Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан эчке эшләр министры итеп Дамир Сатретдинов билгеләнгән – «Вести-Татарстан»

news_top_970_100
Татарстан эчке эшләр министры итеп Дамир Сатретдинов билгеләнгән – «Вести-Татарстан»
Фото: ХМАО буенча эчке эшләр идарәсе

Татарстан буенча эчке эшләр министры итеп 51 яшьлек генерал-майор Дамир Сатретдинов билгеләнгән, дип хәбәр итә «Вести-Татарстан». Бу хакта указга Владимир Путин 29 февральдә имза куйган.

Элекке министр Артем Хохорин 2023 елның 30 декабрендә эшеннән китте. Вакытлыча вазифаларны Алексей Соколов үтәп торды. Яңа министр кем булыр, дигән күпсанлы фаразлар әйтелде, әмма беркем дә, Сатретдинов булыр, дип әйтә алмаган иде.

Дамир Растямович Сатретдинов 1972 елның 20 июнендә Әстерханда туган. 1994 елдан – Эчке эшләр министрлыгында. Әстерхан шәһәрендә икътисади җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегендә эшли башлаган. Өлкән оперуполномоченный, бүлек урынбасары, бүлек җитәкчесе булып эшли. 2012 елда – Әстерхан өлкәсе буенча икътисади җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе урынбасары, 2014 елда – идарә җитәкчесе. 2017 елдан – Әстерхан өлкәсе полиция начальнигы.

2020 елның февралендә Хакасия буенча эчке эшләр министры урынбасары итеп билгеләнә, 2020 елның октябрендә – Ханты-Манси автоном округы буенча эчке эшләр идарәсе җитәкчесе.

2021 елдан – генерал-майор.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100