Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Астролог: 2024 елга кадәр билгеле бер тотрыклылыкта яшибез, дип фаразлыйм

Кешеләрне теге яки бу зодиак билгесе буенча гына бәяләү - ялгыш икән. Кешенең туган урыны һәм вакыты, Ай һәм башка планеталарның ничек урнашуы да мөһим, ди Казанның Астрология үзәге директоры, астролог Наталья Ерзикова. Ул, шулай ук, якындагы 6-7 елда дөньяда безне нәрсә көтүе турында да фаразларын җиткерде. Хәер, бер генә астролог та фаразларның чынга ашачагына вәгъдә бирми үзе...

news_top_970_100
Астролог: 2024 елга кадәр билгеле бер тотрыклылыкта яшибез, дип фаразлыйм

– Наталья Сергеевна, гап-гади кешегә астрология турында нәрсәләр белү кирәк? 

– Борынгыдан астрологлар күбрәк математик, физик, астрономнар булганнар. Астрологиядә, нигездә, математик, физик исәпләү ысуллары кулланыла. Ягъни, без махсус белешмәлек кулланабыз, алар нигезендә наталь карталар (шәхси гороскоп), фаразлар санап чыгарабыз. Астролог ул - планетар факторларны, аларның Җиргә тәэсирен өйрәнүче, анализлаучы, эзләнүче, тикшеренүче дияргә була. 

Гади кешегә үзе туганда Кояшның нинди зодиак билгесендә булуын белү генә аз. Кеше үзен Үгезбозау дип саный икән, ул туганда Кояш Үгезбозау йолдызлыгы аша узган дигән сүз. Әмма Кояштан тыш Ай кая икәнен дә белү кирәк. Ай Җиргә бик якын урнашкан,  Җиргә шактый нык тәэсир итә. Ай су, эмоциональ кичерешләр белән бәйле, шуңа күрә кеше туганда Ай булган билгене дә белү кирәк. Күп кенә Европа илләрендә үзеңнең Кояш һәм Ай билгесен белү норма санала. 

Астрологка мөрәҗәгать итәр алдыннан, кешегә туу урынын һәм датасын белү җитә. Бу алдагы исәпләүләр өчен төп белешмәләр. Алга таба кешенең үз теләгеннән тора. Ул гороскоп төзегәндә Кояш һәм Ай белемендә генә тукталып кала ала, я тирәнрәк өйрәнә.

– Сезнең профессиядә алдакчылар очрыймы? Профессиональ астрологны ничек танырга?

– Россиядә астрология фән булып саналмый, ә кайбер илләрдә фән реестрына керә, дәүләт дәрәҗәсендә аттестация, сертификация дә бар. Россиядә бу этап юк, кызганыч. Астрология мәктәбе белем алганны дәлилләүче сертификат бирә, ләкин бу дәүләт дәрәҗәсендәге документ түгел. 

Профессиональ астролог, һичшиксез, санарга тиеш. Ул сорауга шундук тиз арада гына җавап бирә алмый, моның өчен аңа наталь картаны санарга, фаразларга күз салырга кирәк. Санау элементы, һичшиксез, булырга тиеш. Кагыйдә буларак, бу 10-15 минутлык кына эш түгел. 

Икенчедән, профессиональ астролог “наталь картада булган бар әйбер фаталь, барысы да хәл ителгән” дип әйтергә тиеш түгел. Ул катгый итеп генә сөйли алмый. Әйтик, бүген бу бинадан чыккач, кара ботинкалы блондинны күрәчәксез, язмышыгызны очратасыз дип сөйләргә тиеш түгел. Астрологиядә һәрвакыт язмыш йогынтысы һәм кешенең үзенең гамәлләре бар. Фаразларга гел сәламәт акыл белән карарга кирәк.

– Нумерология дигән өлкә дә бар бит әле...

– Әйе, нумерология – астрологиянең бер бүлекчәсе. Ул астрологиядән соңрак барлыкка килгән. Астрология безнең эрага кадәр 652 елда, нумерология безнең эрада. Планеталар һәм саннар арасында чыннан да аерым бәйләнеш бар. Нумерологлар, шулай ук, математиканы куллана. Һәр планетага ниндидер сан языла. Әйтик, Кояш – 1, Ай –2, Марс – 3. Моның ярдәмендә билгеле бер параллель үткәреп була. Астрология һәм нумерологиянең икесе  белән дә шөгыльләнүче белгечләр бар. Алар өлешчә охшаш, ләкин барыбер төрле юнәлешләр.

