар, без аларны үрчетәбез, яратабыз. Төрки халыклар өчен ат – изге хайван. Ат белән озын юллар үттек. Борынгы төрки халыкларның Евразия далалары буйлап йөрүләрен күрсәтү һәм аңлар өчен, безнең яшьләр Оймяконнан алып Мәскәүгә кадәр юлны атта уздылар. 11 мең чакрым юлны узар өчен бер ел һәм дүрт ай вакыт кирәк булды. Аларның юлы Татарстан аша узды. Җылы каршы алуыгыз өчен рәхмәт әйтәм. Шуның белән яшьләр төрки халыкларның рухын һәм аларның аттан аерылгысыз булуын күрсәтте, – дип сөйләде салкын яклардан килгән кунак.

Васил Шәйхразыев алар белән сәхнәгә күтәрелсә дә, бер сүз дә әйтмәде.

«Яшь вакытта колхоз атын җигеп йөрдем»

Лотерея уенында бүләк откан бер апа янына килдем. Билет алу өчен нинди шигырь сөйләдегез, дим.

«Минем билет түгел иде, иптәш кызым алды, үзенә китәргә кирәк булды, – дип елмайды ул. – Бу бәйрәмгә беренче килүем. Бик ошады, барысын да карадым. Без Сеҗе авылы мәктәбеннән бер төркем укытучы килдек. Анда карточкага төштек, монда төштек. Гел мәктәптә генә яту да күңелле түгел. Рәхәт булды. Килергә теләмәгәннәр безнең өчен укыта», – дип елмайды Зилия апа Зарипова.

Култык астына җәймә кыстырган абый каршыма килә иде. Сәлахетдин абый Исмәгыйлев, озак еллар Ижауда яшәгәннән соң, туган ягына кайткан. Бу бәйрәмгә дә өченче тапкыр килә икән.

 

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

«Үземдә ат юк. Яшь вакытта колхоз атын җигеп йөрдем. Татар аты безгә бик кирәк. Атны карар өчен, бик тырыш кеше булырга кирәк», – диде ул. Сәлахетдин абый армиядә хезмәт иткәннән соң Ижауда эшләп калган. Анда гаилә корган, 60 ел шунда яшәгән. Хәзер Балтачта йорт сатып алган да кайткан.

Аның хәләл җефете Тәнзилә апа без сөйләшкәндә читтәрәк тора иде. «Фотога төшерим» дигәч, бабай аны янына чакырды. «Бабай беркайчан да сөйләшми иде алай. Бабайга ни булган, сөйли дә сөйли, дип карап тордым әле, – дип елмайды ханым. – Бик ошады безгә. Көне начар булса да, күңелле бәйрәм», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100