Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Ашарга пешерергә, бәйләргә өйрәтүче канал” дигән стереотипны җиңдек дип уйлыйм”: “Dомашний” телеканалы яңа сезонда нәрсә белән сөендерергә уйлый

“Великолепный век” фильмы белән хатын-кызларны телевизор экраннарына ябыштырып диярлек куйган “Dомашний” каналы яңа сезонда тугры тамашачыларына яңа сериаллар, мелодрама, реалити-шоулар тәкъдим итә. Уңыш күктән төшми: аның өчен тырышып-тырмашып эшләү, эчтәлеген баету турында уйларга кирәк. “Dомашний” ның беренче унлыкка керүе, рейтингта эре каналларның соңгы 5 елда күрсәткечләре кими барып та, “Dомашний”ныкы 32 процентка үсүе очраклы гына түгел. Җитәкчелек гел эзләнүдә. "Интертат" хәбәрчесе телеканал эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясендә моңа үзе инанды. “Dомашний” телеканалы генераль директоры Марина Хрипунова каналның нәрсә хисабына уңышка ирешүе турында сөйләде.

news_top_970_100
“Ашарга пешерергә, бәйләргә өйрәтүче канал” дигән стереотипны җиңдек дип уйлыйм”: “Dомашний” телеканалы яңа сезонда нәрсә белән сөендерергә уйлый

Телеканалда кулинария, йорт дизайны, ремонт, медицина һәм сәламәтлек, гаилә проблемалары һәм аларны хәл итү юллары, хайваннар һәм сәяхәтләр тематикасына программалар күрсәтелә. Тапшырулар челтәрендә – гаилә фильмнары һәм сериаллар. Аудиториянең 80 проценты – хатын-кызлар.

2019 елда телеканал аягында нык басып тора. Каналның Яңа ел бәйрәмнәрендә, гыйнвар, февральдә үз өлеше дүрт пунктка югарырак булган. Бу канал эшләгән чорда абсолют рекорд.

Яңа сезонда канал ата-аналар һәм балалар мөнәсәбәтләре турында мөһим сораулар күтәрәчәк, аерылышулар һәм гаиләләрне саклау буенча актуаль теманы дәвам итәчәк, мавыктыргыч сериаллар һәм дүрт серияле мелодрамаларда чын мәхәббәт тарихлары тасвирланачак.

Безнең канал хатын-кызның эчке дөньясы өчен “өй” булырга тели

– Элек канал хуҗабикәләр өчен һәм хуҗабикәләр турында гына дигән ялгыш күзаллау бар иде, ә чынлыкта исә тамашачыларның 70 проценты – эшләүче хатын-кызлар, күпчелегенең кереме уртачадан югарырак та. Ашарга пешерү, бәйләргә, кран төзәтергә өйрәтүче канал кебегрәк стереотипка каршы озак көрәштек һәм җиңдек дип уйлыйм, – ди Марина Хрипунова.

Аның сүзләренчә, канал гүзәл затларны юата, ял иттерә торган рухта эшләү максатын куя.

– Күз алдыгызга китерегез: сезне кемдер рәнҗетте, ди, бу вакытта “өйгә кайтасы килә” дигән хис туа. Безнең канал да хатын-кыз, аның эчке дөньясы өчен “өй” булырга тели. Өйгә кайткач, ул безнең каналны кушып, монда бер әйбер дә аны кыерсытмаячак, борчымаячак, тискәре тәэсир булмаячагын аңлаячак, - диде.

Тапшырулар челтәренең яртысы диярлек – оригиналь сериал һәм программалар

– Кайвакыт тамашачылар, беренче бишлектә булмаган каналларда оригиналь әйберләр юктыр, кабатлаулар гынадыр, дип уйлый. Ләкин бу хаталы фикер. Ел саен бездә елына 4 мең сәгатьтән артык (47 процент) оригиналь контент күрсәтелә, ягъни бу безнең каналда гына күреп була торган тапшырулар дигән сүз, - ди канал җитәкчесе. Ул үзләре төшергән сериаллар каналга тагы да зуррак популярлык алып килүен әйтте.