– Бизнес-даирә вәкилләре яки түрәләр сезгә еш мөрәҗәгать итәме?

– Астрология белән күбрәк хатын-кызлар кызыксына, ләкин ир-атлар да бар. Алар ешрак бизнес, икътисади сораулар, сирәгрәк шәхси мөнәсәбәтләр буенча мөрәҗәгать итә. Без кешенең исемен, туу урынын һәм вакытын гына сорыйбыз, вазифасын ачыклау авыррак. Еш кына югары вазифалардагы кешеләр бу хакта әйтмиләр дә. Югары түрәләр еш кына вазифасын яшерә.

Астрология ялгыз кешегә тиң ярын табарга булыша аламы?

– Әлбәттә, астрология ярдәм итә ала. Без башта мөнәсәбәтләрдә авырлыкларны ачыклау буенча наталь картаны өйрәнәбез, кайчак аны өйрәнгән вакытта ук кешенең психологик проблемалары күренә. Кемдер артык тыйнак, кыюсыз, ә кемдер, киресенчә, җиңел генә бер партнердан икенчесенә күчә, һәм мөнәсәбәтләрдәге тәртипсезлек тә шул тотрыксызлыктан килеп чыга. Димәк, кешегә үзен камилләштерү юнәлешендә эшләргә кирәк. Астролог үз киңәшен бирә ала. “Сезгә җилбәзәклекне, артык гашыйк булучанлыгыгызны онытырга кирәк, яисә, бераз үзегезне иркен хис тотарга өйрәнегез”, - дияргә мөмкин. Шулай ук, мөнәсәбәтләрдә кире кайтулар була торган наталь карталар очрый. Кешеләр, мәсәлән, аерылышып, икенче кеше эзли, ләкин аннары кабат элекке партнерына кире кайта.

Үз үзенчәлекләреңне белү мөнәсәбәтләр төзергә булыша. Моннан тыш, наталь карта буенча партнер образын сыйфатларга була. Кемгә нинди сыйфатлар мөһим – кеше финанс ягыннан, бәлки, күңеле ягыннан бай булырга мөмкин, ул чит ил кешесе булырга яки олырак яшьтәге кеше булырга мөмкин. Моннан тыш, бик күпләр үз кандидатларына шикләнеп мөрәҗәгать итә. Кемне сайлыйм икән, дип киләләр. Бик күпләр үзенең икенче яртысын яхшырак аңлау өчен мөрәҗәгать итә. Еш кына кешеләр берничә ел бергә торып та, үз партнерын аңлап бетерми, тоемламый. Кемгәдер иреклелек, кемгәдер гаилә традцияләре, нәселе мөһим. Партнерны аңлый башлау мөнәсәбәтләрне җайларга ярдәм итә. 

Без димчеләр, яучылар түгел, ләкин без кайсы вакытта ир-атларга игътибар бирергә кирәклеген, яисә кайсы чорның, киресенчә, мөнәсәбәтләр өчен уңышсыз икәнен фаразлап әйтәбез. Мисал өчен, быел октябрь-ноябрьдә күпчелек кешеләр өчен яңа мөнәсәбәтләр уңышсызрак, алар тотрыксыз, вакытлыча гына булырга мөмкин. Үзенең икенче яртысын эзләүчеләр без фаразлаган вакытка яраклаша ала.

Кемгәдер соңрак, олыгайгач кына никахлашу килешә. Яшь вакытта гаилә кормаган булсалар, аны ашыктыру кирәкми. Сабыр итеп көтү мәслихәт. Яшьлек чорын эшкә багышларга була. Ә кемгәдер башта кияүгә чыгып, аннары гына эш кору бирелгән.


Гомере буена ялгызлыкка дучар ителгән кешеләр дә бар бит...

– Гомере буена ялгыз кешеләр дә бар. Кайбер кешеләр аерата ялгыз, алар, миңа партнер кирәкми, дигән уй белән яши. Кайберәүләр, мәсәлән, ярты ел гына берәр кеше белән торып, шул вакыт эчендә балага уза ала хәтта, ләкин аннары ялгызы яши. Җәмгыятьтә андый кешеләргә бүтән караш. Бөтен дөньяда андый кешеләр бар, хәер, күп кенә данлыклы кешеләр ялгыз, чөнки алар күпчелек вакытын эшкә багышлый. Руханилар, хаҗиларны алсак та, алар еш кына гаиләсезләр.

