Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әсхәт Хисмәт:«Мин җырчы түгел, җырлаучы гына. Ләкин Камал театрында гомерем буе җырладым»

27 март көнне «Шәрык клубы»нда Татарстан Республикасының халык артисты Әсхәт Хисмәтов белән иҗади очрашу үтте. Кичәдә яңгыраган кайбер җаваплар һәм кызыклы фикерләр турында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Зөлфия Шәвәлиева «Интертат» өчен репортаж әзерләде.

news_top_970_100
Әсхәт Хисмәт:«Мин җырчы түгел, җырлаучы гына. Ләкин Камал театрында гомерем буе җырладым»
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Очрашу килгән кунаклардан яңгыраган сораулар һәм Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт башкарган җырлар белән үрелеп барды. Кичәне тере музыка белән Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеров һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Әхмәт Кәримов бизәде. Алар тамашачыларга тансык булган – «Булат җыры», «Әрем исе, әрем тәме», «Сәфәр», «Кердем карурманнарга» җырларын башкардылар.

«Рәхмәт шулай мине зурлап килгәнегез өчен. Килмәгән кешеләр үзләренә карасын. Рәшит абый Шамкай концерттан соң: «Әйбәт булды, рәхмәт. Килмәгәннәргә әйтерсез – үзләренә үпкәләсеннәр», – дия торган иде. Һава торышы шулай туры килде инде, ярар. Татар халык мәкале бар – «Мондый көнне әйбәт хуҗа этен дә өеннән чыгармый» дигән, сез мине зурлап килгәнсез, рәхмәт», – диде артист килгән кунакларны сәламләп. Зал тулы булмаса да, урамдагы бозлавык, карлы яңгырга карамый, яраткан артистын күрергә килүчеләр шактый иде. «Мин кәкре-бөкре йөрмим, турысын әйтеп җавап бирәм, кызыксынган сорауларыгызны оялмыйча бирегез», – диде артист сораулар яңгыраганчы. Кунаклар да ялындырып тормады, ике сәгать ярым барган чарада артистның барлык тормыш юлын кыскача «йөреп чыктык». Яңгыраган кызыклы фикерләр белән сезне дә таныштырабыз.
Камал театрында эшли башлавы турында:
– Мин Камал театрында 50 елга якын эшлим, 1976 елда кергән идем. Әле театрыбыз Горький урамында булганда, мине Марсель абый Сәлимҗанов, студент килеш, «Зәңгәр шәл»гә шәкерт җырын җырларга кертеп җибәргән иде. Шушы театрда эшләгән дәвердә бөтен тормышым диярлек «Зәңгәр шәл» белән бәйле. Студент чакта шәкерт җыры белән башлаган идем, аннары, яңа бинага күчкәндә, Марсель абый мине Булат ясады, аннары 10 елдан соң буын алмашынды – Рамил Төхвәтуллин Булатны уйнады, без Наил абый Әюпов белән Шәйхи бабай булдык. Аннары тагын вакыт узгач, Фәрит Рәфкатович әлеге спектакльне яңадан куйды – бүген мин ишан хәзрәтне уйныйм. Мин үзем җырчы түгел, җырлаучы гына. Ләкин Камал театрында гомерем буе җырладым. Шулай вакыт үтә тора, барысы да үзгәрә.

Театр училищесына эләгүе турында:
– Театр училищесына укырга 2нче курска кердем. Минем белән бер курста укучылар – Люция Галләмова белән Илгизәр Хәсәнов Тинчурин театрында эшлиләр. Мәскәүдә мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин белән укыдык. Шулай дип мактаныйм әле (көлә). Равил хәзрәт – безнең курста иң яшь егет иде. Хәзрәткә укып кайтты да, миңа да кыстый бу: «Тавышың, моңың бар, кыяфәтең туры килә, вәгазьне әйбәт сөйләрсең, әйдә», – ди. Мин инде: «Әй, булмас миннән», – дим. «Минәйтәм, хатын-кызларга да бик еш карыйм, «теге әйберне» дә әзрәк яратам», – дидем.