Марина Хрипунова әйтүенчә, сериалның бер сәгате, берәр программа яки реалити-шоу сәгатенә караганда күпкә кыйбатрак тора. Ләкин тәгаен күпмегә төшүен әл әйтмәде. Узган елда үзләре төшергән 18 сериал күрсәтелгән булса, 2019 елда ул 24 кә җиткән. Киләсе елда 40 сериал чыгарырга җыеналар. Өстәмә инвестицияләр хисабына түгел, ә үзләренең акыллы эш итүе нәтиҗәсендә.


– Без чыгымнарны карап, структуралап, көчебезне сериаллар җитештерүгә юнәлтә башладык. Моңа акыллы бизнес-планлаштыру хисабына ирешәбез. Үзебез эшли торган сериалларда тасвирланучы тарихлар ярдәмендә аудиториябез һаман яшәрә бара, - диде Марина Хрипунова. Аның әйтүенчә, канал үзе нигездә 25-59 яшьлек хатын-кызларга юнәлдерелсә дә, мондый сериаллар 18-25 яшьлек кызларны үзенә җәлеп итә.

– Сериаллардагы героинялар кыю, гел хәрәкәттә, рискка барырга курыкмый, мөгаен, шул тартадыр, диде.

Казанлыларга – рәхмәт

Марина Хрипунова сүзләренчә, “Dомашний” мәркәзебездә дә бик популяр.

– Казанда да үсәбез. Ял көннәрендә дә “Dомашний” көн дәвамында иң яхшы 5 канал исемлегенә керә. Бу бик зур казаныш. Казанлыларга зур рәхмәт, - диде Хрипунова.

18 яше тулды икән – “Великолепный век” карарга тиеш

Әйткәнебезчә, канал күпләрдә “Великолепный век” белән күз алдына килә. Марина Хрипунова әйтүенчә, сериалны киләсе елда тагын күрсәтү ниятләнә.

– Бу тарих безнең каналда күрсәтелүенә без бик шат. Фильмны 60 лап ил үзенә алуы юкка гына түгел. Кабатлап күрсәткәндә, 18-25 яшьлек яңа кызлар кушылуын күзәтәбез. Без үзара хәтта шаярып та алабыз: 18 яше тулды икән – “Великолепный век” карарга тиеш. Контент чыннан да уникаль, мондый сериаллар дистә елга бер туадыр. Без тагын берничә төрек тарихларын эзлибез. Әлегә исемнәрен әйтә алмыйм. Көзен тәгаенләнер, - диде.

Яңа сезонда нәрсәләр көтелә?

Без, гомумән, мәхәббәт, дәрт беренче урында булган сериалларга өстенлек бирәбез. Рус-төрек мәхәббәте турында “Восток-запад” сериалын төшердек. Чираттагысы – чегән мәхәббәте тарихына багышланган “Цыганка” сериалы, – дип белдерде.

Аның сүзләренчә, һәр канал җитәкчесе озак еллар популяр сериал табу турында хыяллана.

– Без дә мондый тарихны таптык. “Женский доктор” тарихының 140 лап сериясе чыкты. Бу сериалның рекордын әле беркем үтмәгән. Канал эшли башлаганнан бирле, эш көннәрендә прайм вакытында (19.00-24.00) иң югары күрсәткечләргә ирешелде, - диде.

Хрипунова сүзләренчә, кайбер миллион халыклы шәһәрләрдә сериал барлык каналлар арасында 1,5 ай беренче урында торган.

“Женский доктор”ның яңа сезонын тәкъдим итәчәкбез. Без табиб роленә чынлап та яхшы актер таптык. Тиздән эфирда аның исемен әйтербез, - диде.

Сериаллардан тыш, “Dомашний” башка жанрдагы продуктлар да тәкъдим итә.

– Күптән түгел бездә гастарбайтер хатын-кызлар турында документаль цикл чыкты. Бу күрше республикалардан килгән һәм бездә җыештыручы, официант кебек вазифаларда эшләүчеләр. Безнең өчен алар персонал гына кебек, ә алар шундый ачы язмышлар сөйли. Карарга киңәш итәм. Сайтта бу бар. Моннан тыш, төрле документаль проектлар бар. Без күңелне ача торган, гаилә реалитилары эшлибез. Шуның мисалы – “Свадебный размер” – гаилә белән ябыгу турында тарихлар. Билгеле, бу диета, спорт турында түгел, ә күбрәк мөнәсәбәтләр турында. Туйдан соң 10-15 ел эчендә мөнәсәбәтләр ни дәрәҗәдә төзек калган, ә нәрсә бозылган. Моның дәвамы булып, “Разводы” реалити шоусын башлап җибәрәчәкбез. Аның алып баручысы, шулай ук, Анита Цой. Бу ватык чокырны ничек ябыштыру турында тарих, - диде Марина Хрипунова.

