Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табибә Әсфия Шаһигалләмова: «Укучылар арасында тулысынча сәламәт балалар бик аз»

news_top_970_100
Табибә Әсфия Шаһигалләмова: «Укучылар арасында тулысынча сәламәт балалар бик аз»

Узып баручы елда сәламәтлек темасы иң актуаль булгандыр. Аралашулар, яңалыклар нәкъ шуңа кайтып кала. Күптән түгел газетаның күптәнге дусты, «Яңарыш» газетасын яздырып, атна саен таратучы Гөлфәния Гатиятуллина редакциягә килгәч, үзеннән-үзе шул темага кереп киттек. «Олы яшькә җиткәч, сәламәтлек какшый икән. Күптән егылган булыр идем инде, мин эшләгән мәктәптә Әсфия исемле татар фельдшеры эшли. Чирләп киттемме, медицина ярдәме, киңәшләре, җылы сүзе белән ул ярдәм итә. Врач та түгел, гади шәфкать туташы ул. Тик, әйтерсең, тылсымлы көче бар аның, ягымлы карашы да дәва бирә. Мин «Ижсталь» заводында эшләгәндә, Әсфия анда фельдшер булып эшли иде. Аның тырыш, үз эшенә җаваплы, изгелекле, кайгыртучан булуына, ярдәменә һәрвакыт рәхмәтләр укыйлар иде. Ни гаҗәп, Ижау шәһәренең 12нче мәктәбендә эшли башлагач, безнең юллар тагын кисеште. Аның үз эшенең остасы булуына, кешелеклелегенә сокланып бетә алмыйм», – дип сөйләде.

Ә мин Әсфия Шаһигалләмованың эш урынына барып, аның белән якыннан таныштым, бүгенге көндә мәктәп укучыларының сәламәтлеге өчен актуаль булган мәсьәләләр турында әңгәмә кордым.

Әсфия ханым, үзегез белән таныштырып үтегез әле, сез ничек медицина һөнәрен сайларга булдыгыз?

– Мин һөнәр сайлаган вакытта әнием бик каты авырый иде. Бар теләгем, шәфкать туташы һөнәрен үзләштереп, әниемне дәвалау булды. 8нче сыйныфны тәмамлау белән Ижау медицина училищесына укырга кердем. 1981 елда кулыма диплом алу белән 23нче мәктәптә эшли башладым. 1985 елда «Ижмаш» заводына күчтем. Анда 27 ел хезмәт куйганнан соң, кыскартулар чоры башлангач, янә мәктәпкә килдем.

27 ел эчендә мәктәп үзгәргәнме?

– Әлбәттә, үзгәрешләр күп. Элеккегә караганда, хәзер мәктәптә эшләве катлаулырак. Хәзер ата-аналар белән эшләргә кирәк. Аларга бик еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Һәр гамәл өчен аларның гаризасы, имза куелган ризалыгы кирәк. Балаларга прививкалар куюдан баш тартучылар күп. Күп очракта гаризаларын тутырырга оныталар, сузалар, югалталар. Мондый чакта, әлбәттә, сыйныф җитәкчесе ярдәм итә. Ә эш мәсьәләсенә килгәндә, җиңелрәк. Хәзер элекке кебек шприцлар кайнатасы, стерильләштерәсе юк.

Балаларның сәламәтлеге турында ни әйтерсез?

– Укучылар арасында тулысынча сәламәт балалар бик аз. Бик күп балаларның күзләре начар күрә. Элек андый балалар бик аз иде. Ә хәзер 1нче сыйныфтан ук күзләре начарлану күзәтелә. Моңа телефон, компьютер, планшетларның зыяны да сәбәпчедер.

Балалар аз йоклыйлар. Бигрәк тә өлкәнрәк укучылар төнгә кадәр телефонда утыралар.

Балаларның вирусларга тиз бире­шүчән, иммунитетлары түбән булуы, еш чирләве турында әйткәндә, тагын бер актуаль мәсьәләне кузгалтасым килә: соңгы вакытта яшүсмерләр, югары сыйныф укучылары арасында ябыгу, диетада утыру модага кереп китте. Андыйларның күбесе гәүдәгә таза да түгел, иптәшләренә ияреп диета тота. Шулай ашамыйча йөреп, ашказаннарын бозалар, иммунитетларын бетерәләр.

Туклану турында сүз чыккач, балаларның мәктәп ашханәсендә ашауга карата карашын беләсем килә. Анда да, ашамыйча, ризыкны читкә этеп куючы балалар күпме?

– Монысы – тагын бер аерым мәсьәлә. Мәктәп ашханәсендә ашауны бик тәм­ле пешерәләр. Барысы да сыйфатлы продукциядән, тик балалар тәмләткечләр, тәм көчәйткечләр кушылган ризыкларны ашап өйрәнгән. Ит ризыкларын ашарга кирәклекне аңлатабыз. Тик шулай да котлетларын боткага күмеп булса да китәләр, бик начар ашыйлар. Башлангыч сыйныфтагы укучылар арасында хәтта: «Калса калсын, барыбер бушлай бирелә бит ул», – дип тә җавап кайтаручылар бар.

Авырып, сезгә мөрәҗәгать итүче балалар саны күпме?

– Күп. Чөнки хәзер поликлиникаларга барып, баланы табибка күрсәтү өчен, бик озак чиратта утырырга кирәк. Ата-анага моның өчен эштән сорап китәргә туры килә, шуңа ул, баласы чирләсә дә, аны мәктәпкә җибәрүне кулайрак күрә. Күп кенә ата-аналарның балалары белән шөгыльләнергә вакыты калмый, ул акча эшләү белән мәшгуль. Шундый аналар да бар, алар балаларының «авырыйм» дигән сүзенә ышанмый, укырга бармас өчен хәйләләшә, дип уйлый, «авырыйм» дисә дә, мәктәпкә җибәрә. Ә чынында исә ул авырган була.

Сез ата-аналарга нинди киңәшләр бирер идегез?

– Балаларны яратырга, алар белән күбрәк аралашырга, ышанырга, үзара ышанычлы мөнәсәбәтләр корырга омтылырга киңәш итәр идем. Ул һәм кызларыгыз күбрәк саф һавада йөрсен, өйдә телефонда гына утырмасыннар иде.

Бүгенге балалар үзгә, башкача алар. Миңа алар белән аралашу, эшләү бик ошый. Бүгенге балалар эш тәртибе белмиләр, әзергә генә өйрәнгән, дип тәнкыйтьләсәләр дә, бу һич алай түгел. Миңа алар, киресенчә, бик мөстәкыйль, акыллы, тирән фикерле, бар нәрсәгә карата үз карашлары бар төсле тоела. Алар бер түгәрәктән икенчесенә чаба, күпне белә, үз яшьләренә караганда күпкә олырак, киләчәккә алдан планнар корып яши. Аларга карап, үзеңә нәрсәгә дә булса өйрәнергә була. Алар белән аралашып, аларны тыңлап, кәеф күтәрелә. Гомумән, мәктәптә эшләү бик ошый миңа, 12нче мәктәпнең коллективы, мондагы тәртип, чисталык, дус-тату мохит ошый. Киләчәктә дә шулай тормышыбыз имин булып, сау-сәламәт эшләргә, яшәргә язсын!

Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100