Тормышта җитди үзгәрешләр өчен кулай вакытны астрология ярдәмендә фаразлап буламы?

– Әйе, була. Быел эшне алмаштырыргамы, дип мөрәҗәгать итүчеләр бар. Без, мәсәлән, “киләсе елга әле перспективалар юк, көтәргә кирәк, бер өч елдан кулайрак вакыт булачак”, яисә, “әйе, алмаштырырга ярый, ләкин шул ук белгечлек кысаларында оешманы гына алмаштырырга”, дибез.

Астрологлар еш ялгышамы?

– Астролог та кеше, шуңа күрә теләсә кайсы исәпләүләрдә хата китәргә мөмкин. Программа санаса да, анализны кеше үзе ясый. Без консультация уздырып, кешегә мәгълүмат биргәндә, 1-2 сәгать эчендә генә консультация бирергә әзер булмаска да мөмкин. Наталь картага салынган фаразларны дөрес итеп җиткереп булмый. Ягъни, әңгәмә барышында да хаталар китәргә мөмкин. 

– Астрология ярдәмендә авырулардан дәвалап буламы?

– Астрология дәвалау, тернәкләндерү белән шөгыльләнми. Медицина астрологиясе бар, ул зәгыйфьрәк органнарны тикшерү белән шөгыльләнә. Яисә, авыруга ныграк бирешүчән вакытны санап чыгарырга була, ләкин астролог дәвалый алмый, әйтеп кенә җибәрә. Диагностика куеп булмый торган чирләрдән интегүче кешеләр бар, аларга наталь карта буенча ниндидер мәгълүмат әйтеп була. Мәсәлән, соңгы өч атна анализлар, хирургия өчен бик үк кулай булмаган чор иде. Кеше операцияне кичектереп тора алса, кичектереп тору хәерлерәк иде. Хирургия юлы белән дәвалау булса, җәрәхәт озаграк төзәлә, тернәкләнү процессы акрынрак, операцияләр дә озаккарак сузыла торган яки кабаттан ясала торган вакыт иде ул. Анализлар буенча да хаталар җибәрү ихтималы зур иде.

Гороскоплар төзүгә ихтыяҗ бармы?

– 2000 елдан башлап ихтыяҗ арта бара. 10-15 л элек кешеләр астрология белән әллә ни кызыксынмыйлар, зодиакны кына белә иделәр, хәзер исә Интернетта мәгълүмат күп. Шул ук вакытта, ялган мәгълүмат та бихисап. Кәрәзле телефоннар күбрәк була барып, “подделкалар” арткан кебек, монда да шулай ук. Кайвакыт кешеләр Интернетка кереп укый башлый. Әмма укый башлагач, барысы да туры килмәгәнен аңлыйлар. Чит илдә исә, астрология күпкә киңрәк үсеш алган. Анда 2000 елга кадәр үк ихтыяҗ бар иде. Хәзер, гомумән, җәмгыять үзеңне өйрәнүгә, психологиягә йөз тоткан. Психология 90нчы елларга кадәр популяр түгел иде, психологка бару акылдан язуга тиң иде. Хәзер модага ияреп, бик кирәк булмаса да баралар. 2024 елга бераз психологиягә карата сүлпәнлек күзәтелергә мөмкин.

– Газеталардагы, Интернеттагы гороскопларга ни дәрәҗәдә ышанырга мөмкин?

– Газеталардагы гороскоплар күпчелек кеше өчен дөрес түгел. Кешеләр, мөгаен, шуны укып, шуңа ышанырга телиләрдер инде. Әйткәнемчә, Кояш билгесе бар, ким дигәндә, әле тагын Ай билгесе бар. Кояш билгесе буенча Арыслан булса, кеше үзен Арыслан дип уйлый, ә Ай билгесе бөтенләй чаян, кысла булырга мөмкин, шулай булгач, ул Арыслан түгел дигән сүз. Димәк, Арысланга язылган әйберләр тормышка ашмаска да мөмкин. Гороскопны алайса кемнәр өчен укырга диярсез? Беркемгә дә укымаска дияр идем. Бер генә зодиак знагы вәкиле булган кешеләр бик сирәк. Астрологиядә 12 планета, 12 зодиак билгесе бар. Һәр знакта берәр планета. Ә Кояш Венерадан мөһимрәк дип кем әйтте? Ник үзеңне Венера урнашкан зодиак билгесе иясе дип санамаска? Болар турында беркем белми, шуңа гадәт буенча гороскоп укуларын дәвам итәләр, минем карашка. Ә чынлыкта алар дөреслектән ерак.