Шулай ук көтелгән яңалыклардан “Дневник счастливой мамы”, “Беременные” шоу программаларының яңа вариациясе чыгарга тиеш. Марина Хрипунова “Dомашний” дагы бөтен яңа чыккан мелодрамаларны карап барырга киңәш итте. Үзенә килгәндә, “Великолепный век”, “Доктор Хаус”ны мөкиббән китеп караганын, хәзер исә документаль проектлар күңеленә хуш килүен әйтте.

Аның сүзләренчә, 11 марттан ике атна премьералар көтелә. Аннары апрельдә, июньдә дәвам итәчәк. “Җәйгә бераз бакча эшләре өчен ял биреп, көзен әйләнеп кайтачакбыз, - диде.

Аның тавышы каз тәне чыгарырлык

Каналның алтын тавышы – Рәфыйк Мөхәммәтҗанов. Марина Хрипунова актерның күп еллар каналның төп тавышы булуын әйтте. Билгеле булганча, “Великолепный век”та солтан Сөләйман тавышы – Рәфыйк Мөхәммәтҗановныкы. “Цыганка” сериалына багышланган роликта да төп фразалар аның тавышы яңгырашында.

– Аның тавышы каз тәннәрне чыгарырлык, ди Хрипунова.

Чит ил сериаллары керәчәкме?

Телеканал бизәү элементларын читкә дә сата. Каналда кулланыла торган кайбер бизәкләрне, логотипны җитештерүчеләр савыт-саба, я урын-җир комплектлары, кондитер эшләнмәләр өчен сайлый. Җитәкче сүзләреннән аңлашылганча, башка продукцияләрдә шушы бизәлешне кулланучылардан акча акмаса да тама. Шулай ук, Хрипунова моның телеканалга турыдан-туры реклама булуын да искәртте. Табыш кертү дигәннән, аның әйтүенчә, канал сериалларны башка илләргә дә сата. “Германия Израильдә дә рус телле халыкка безнең сериаллар тәкъдим ителә”, – ди ул.

“Dомашний” тапшырулар челтәренә чит ил сериаллары кертү турында уйламый. Башка каналлардагы популяр продуктларны файдаланудан бигрәк, үз юнәлешендә үсеш алуны кулай күрә.

– Без башта чит ил сериалларын керткән идек, ләкин аларның өлеш күрсәткечләре каналны артка өстерәде кебек. Без хосусый, бизнеска йөз тоткан канал, тамашачылар мәнфәгатьләрен канәгатьләндерергә тиеш, шуңа күрә чит ил контентын бераз туктатып тордык. Әлегә каналда “Рабыня Изаура”, “Джейн Эйр” кебек тарихлар гына кала. Без башка каналлардан нәрсәдер алып түгел, ә үз үзенчәлегебез белән яшәргә телибез, - диде.

Шулай да, Хрипунова башка каналлардагы чит ил җитештерүендәге һәр сериалның беренче сериясен генә булса да карап баруын әйтте.

– Бу миңа кинопроизводство ничек үсеш алганын, трендлар кая барганын аңлар өчен кирәк. Әйтик, хәзер “Молодой папа”ның яңа сезонын көтәм. Мин бу кинода диалог, камера, ут куелышы, декорацияләрдән канәгатьлек алдым. “Рассказ о служанке”ның яңа сезонын көтәм. Тамашачы буларак бу тарихлардан ләззәт алам, - диде.

Слоганны үзгәртү кирәкме?

Эшен башлап җибәргән “Dомашний” тамашачылар өчен тормышның төрле өлкәләрендә практив киңәш бирә алырлык эксперт буларак кабул ителгән. Акрынлап канал актив, заманча хатын-кызлар ягына таба борыла. Бүген телеканалның шигаре – “Һәрвакыт хатын-кызлар өчен”. Марина Хрипунова аны бик уңышлы слоган дип саный.

