Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әстерхан татары министр булды: «Дамир Сатретдинов – шәһәр татар зыялылары вәкиленнән»

news_top_970_100
Әстерхан татары министр булды: «Дамир Сатретдинов – шәһәр татар зыялылары вәкиленнән»
ХМАО буенча эчке эшләр идарәсе

Татарстан буенча эчке эшләр министры итеп 51 яшьлек генерал-майор Дамир Сатретдинов билгеләнүен хәбәр иткән идек. Яңа министрның әтисе Растям Гомәр улы (Умерович) Сатретдинов озак еллар буе Әстерхан шәһәрендәге «Яшь тамашачы театры»нда эшләгән. (Әстерхан ягында «Рөстәм» исеменең «Растям» варианты киң таралган). Шулай ук ул Әстерханда «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыятенә нигез салучыларның берсе була.

«Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев Сатретдиновлар гаиләсен бары җылы сүзләр белән генә искә алды:

Бик яхшы гаилә. Әтисе Растям Умерович «Яшь тамашачы театры»нда эшләде. «Дуслык»та концертлар куеп йөрде. Ул – бик яхшы баянист, бик матур итеп уйный иде. Кызганыч, иртәрәк үлеп китте. Ул вакытта Дамирга ничә яшь булгандыр, төгәл генә хәтерләмим. Дамир укып бетергәч, әнисе миннән аны эшкә урнаштыруда ярдәм сорады. Мин ул вакытта милициядә эшли идем. Әнисе белән сөйләшкәч, Дамирны эшкә алдык. Ул – бик акыллы, намуслы егет. РФ эчке эшләр министры Владимир Колокольцев һәм безнең рәисебез аның кандидатурасын куеп ялгышмаганнар дип уйлыйм. Ул әстерханлыларны да, үзенең министрын да, рәисне дә уңайсыз хәлдә калдырмаячак. Бик яхшы кандидатура.

Без Дамир белән хәзер дә яхшы аралашабыз. Аның сеңлесе бар, ул бездә Әстерханда МФЦда җитәкче булып эшли, әнисе Әдә монда тора. Дамир үзе дә өйләнгән, балалары бар. Бу – чиста татар гаиләсе. Минемчә, Дамир татар булуы белән горурланадыр, – диде ул.

1989 елда «Дуслык» 14 мәктәптә җыела торган була. Шул елны «Идел» инструменталь ансамбле оештырыла. Аның җитәкчесе – нәкъ менә Растям Сатретдинов була.

Баянда – Растям Сатретдинов

Фото: © Әстерхан мәдәният һәм сәнгать көллияте

Әстерхан өлкәсе милли-мәдәни автономиясе рәисе Динара Мәҗитова:

Дамир Сатретдинов – хәзерге заманда аз санда булган шәһәр татар зыялылары вәкиленнән. Менә бу сүз белән генә дә аны тулысынча характерлап була. Мин аның белән дә, аның кыз туганы Диләрә белән дә шәхсән таныш идем. Ул бик дипломат, сак, аралашучан, шушы вазифада эшләп, аның турында бер генә кеше дә тискәре сүз әйтмәс – менә бу зур осталык таләп итә. Билгеле, барысы да нәкъ менә тәрбиядән, гаилә культурасыннан килә. Бу – шулкадәр үрнәк шәһәр татар гаиләсе.

Мин – иҗтимагый оешмада эшләгән кеше. Аның тарафыннан нинди дә булса иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенә каршы килү очраклары булмады.

Дамир Растямович татарча сөйләшә, Әстерханда булганда ураза бәйрәмнәрендә мәчеткә йөри иде. Безнең өчен, әстерханлылар өчен, кадрларга бик җентекле караш булган Татарстанда аны шундый вазифага куюлары бик куанычлы. Беренче чиратта, нәкъ менә шушындый кандидатураның үсүе, күтәрелүе куанычлы.

Дамир Растямович Сатретдинов 1972 елның 20 июнендә Әстерханда туган. 1994 елдан – Эчке эшләр министрлыгында. Әстерхан шәһәрендә икътисади җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегендә эшли башлаган. Өлкән оперуполномоченный, бүлек урынбасары, бүлек җитәкчесе булып эшли. 2012 елда – Әстерхан өлкәсе буенча икътисади җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе урынбасары, 2014 елда – идарә җитәкчесе. 2017 елдан – Әстерхан өлкәсе полиция начальнигы.

2020 елның февралендә Хакасия буенча эчке эшләр министры урынбасары итеп билгеләнә, 2020 елның октябрендә – Ханты-Манси автоном округы буенча эчке эшләр идарәсе җитәкчесе.

2021 елдан – генерал-майор.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100