– Алай булгач, ир-ат белән хатын-кызларның зодиак билгеләренә карап бер-берсенә туры килүе турында мәкаләләргә дә ышанмаскамы?

– Монда да шул Кояш билгесе буенча гына бәя бирелә. Мин Кыз, ирем Кучкар диләр, мәсәлән. Ә Венера – мәхәббәт планетасы икәнен истә тоту, ирнең Венерасы кайда һәм синеке кая икәнен белү кирәк. Ай да хатын-кыз өчен мөһим планета. Ир белән хатынның туры килүендә Кояш, Ай, Венера һәм Марс мөһим. Берсенә нигезләнеп кенә нәтиҗә ясау дөрес фараз булмый. Еш кына кияүгә чыгарга, өйләнергә теләүчеләр, “мин укыган идем, без туры килмибез икән” диләр, ләкин еш кына бу миф. Әгәр сез бер-берегезгә туры килүегезне сизәсез икән, күңелдәге тойгыларга ышанырга кирәк, я инде профессиональ астрологка мөрәҗәгать итәргә була. Мин Игезәк йолдызлыгында дип кенә әйтү кешене аз характерлый. Тулысынча холерик, 100 процент флегматик булган кешеләр юк, күбесе катнаш характерлы, шуңа күрә монда да кешеләрдә катнаш знак билгеләре булырга мөмкин. Син зодиак билгесе буенча Балык икән, синдәге күршедәге Сукояр яки Кучкар сыйфатлары гына түгел, бөтенләй капма-каршы знак сыйфатлары да булырга мөмкин. Санап чыгаргач, Балыкның шул ук вакытта Кыз да булуы ихтимал, гәрчә моңарчы үзен Балык дип санап йөрсә дә. Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: кеше үз йолдызлыгын Кояш планетасы кайда урнашуына карап кына белә, ә башка пленаталары кайда икәнен белмәгәч, бу хакта уйланмый да.

– Идеаль туры килгән парлар буламы соң?

– Шушы зодиак кешеләре бергә яшәсә, идеаль пар булачак, дип әйтергә бөтенләй ярамый, бу профессиональ түгел. Бу брюнет блондинга туры килә дип әйтү белән бер. Ә блондин чәчен буяган, аның да төсе төрле төсмерле,  яшел, я зәңгәр күзле, озын, тәбәнәк буйлы булырга мөмкин. Ягъни, бер билгесе буенча гына туры китерә алмыйбыз. Идеаль никахлар була, алар интуиция ягыннан бер-берсен яхшы тоя, алар бер-берсен тыңлый, тартыла, ләкин алар арасында да барыбер бераз конфликт була ала.

– Үзегезгә гороскоплар төзисезме?

– Әйе, төзим, ләкин чикләүләр бар. Бер яшькә кадәр балаларга киңәш ителми. Алар әле бу вакытта бик сизгер, нумерологлар, хиромантлар, псхологлар да эшләми мондый нәниләр белән. Йөкле хатыннарга да гороскоп төзетү киңәш ителми, чөнки анда да карында бала яралган. Үлгән кешеләр буенча санарга, тикшерергә була, ләкин сак кына. Зиратта да мәрхүмнәр янына көн саен килеп йөрү кабул ителми бит. Астрологлар үзләренә 2-3 елга карый ала. 10 елдан соң нәрсә булачагы якындагы 2-3 елны ничек яшәвебезгә, мөмкинлекләрне ничек файдалануга карый. Бу тормыштагы хәлләрне, якыннарыңны аңларга ярдәм итә.


– Якындагы 5 елга йолдызлар татарстанлыларга нәрсә фаразлый?

– Без дөнья өчен фараз ясыйбыз, аерым төбәкләрне фаразлау кыен. Андый белгечләр бармак белән генә санарлык. Дөнья тенденцияләре шундый: 2024 елга кадәр билгеле бер тотрыклылыкта яшибез. Дөнья хакимнәренең күпчелеге шулар ук булып кала. Сайлаулар булганда җитәкчеләр алмашынса да, сәяси юнәлеш якынча шул ук. 2024-2025 елда көчле планеталар бик нык күчә башлый, зодиак знаклары үзгәрә. Плутон планетасы хакимият өчен җавап бирә, 2024-25 елдан соң дөньяда нык кына кисәк үзгәрешләр көтелә. 2024 елга кадәр без ныгу, тотрыклану ягына таба барабыз.