Яшьтән авылда үзэшчән сәгатьтә йөрдем, гөрләп тора иде ул вакытларда авыллар. Нәрсәләр генә куймый идек, шундый кызык була иде. Шунда катнашып йөрдем, аннары Казанга килгәч тә уйныйсы килә, Гадел Кутуй урамында Кирпеч заводының тулай торагы янында игълан элеп куйганнар – «Укытучылар клубына егет-кызлар кирәк» дигән. Шунда, кызыгып, драмтүгәрәккә йөри башладым. Уйнап, җырлап йөрим, үзем төзелештә эшлим. Аннан Калинин урамында тулай торак бирделәр, бер ягында – кызлар, бер ягында егетләр тора. Балконнан кызлар ягына йөри идек, бер көн шулай салидол белән буяп куйганнар балконны, без йөрмәсенгә. Замана шундый иде.

Берзаман сәнгать институтыннан кызлар килде, укыйбыз, диплом спектакле куярга егетләр кирәк, диләр. Мин инде әз генә мактаныбрак: «Мин дә укытучылар клубына үзешчән сәнгатькә йөрим», – дидем. Болар инде, уйнап, мине «бәрдерәләр»: «Үзең төзүче, үзең җырчы да икәнсең», – диләр. Шулай, аларга ияреп, Төзүчеләр мәдәният сараена киттем. Анда драмтүгәрәк һәм «Сәрбиназ» вокал түгәрәге эшли иде, шунда Кирам Сатиев баянда уйнап йөри, минем дә аңа кушылып җырлыйсы килә. Кумирым – Илһам абый Шакиров. Бер көнне шулай Мәсгут Имашев килеп керде. Мин аның композитор икәнен беләм, ләкин Камал театрында Булатны уйнаганын башыма да китерми идем. Шунда директор булып эшләгән Фатыйма апа әйтә: «Менә Әсхәт көн саен яңа җыр алып килә, өйрәнеп бетереп булмый», – ди. Ул вакытта Илһам абый репертуарында «Сәфәр» дигән яңа җыр чыккан иде, шуны җырладым. Мәсгут абый: «Әсхәт, бу җыр болай җырланмый», – ди. Ул үзе җырлап күрсәтте, мин бит инде мишәр егете: «Гафу итегез, Мәсгут абый, ләкин мин Илһам абый кебек җырлыйм», – дидем. Шуннан соң ул минем яныма килде дә: «Синең театрда эшлисең килмиме?» – ди. Мин инде армиядән кайткан егет, көлеп кенә, «мине анда кем алсын» дидем. Ул: «Әйдә, мин сине Марсель Сәлимҗановка күрсәтәм», – диде. Бардык – Марсель абый юк, икенче бардык – тагын юк, өченче барганда тоттык Марсель абыйны. Сөйләштек, шигырьләр сөйләдем, җырладым. Шунда ук миңа «мишәр егете» дигән кушамат тактылар. Репертуар Илһам абыйныкы, шунда Алмаз абый Монасыйпов уйнаган иде, ул: «Кызлар – Әлфия Авзаловага охшатып, егетләр Илһам Шакировка охшатып җырлый», – дип елмайды. Аннары Марсель абый: «Театр училищесының кайда икәнен беләсеңме, 1 сентябрь көнне килерсең», – диде. Килдем, 2нче курска калдылар. Асия апа Хәйруллина сәхнә телен укыта иде. Шунда: «Бу егетнең телендә мишәрлек бар, шуны бетерергә кирәк», – диде. Асия апа тырышты инде, шулай да, кайвакыт әле дә, аерым сүзләр ычкынып киткәли.
Мишәрләрне «усал, үҗәт» диләр.
– Усал дип инде, кешегә берәр нәрсә әйтә алам, аннары онытам, ачу саклап йөри алмыйм. Үземне үҗәт кеше дип әйтә алмыйм. Гармунда уйнаганнарын бик яратам, ләкин үзем өйрәнә алмадым, шул үҗәтлек җитмәде. Шуңа улым Булатны махсус йөрттем, әле 6 яшь тә тулмаган иде. Булат әйтә инде: «Үҗәтлек җитмәгән сиңа», – дип. Аннары «төртеп йөртүче» дә булмады инде, мин – иң беренче бала, без бишәү үстек, бөтен нәрсә минем өстә иде: ашарга да пешерергә кирәк, мал да карарга, эш күп, зарланып әйтүем түгел, әниемә «рәхмәт» кенә дим, мине бөтен эшкә өйрәткән.

