Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ашлыкны читкә сатканыбыз юк»: Татарстан хуҗалыкларыннан быелгы уңышка фаразлар

Республикада бөртеклеләрне урып-җыю башланып китте. Кызу темплар һәм киң колач белән бөртеклеләрне урып-сугулар ничек бара? Татарстан аграрийларын уңыш муллыгы сөендерәме, әллә инде көендерәме? Икмәкне кая тапшырачаклар? Бу хакта «Интертат» журналисты Юлай Низаев төрле район җирлекләрендәге хуҗалык җитәкчеләреннән, агрономнардан белеште.

news_top_970_100
«Ашлыкны читкә сатканыбыз юк»: Татарстан хуҗалыкларыннан быелгы уңышка фаразлар
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, 18 июльгә 11698 гектардан 41746 тонна көзге бодай, 36 гектардан 54 тонна арыш, 14 гектардан 43 тонна арпа һәм 145 гектардан 300 тонна борчак суктырылган.

«Әнәк»

Иң башта Актаныш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, авыл хуҗалыгы тармагында Татарстанның атказанган хезмәткәре Нәфис Сәлимгәрәев белән сөйләшеп алдым.

«Районыбыз 17 июльдә уракка төште. Нур Баян исемендәге хуҗалык 4 комбайн белән эшли, көзге бодайның гектарыннан уңыш 45-48 центнерны тәшкил итә. «Әнәк» агрофирмасының Киров һәм Айман бүлекчәләре дә суга. Анда көзге бодайның «Гром» сорты гектарыннан 43 центнер чамасы уңыш күрсәтә. Актаныш районының күп кенә өлешендә яңгыр яуды, дым яхшы гына», – дип бәян итте ул.

Елның-елында рекордлы, мул уңышлары белән ил табыны муллыгына лаеклы өлеш керткән «Әнәк» агрофирмасының җитәкчесе Фаил Газетдинов, агымдагы елда да уңыш зарланырлык булмас, дигән фикердә. Агрофирманың Актаныш, Минзәлә һәм Тукай районнарында 34251 гектар сөрү җире бар. Шуның 30194 гектары – чәчүлек.

«Безнең көзге бодай Актаныш басуларында гына чәчелгән, 3206 гектарны били. Көзге бодайдан соң арпаны һәм язгы бодайны урып-җыярга исәп тотабыз. Уртача уңыш 43 центнерны тәшкил итә. Әлеге көнгә 125 гектар суктырып алынган, 537 тонна икмәк кайткан. Төрле басулар бар. Уңыш яхшы гына күренә. 1-2 көн тестлы режимда кердек. 18 июльдә ныклап керешә башладык.

Бүген менә урак өсте бара. Быелгы уңыш ничек булачагын әйтү кыен, әмма шуны әйтә алам: сезон алдыннан икмәккә хаклар үсеп куйды. Россиянең кайбер төбәкләрендә гадәттән тыш хәл дә игълан ителде бит. Бәя былтыргыдан караганда күбрәк булуын өмет итәм инде. Техник культураларга бәяләр үсә. Рапска мәсәлән. Аграрийлар льготалы кредит белән көн күрә бит инде, аның процент ставкалары аз булса – безгә бик зур ярдәм булыр иде», – дип сөйләде Фаил Фәнис улы.

Халык әйтмешли, кырдагысы түгел, амбардагысы – икмәк. Басулардан ашлык Иске Айманда урнашкан М.Мәүлиев исемендәге элеваторга илтелә.

Узган елны гына «Әнәк» агрофирмасы үз метеостанциясен дә булдырган иде. Кулдагы телефон аркылы алдагы көннәргә һава торышын белеп тору өчен бик уңайлы җайланма – метеоҗиһаз булганына бирегә командировкаларга чыкканда шәхсән үзем дә инанган идем. Ул җайланма яңгырларның үсемлекләрдә нинди авыру китереп чыгарырга сәләтле икәнен дә әйтә.

«Иң башта гади генә метеостанция куйган идек, хәзер Татарстанның метеорологик хезмәтенең станциясен 2 атна элек кенә куйдык. Менә аны көйлибез. Файдасын күрәбез, бик уңайлы бу», – диде Фаил Фәнис улы.

Тулаем «Әнәк» басу-кырларын гизәргә 17 комбайн чыга икән, тагы 2 кыр корабы – резервта. 2 бригада хезмәт куя. Урак кампаниясенә читтән дә басудан ашлыкны ташучы машиналар җәлеп ителә икән. Болай, «Әнәк» кырларыннан 23 йөк машинасы икмәкне басудан ташуы көтелә. Икмәкнең дымлылыгы – 16-18 процент.

«Бәяләр куркытмый»

«Безнең урып-җыю 17 июльдә җанланып китте. Көзге бодай 2900, арпа 1803, язгы бодай 2998, рапс 303, борчак 740, соя 168 һәм шикәр чөгендере 2113 гектарда чәчелгән. Урак кампаниясе оешкан төстә башланып китте. Бөтен технологик таләпләрне тиешенчә үтәп чәчкән идек, табигать тә мул уңышы белән куандыра. Урып сугуны 4 комбайн белән башлаган идек, 1-2 көн эчендә басуларны 10 кыр комбайны гизәчәк. Комбайн ярдәмчесе булып эшләргә студентлар да килгәли. Уракта, гомумән, 35 кеше басуда даими эшли.

