Асаф Вәлиев Сәкинә ханым Шәймиева турында: “Ул үзенең хатын-кыз бурычын җиренә җиткереп башкарды”
Бу сүзләр белән бергә артист Сәкинә ханым белән әңгәмәнең видеоязмасын да беркеткән.
                    
                Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев үзенең Инстаграм аккаунтында Сәкинә ханым Шәймиева белән 90-нчы елларда эшләнгән әңгәмәдән өзек тәкъдим итте.   
            Ул Сәкинә ханымга: “Әгәр бөтен дөньяда ил башлары хатын-кызлар гына булса, дөнья күпкә үзгәрер идеме?” дигән сорау биргән булган.       
            
        
“Хатын кызны Ходай дөньяга бик нык камилләшкән җан иясе итеп яраткан. Шулай булмыйча, булмый да ул. Чөнки хатын кыз – тормыш чыганагы, ана, тәрбияче, гаилә нигезе. Әгәр дә барлык хатын-кызларыбыз шушы табигый бурычларын җиренә җиткереп башкарсалар, аларның җәмгыяттә тоткан урыны президентлар хезмәтеннән дә ким булмаячак дип саныйм”, – дип җавап биргән әңгәмәсендә Сакинә ханым.       
           
“Ул үзенең хатын-кыз бурычын җиренә җиткереп башкарды. Без аны Президентны хөрмәт иткән кебек ярата идек”, дип язган Асаф Вәлиев.
   “Ул үзенең хатын-кыз бурычын җиренә җиткереп башкарды. Без аны Президентны хөрмәт иткән кебек ярата идек”, дип язган Асаф Вәлиев.