«Әрем исе, әрем тәме» җыры турында:

– Әлеге җырны җырлаганда һәрвакыт туган ягым турында уйлыйм. Мин бит – авылда үскән бала, әни: «Тешем чыкканнан бирле колхозда чиләнәм, әле бер рәхәт күрмәдем, бар, җыен да Казанга кит», – дип куып җибәрмәгән булса, авылда калган да булыр идем. Хәзер шулай искә төшкәндә: «Аллаһының рәхмәте булсын, әле ярый шунда җибәргәнсең», – дип уйлыйм. Әлеге җырны аеруча яратам, һәрвакыт туган авылым турында уйлыйм, аннары, шуны да әйтергә кирәк, әрем – бик әйбәт үлән ул. Мин 4нче сыйныфтан 9ны бетергәнче әти белән комбайнер ярдәмчесе булып эшләдем, шунда кулың нәрсә белән генә – солидолмы, нигролмы, автолмы – белән буялса, бензин яки солярка белән юасың, әрем белән сөртәсең дә, тегеләрнең исе дә калмый. Әремнең тәмле исе генә кала. Бу җырны мәрхүм Фатыйх Сәүбәнович Сибагатуллин бик ярата иде, нишләптер шуны җырлата да, елый торган иде. Үзенең ниндидер тирән хатирәләре белән бәйледер инде, нәрсә булгандыр, анысын әйтә алмыйм, урыны оҗмахта булсын.

Хатыны белән танышуы турында:
– Рәшидә – минем икенче хатыным. Беренче хатыным вафат булды, аның белән 2 кыз тәрбияләдек, бүген 4 оныгым бар. Рәшидә белән улыбыз Булат, кызыбыз Илсөярне үстердек, алар әле тормышта түгел. Театрда таныштык, Рәшидә ул вакытта Курчак театрында эшли иде. Училищеда мин бер курс югары укыдым. Анда инде аларга каралмагандыр, үз курс кызларыбызны күзләгәнбездер. Бүген ул Камал театрында парикмахер – чәчләр үрә, париклар ясый. Шулай яшәп ятабыз, 11 мартта 35 ел булды бергә торганыбызга.

Җәйге яллар турында:
– Яллар әти-әни исән вакытта гел авылда үтә иде. Аннары Иделнең аръягына бакча бирделәр дә, шунда күчендек. Хәзер җәйләр шунда үтә. Коллегаларның әйткәне бар: «Әйдә Төркиягә барыйк, тегендә-монда барыйк», – дип. Беркая да барасы килми, рәхәтләнеп, шунда кайтам. Бакчада алмагачлар, чәчәкләр белән сөйләшеп йөрим. Үзем чәчәкләр – розалар, гладиолуслар үстерәм, хатыным кыяр, помидорлар утырта. 1 сутый җиребезгә бәрәңге дә утыртабыз, аңа агу сипкән юк, кортларын кулдан җыябыз. Агачларны, белер-белмәс булса да, үзем кисәм, прививкалар ясыйм. Вареньелар да кайнатам. Шунда мәш килеп ятабыз бергәләп.