Икмәкне сату белән проблема юк, барлык ашлыкны холдингның Актаныштагы икмәкне кабул итү предприятиесенә җибәрәбез. Бәяләр куркытмый, иң мөһиме – һава торышы юмартлыгы белән сөендерсен», – ди «Агросила» холдингының «Намус» агрофирмасы җитәкчесе Эмиль Кәшәфетдинов.

«Игенче» быел уракка төшмәгән әле

Саба районының алдынгы «Игенче» хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Зарипов ассызыклавынча, быел район аграрийларын һава торышы сөендермәгән.

«Яңгырлар бик булмады, соңгысы 23 июньдә яуган иде. Шуннан бирле яуганы юк. Билгеле, ашлыклар формалашканда яңгыр юклыгы уңай тәэсир итмәде. Икенче чабымга диелгән печәннәр, кукурузлар бик кыска утыра. Узган ел бу вакытта бөртеклеләрне урып-җыюга керешкән идек инде. Июль уртасында уракка төшкәнебез истә. Безнең тулаем алганда бөртекле культуралар 2500 гектарны били. Без күпчелек бодай, солы чәчәбез. Ашлыкны читкә сатканыбыз юк, шуңа борчылмыйбыз. Ашлыкны халыккай пай җирләренә бирәбез, шуннан соң терлекчелек асрау өчен дә кирәк. Икмәкне элеваторга җибәрмибез, үзебездәге киптергеч корылмалары белән файдаланабыз.

Әлбәттә, дәүләттән ярдәм чаралары гамәлгә куелсын иде. «Шайтан гына өметсез» диләрме әле?! Терлек өчен азыкка субсидияләр булдырылсын иде», – ди әңгәмәдәш.

Алмаз Зөфәр улы әйтүенчә, яшел урак барышында беренче чабымнан планлаштырылганнан 80 процентны алганнар. Хуҗалык җитәкчесе, шулай ук, техника белән булган проблемаларга да тукталып китте. Запчастьләрнең бәяләре бик кыйммәт, чит ил техникасындагыны үзебездә җитештерелгәненә дә алмаштырып булмый икән. Ә «Игенче»дә техниканың күбесе чит илләрнеке.

Гоммумән, хуҗалыкның 5000 гектар җире бар, мәйданнар һәр ел саен тулысынча чәчелә. Терлекчелеге белән дә дан тота хуҗалык: 3600 баш терлек, шуларның 1200е – савым сыерлары.

«Басуга чыгарга 4 комбайн көтә инде зарыгып. Кадрлар мәсьәләсе актуаль инде, ләкин җитә. Яшьләр исә хуҗалыкның төрле эшләренә җәлеп ителә», – дип сүзен йомгаклады Альберт Зарипов.

Апаста кызу урак өсте бара

«Безнең Апас районында 37500 гектарда бөртеклеләр чәчелгән, шуның 29878 гектары «Апас-Мол» агрофирмасында. «Апас-мол» беренче булып быелгы уракны башлап җибәрде. Болай гектардан 32 центнер уңыш чыгып бара. Агымдагы елда узган елгыдан уңыш берникадәр югарырак, берәр атнага иртәрәк – 13 июльдә чыктык. Ашлык элеваторга кайта. Чәчкәндә яңа сортларны да чәчүне уңай күрәбез. Язгы бодай сортларыннан «Архат», «Бурлак», «Йолдыз», «АльВарис»ны, арпаның «Нур», «Вакула», «Тевкеч», «Раушан» сортларын чәчәбез. Беренче репродукция, элита орлыкларын кулланабыз.

Хакларга күз салганда, хәзер, элеккеге кебек министрлыктан куелмагач, базар бәясе инде. Әмма ашлык халыкка да, терлеккә дә җитүенә ышанабыз. Районда җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьләрдән 6 зур хуҗалык бар һәм игенчелек белән шөгыльләнгән 15 крестьян-фермер хуҗалыклары бар. Сабантуйлардан соң яңгыр булмады, диярлек. Терлек азыгын хәстәрләүдә тәүге чабым бетте генә. Икенчесенә керешеп кенә барабыз, җир бик нык коры», – диде Апас районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Нияз Гисматуллин.

Баш агроном әйтүенчә, урак эшендә катнашачак барлык техника да төзек, кимчелексез, дип табылган. Кайбер хуҗалыкларга яңа техникалар да кайтарылган, машина-трактор парклары даими төстә яңартылып тора икән.

Тырышларга эш карышмый

Шулай ук «Август-Агро» агрохолдингының Кайбыч, Кама Тамагы һәм Мөслим якларындагы хуҗалык уңганнары да уракка төште, диделәр.

Табигать кырыслыклары, икътисад вазгыяте нинди генә киртәләр куйса да, Татарстан аграрийлары тырыш хезмәт ритмында булган уңышны тиз арада җыеп алырга йөз тота. Быел да игенчеләребез яулаган позицияләреннән чигенмәс, илдә тотрыклы рәвештә алдынгылыкны биләүләрен дәвам итәр, дип ныклы ышанабыз.

Әйе, авылларыбыз аграр тармакның төрле звено белгечләренең тырыш хезмәте белән яши, ил өчен катлаулы чорларда да алга бара, ил табынын бәрәкәтле, мул итә. Дәүләтнең азык-төлек иминлеген тәэмин итеп, ел әйләнәсенә хезмәт урыннарында фидакарьлек күрсәткән авыл хезмәтчәннәренең барысына да ныклы сәламәтлек, гаиләләренә иминлек, эшләрендә яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телисе килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100