
Социаль челтәрләрдә яңа челлендж башланган, һәм ул сәламәтлек өчен зыянлы. Кызлар 8 марттан калган лалә чәчәкләрен камера каршында ашый. Табиб гастроэнтеролог Антон Загайнов моның сәламәтлеккә нинди куркынычы булуын аңлата.
Токсикологлар фикеренчә, лаләләрдәге алкалоидлар (А һәм В тулипалиннары) ашказаны һәм эчәклекнең лайлалы тышчасын яндыра. Лаләләрнең суганчаларында һәм сабакларында токсиннар туплана, һәм алар агу кебек тәэсир итә. Иң төп куркыныч бу да түгел: чәчәкләрне корткычларга каршы пестицидлар, «яңа» торсын өчен хлорлы консервантлар һәм анилин буяулар белән эшкәртәләр. Бу матдәләр организмга эләксә, бавырны, бөерләрне һәм нерв системасын зарарлый.
Антон Загайнов сүзләренчә, бу – костырырга мөмкин, эчтә спазмнар, диарея китереп чыгара. Квинке шешенүе (отек Квинке), көзән җыеру һәм аритмия кебек авыр очраклар да булырга мөмкин. Активлаштырылган күмер эчеп кенә өйдә дәвалану күп очракта файдасыз була, чөнки токсиннар тиз сеңә, һәм ашыгыч рәвештә капельницалар таләп ителә.
Лаләләр белән агулануны лайлалы тышчаларның химик пешүе дип әйтергә була, ахыр чиктә бу – эрозияләр, язвалар һәм хроник авырулар китереп чыгара. Интоксикациядән соң күпмедер вакыт диета сакларга һәм лайлалы тышчаларны төзәтү өчен дарулар эчеп торасы була.
Кем гаепле һәм нәрсә эшләргә?
«Блогерларга куркыныч челленджларны туктатырга кирәк. Сезнең видеоларны яшүсмерләр карый һәм кабатлыйлар, алар моның куркыныч булуын аңламый. Флористлар чәчәкләрне «ашарга яраксыз әйбер» дип маркировкаларга һәм химик эшкәртү турында кисәтергә тиеш. Ата-аналар моның ише трендларның үлем куркыныч булуын аңлатырга тиеш», – дип киңәш итә гастроэнтеролог.
Әгәр үзегез яки танышыгыз лалә ашаган икән, косарга кирәк. Кеше аңын югалтса, кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакыртырга һәм чәчәкнең үрнәген сакларга кирәк – бу табибларга дәвалануны тизрәк билгеләргә булышачак.
«Бу – шаяру түгел! Бер чәчәк сәламәтлекне әллә ничә елларга бетерергә мөмкин. Тәҗрибәләр өчен ашарга яраклы үсемлекләр сайлагыз, мәсәлән: настурция, миләүшә, тырнак гөл. Исегездә тотыгыз: бер генә лайк та сезнең гомергә тиң тормый», – дип йомгаклаган табиб.
Зарарлы трендлар лалә генә түгел
Узган елда яшьләр арасында квадроберлык киң таралып алды. Балалар хайваннар өчен коры азык ашаган иде. Табиблар йорт хайваннары өчен азыкны кешеләргә кулланырга ярамавын әйтә килде. Бу – сәламәтлек өчен куркыныч, диләр. Әзер азыкларда хайваннарның азык ихтыяҗларына туры килә торган, махсус сайланган ингредиентлар бар, ләкин алар кешеләргә бөтенләй дә туры килми.
Әйтик, күп кенә азыкларда кушылмалар, витаминнар, минераллар һәм башка компонентлар була, алар күп күләмдә яки тиешле эшкәртүсез кулланганда, кеше организмы өчен зарарлы булырга мөмкин.
Хайван азыгы ашау нәтиҗәсендә агулануырга да, инфекция эләктерергә дә мөмкин. Шулай ук мондый азык аллергия чыгарырга, ашкайнатуны бозарга мөмкин, организм туклыклы матдәләрне югалта ала.
Чыганак: «Аргументы и факты»