Артистларга роль бирү/бирмәү турында:
– Роль бирмәсәләр, барыбер көтеп йөрисең инде. Хәзер мин 73нче яшемдә 5 спектакльдә уйныйм. Күптән түгел «Бабайлар чуагы» да төшеп калды. Әллә ни тирләп-пешеп чыгып уйныйм дип әйтә алмыйм. Бернәрсә эшләп тә булмый, бирсәләр – бирәләр, бирмәсәләр юк. Булса уйныйсың, булмаса – юк. Уйналмалмаган рольләр турында әйтмим, кирәкми, мин барыбер Гамлетны уйный ала торган артист түгел, мин – гади авыл малае.

Рольгә керү һәм сүзләр ятлау турында:

– Приказ чыккач, бергә җыелып утырып сөйләшәбез. Геройның характерын эзлисең. Мин үзем партнер белән уйнасам, сүзләрне партнер уйнаганнан тизрәк отам. Ул сөйли – мин эләктереп барам. «Мәңгелек буран»ны уйнаганда, Илдар Хәйруллин белән кызык булды, сөйләми генә бу текст буенча, үзенә яраклаштырып, үзгәртеп бетергән. Булмый, бармады ул, аннары берәр кая барсам – текстны култык астына кыстырам да урам буенча сөйләп йөрим, шулай ятладым. Әллә нинди ысуллар кулланганым юк. Күптән түгел чыккан «Рәшә»нең бик кызыклы язылу тарихы, аны тулысынча өйрәндем, кем булган минем персонаж, нәрсәләр эшләгән – үзенә күрә бик кызыклы процесс.

Туйлар, юбилейлар алып бару турында:

– Юбилейлар алып барам, никах-туйлар да алып барам, әгәр сезгә ошаса. Мин элек алып бара идем, хәзер замана үзгәрде, тамадалар бик күп хәзер. Элек мин Кыш бабай да булып эшләдем, Камал театрында гомерлек Кыш бабай булдым. Хәзер парлап киләләр дә, сезнең сценарий, диләр. Мин әйтәм: «Минем сценарий юк, мин экспромтом эшлим», – дим. Кияү, кәләш, әти-әнисенең исемен белсәм, үзем төзим, шулай бара. Менә әйтәм инде, мактану булсын, кияү белән кәләшне мин бер дә күз алдыннан җибәрмим, уен уйныйлармы анда, нәрсә булса да, кияү белән кәләш күл алдында булырга тиеш. Хәзер бит туй башланып китә дә, кунаклар әллә нәрсәләр уйный, кияү белән кәләш онытыла. Яшьләрнең шул да бит инде истәлек. Юбилейларга күбрәк өлкәннәр чакыра инде, җырлар да күбрәк өлкәннәргә минем. «Әсхәт абый, начар булды», – дип әйткәннәре юк әле.

Чара барлык тамашачылар белән берлектә башкарылган «Туган тел» җыры белән тәмамланды. «Инде мин бөтен нәрсәне җырлап бетердем, шушы «Шәрык клубы»ннан «Туган тел»не җырлмыйча кайтып китсәк, дөрес булмас. Шушында труппа оешкан, бөек шагыйребез Габдулла Тукай йөргән. Тиздән театрга 120 ел, 2026 елда «Зәңгәр шәл»нең язылганына 100 ел була», – диде артист.

Камал театры артисты Әсхәт Хисмәтов белән иҗади очрашудан фоторепортаж

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 3 апрель 2024
    Исемсез
    Белми калдым шул мин дә
  • 31 март 2024
    Исемсез
    Ин яраткан артистларымнын берсе,Эсхэт Хисмэт. Бернинди реклама булмады, калдырмый идем, начар погода карамастан. Жырлары турында аерым эйтэсе килэ: Зур рэхмэт ул жырларны шулкадэр оста, монлы итеп башкарган очен. Эсхэт узен жырлаучы Ди. Эсхэт кебек жырлаучылар кубрэк булсын Иде, кызганыч, алар Бер Кул бармаклары санында гына. Исэн-сау булып тигезлектэ яшэргэ, балаларынын шатлыгын тоеп яшэргэ язсын!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100