Акрынлап планеталар Кәҗәмөгез билгесенә кереп бара, Плутон анда 2008-2009 елда керде, 2017 ел азагында Сатурн керде. Плутон анда 2024 елга кадәр, Сатурн 2021 елга кадәр булачак. Аннары 2020 ел азагында Юпитер да шунда киләчәк, планеталар, шулай итеп, Кәҗәмөгез знагында торачак. 12 планетаның 3се шул знакта булачак дигән сүз. Бу Кәҗәмөгезне генә уңыш көтә, башкаларга рәт юк, дигән сүз түгел. Кәҗәмөгез тотрыклылык, ышанычлылык белән ассоциацияләнә. Хезмәт сөючән, карьера ясаучы знак бу, шул ук вакытта бу картлык өчен җавап бирүче билге. Пенсия мәсьәләләре күтәрелү шуның белән бәйле, бу хакта сөйләшүләр 2020 елга кадәр булачак әле. Пенсия реформасы кабул ителү ихтималы да бик югары. 2020 ел азагында Юпитер килгәч, моның тормышка ашачагы, хәл ителәчәге бик ихтимал. Кәҗәмөгез, шулай ук, тәртип белән дә сыйфатлана, якындагы елларда тәртип көчәюне фаразлап була.

Кәҗәмөгез сәнәгать белән сыйфатлана, сәнәгать, төрле структуралар да эреләнәчәк. Шул ук вакытта, аңа салкынлык та хас, ул бик кешелекле билге дип әйтеп булмый. Вак предприятиеләргә авыр булачак, структуралар эреләнүгә таба баргач. Кәҗәмөгез билгесе экономияли белә, бу ресурслар, җир байлыкларын куллануга карый.

Финансларга килгәндә, 2018-2019 еллар шунысы белән мөһим: Уран Үгезбозау знагына күчте. Үгезбозау акча, байлык белән бәйле, ләкин Уран гел көтелмәгән әйберләр, реформалар бирә. Шуңа 2018-2019 елларда валюталар курсы тотрыксыз, ләкин үзгәртеп коруга йөз тоткан. 2018-2019 еллар финанс мәсьәләләрендә тотрыксыз. Аеруча 2018 елның көзе, октябрь- ноябрь айларында акча тоткарланып тора. Рисклы финанс кертемнәре киңәш ителми. Шул ук вакытта кем өчендер ел азагында Юпитер Укчы знагына күчә. 2019 ел Укчы знагында булачак диярлек. Сәяхәтләр күп булачак. Сәяси строй үсешенә, яңа партияләр, яңа идеологияләргә урын биреләчәк. Дингә дә өстенлек артачак. Планеталар рухи яктан нык торачак. Халык дингә, иманга якын, дин роле арту күзәтеләчәк. Моннан тыш, Укчы знагы мәгариф үсеше белән бәйле. Мәгариф үсеше өчен уңайлы фактор бар. IT-технологияләр өлкәсендә тоткарлыклар булырга мөмкин. Моның өчен Уран җавап бирә. Үгезбозау знагына күчеп, әлегә элек эшләнгән технологияләр кулланышта булачак. 7 ел элек булган чорга карасак, ноутбук, телевизорлар, техника ничек кенә үзгәрмәде. Яңа кораллар турында әйтмим дә. Хәзер исә якындагы 6-7 елда инновацион технологияләр өлкәсендә сүлпәнәю, тоткарлыклар сизелергә мөмкин. 7 ел үтеп, 2025 елдан соң гына яңадан үсеш күзәтергә мөмкинбез.

Өйләнешергә теләүчеләр өчен 2018 ел бик үк кулай түгел. Ел азагында декабрьнең икенче яртысы, яки хәзер, 30-31 август, 1-2 сентябрь генә хәерле. Сентябрь, октябрь, ноябрь бик үк яхшы айлар саналмый. Бу чорда өйләнешүчеләр өчен аерылышулар, мөнәсәбәтләре үсмәү куркынычы бар. Конфликтларны хәл итү авыррак. Көтеп булса, соңракка калдыру хәерлерәк, яки, 30-31 август, 1-2 сентябрьгә өлгерергә була. Ә 2019 ел бу мәсьәләдә лояль, нейтраль, 2017 ел кебек үк. Анда кайсы айда да өйләнешү ярый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100