«Әстәгъфируллаһ!» – Эльвира Әхмәтшинаны ире белән мәчеттә биегәне өчен тәнкыйтьлиләр
Блогер Эльвира Әхмәтшина белән Инсаф Галимҗанов мәчеттә никах укыттылар. Алар никахтан соң шунда ук берничә бию хәрәкәте дә ясап алган. Аннары шул видеоны Данир Сабировның «Минем законный хатыным» җырына «салганнар». Инсаф күңелле видео белән социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә бүлешкән. Аның сәхифәсендә никахтан 2 видео тора һәм ул үзен «блогер» дип язып куйган.
Исегезгә төшереп узабыз, көчләүдә гаепләнгән Инсаф яңа гына төрмәдән чыкты һәм хатыны Эльвира Әхмәтшина белән никах укыттылар. Алар колониядә язылышкан иде.
Бу видеоны карап кайберәүләр шаккаткан һәм тәнкыйть сүзләре яза башлаган, аларны тынычландыручылар да табылган.
«Әстәгъфируллаһ, ничек мәчеттә шулай кыланып була?!»;
«Тәрбиясезләр! Бу – мәчет, ә дискоклуб түгел»;
«Шулкадәр нәрсә эшли инде алар? Кешеләр, алар стриптиз биими бит, 2 гади хәрәкәт ясадылар инде. Нәрсә инде сез?»;
«Бу – Аллаһ йорты, ә клуб түгел һәм 1 яки 2 хәрәкәт мөһим түгел. Дингә ышанмаучылардан моны көтәргә була...»;
«Ярар инде, иң мөһиме, сез шундый «хата» ясамагыз. Яшьләр өчен шатланыгыз инде».
Инсафны (һәм аның дусты Исламны) көчләүдә – 131нче һәм 132нче маддәләр буенча гаепләп, биш ел ярымга төрмәгә утыртканнар иде. Әлеге вакыйга 2019 елның 7 февралендә була. Эльвира белән Инсаф язмышын социаль челтәрдә 100 000нән артык кеше күзәтте. Эльвира ирен ни сәбәпле утыртуларын, хөкем карарларын, күрешүләре турында үзенең сәхифәсендә сөйләп барды. Ул үзен «зэк хатыны» дип атый һәм иренең гаепсезгә утыртулары, җинаять эшендә Инсафның катнашы булмавы, моңа бернинди дәлилләр булмавы турында һәрдаим сөйләп тора.