Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әстерхан өлкәсендә саранча өере «кара болыт» булып килгән, Казанда богомоллар чыкты

news_top_970_100
Әстерхан өлкәсендә саранча өере «кара болыт» булып килгән, Казанда богомоллар чыкты
Видеодан скриншот

Әстерхан өлкәсе Лиман бистәсендә саранчалар явы һөҗүме башланган. Әлеге хәл турында вакыйганы видеога яздырып алган шаһитлар хәбәр итә.

Видеоязмада бөҗәкләрнең Лиман бистәсендәге күкне тулысынча каплап алуын күрергә була. Җирле халык, саранча өере бакчаларына төшмәсен өчен, тимерләр белән чаң кага – тавыш чыгара. «Карагыз, Лиманга тагын һөҗүм башланды. Бу – саранча. Мин «төтендер» дип уйлаган идем... Әнә анда бөтен кешеләр тимергә суга, саранчаны куалар», – дип уртаклашты тәэсирләре белән видеоязманы төшерүче кыз.

Август башында Казанда да ерткыч бөҗәкләр – суфи чикерткәләре (богомол) – барлыкка килгән иде. Алар Айвозовский, Кремль урамнарында һәм КФУ бинасы янында күренә. Әлеге бөҗәкләр аномаль эсселек аркасында тарала башлаган. КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев сүзләренчә, богомоллар җирле халыкның сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый.

Искәртеп үтик, быел ефәк күбәләге дә Татарстанда үсә торган агачларга зыян салды – яфракларын ашап бетерде. Белгечләр 200 мең гектар урманга зыян килүен, корткыч бөҗәкләрне нефть продуктлары белән киметергә мөмкин булын әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100