– Без бит үсештә, шуңа слоган үзгәртүгә ихтыяҗ юк. Аны уңышлы дип саныйбыз. Аңа карап без тамашачыларны ялыктырырга ирек куймыйбыз. Логотипны сезон саен алмаштырабыз, - диде.

Социаль челтәрдә эш ничек бара?

– Социаль челтәрләрдә эшләү безгә кызык. Язылучылар саны арта. Үсеш темпы ягыннан без барлык каналлардан да алда. Канал тамашачыларының мәнфәгатьләрен анализлап бара. Кем нәрсәгә реакция бирә. Социаль челтәрләрдә дә тамашачыларның бәяләмәләрен, кәефен белеп бару мөһим.

Интернетта да эшлибез. You tube та без ике ай элек подписчиклар саны буенча “көмеш” кнопка алдык, быел “алтын”ны алырга хыялланабыз. Каналның порталы да бар. Анда сериаллар, тапшырулар гына түгел, актерлар белән интервьюлар һәм башка кызыклы мәгълүматлар та урнаштырып барыла, диде канал җитәкчесе.

Марина Хрипунова аналоглы телевидениедән “цифра”га күчүгә кагылышлы пессимистик фикерләр белән килешмәвен әйтте.

– Безнең тамашачыларның үзаңы югары дип саныйм. Дәүләт тә, зур каналлар да аңлату эшләре алып бара. Без, үз чиратыбызда, хатын-кызлар өчен ролик төшердек. Анда хатын-кыз теле белән хатын-кыз өчен сөйлибез. Хатын кыз артык катлаулы техник кыенлыкларны яратмый, шуңа күрә гади тел белән аңлатырга тырыштык. Бу күчеш җайлы гына узар, сыйфат тагы да яхшырыр дип уйлыйм, ди ул.

Еллар үткән саен хатын-кыз үзгәрәме?

Марина Хрипунова еллар үткән саен хатын-кызлар кәефе, холкы үзгәрүенә игътибарны юнәлтте.

– Үз тирәмдәге хатын-кызлар белән сокланам. Шулкадәр мәшәкать белән яшәү һәр ир ат кулыннан да килмәс иде, мөгаен. Өй, балалар, эш, бизнес сорауларын да уйлыйбыз, машина да йөртәбез. 45 яшьтән узган хатын-кызлар үзгәрүе шатландыра. Хәзер 60 яшьлек хатын-кыз дача, оныклар турында гына түгел, башка нәрсәләр белән дә кызыксына. Әнигә 63 яшь, хәзер пенсиягә чыккач, ул гимнастика, спорт, җыр белән шөгыльләнә, телләр өйрәнә, сәяхәт итә. Бу тренд хәзер киң таралганын күрәм. Мин моңа бик сөенәм. Монда безнең дә өлеш бардыр дип ышанам, - дигән теләктә калды.

Бизнес белән идарә итү өчен мөһим бер сыйфатым бар

Марина Хрипунова телеканалга 2005 елда килә. 13 ел эчендә кино күрсәтү хезмәте контрактлары буенча администратордан алып, генераль директорга кадәр юл узган. 2016 елда генераль директор итеп билгеләнә.

– Йомшак кебек күренсәм дә, бизнес белән идарә итү өчен мөһим бер сыйфатым бар дип уйлыйм. Мин үземә дә, коллегаларыма карата да таләпчән. Ләкин коллектив бик профессиональ, бер-беребез белән аралашудан ләззәт алабыз, мондый мохиттә эшләү көнләшерлек тә хәтта.

Телеканал ул картинка гына түгел, бизнес-проект та. Авырлыклары да бар, ләкин алар җиңәрлек, чөнки эшебез кызыклы. Дөресен генә әйткәндә, иртәнге 9 да эшкә килеп утыргач, смартфонда кушымтада кичәге көн өчен санны күрмичә, тынычланмыйбыз – ул я сөендерерлек, я бераз кәефне кырырлык була. Көн тәртибе шуннан чыгып төзелә, диде.

Dомашний телеканалы, техник һәм ешлык ресурсларын кулланып, 2005 елның мартында берьюлы Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Пермьдә күрсәтә башлый. Башка шәһәрләрдә дә партнерлык килешүләрен исәпкә алып, Россия территориясенең 40 процентлап өлешендә күрсәтә. 45 миллион тамашачы колачланган. Реклама хокукларында

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100