Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арты кычыткан – Әстерханга киткән, яки Балык исе килгән шәһәргә сәяхәт

Татар, казах, рус һәм башка милләтләр тату яшәгән төбәк – Әстерхан өлкәсе. Татарның бай һәм борынгы тарихы тапталып диярлек калган Әстерхан шәһәреннән «Интертат» хәбәрчесе репортажы.

news_top_970_100
Арты кычыткан – Әстерханга киткән, яки Балык исе килгән шәһәргә сәяхәт
Салават Камалетдинов

Юл газабы – гүр газабы, дип белми әйтмәгәннәр икән. Әле «Бер җире» кычыткан – Әстерханга барган» дигәне бөтенләй туры килеп тора икән. Казан белән Әстерхан арасын тәшкил иткән 25 сәгатьлек юлны автобуста үтеп, борынгы бабаларыбыз җиренә көч-хәл белән аяк баскач, татар халык мәкалләренең дөреслегенә йөз кат инандым.

Без барганда җылы, бөркү иде. «Әле сезгә әйбәт туры килде. Кызуга эләкмәдегез», – диеште җирле халык. Иң беренче булып, ирексездән, шәһәрнең һавасына игътибар итәсең. Суларга авыр булган дымлы һава башны әйләндереп җибәрә. Һәм балык исе. Бөтен шәһәргә таралган су һәм балык исе. Көньякның үзенчәлекле климаты, диңгезгә дә якын булуы шулай итәдер инде.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Диңгезгә якын, дигәннән, бер таксист абый: «Каспий моннан 70 чакрым гына», – дип кызыктырып куйды. 70 чакрым нәрсә инде ул, бер уйласаң. Бигрәк тә 25 сәгать юлда килгән кешегә төкереп бирерлек кенә ара. Әйе, эләктең, ди, диңгезгә шулай тиз генә. Иделнең дельтасы башланган җиргә 70 чакрым булса, диңгезнең үзенә 200дән артык чакрым үтәргә кирәклеге дә ачыкланды. Мәгърүр Идел Каспийга миллион төрле урыннан ермакланып-ермакланып коя. Күктән караганда да башлар әйләнерлек бит ул дельтадан.

«Ничә ел яшим Әстерханда, бер дә диңгез күргәнем юк», – диде бер йөртүчебез. Шуңа күрә, Әстерханга диңгез күрергә барам, дип ышанып та, өметләнеп тә бармагыз. Әстерхан халкы Идел белән генә горурлана ала.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Әстерхан балыкчылары зары: «Балыкны да юкка чыгардылар инде»

Беренчеләрдән булып та Идел ярына бардык. Казан да Идел ярында утыра утыруын, тик бездә, Иделгә барам дисәң, бер юньле-рәтле керә дә, чыга да торган урын юк. Йә 12нче кат биеклегеннән генә җәелеп яткан Иделне күрәбез, йә пычранып беткән «Локомотив» пляжына барабыз. Әстерханның исә Идел ярында матур яр буе бар. Матур дип, бик матур да түгел, бик ямьсез дә түгел, иң мөһиме – бар.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Төзекләндерелгән яр буе километр ярымга сузылган. Машинадан төшүгә, Ришат Төхвәтуллинның җырлавын ишетеп, бер мәлгә аптырап калдым. Аннары Алсу җырлады, аннары халык җырлары китте. Багана башына эленгән динамиклардан шулай татар җырын бөтен яр буена яңгыратып торалар. Әллә Сабантуй буласы көн булганга гына шулай иткәннәрме икән? Икенче көнгә Әстерхан өлкәсе Җәмәле авылында Бөтенроссия авыл Сабан туе үтәсе иде. Араларына бер рус җыры да кушмыйча гел татарча гына җырлатып торуларына ышанасы килмәде чөнки.

Яр буенда кеше йөреп тора. Ара-тирә сувенир саталар. Елга порты – теплоходлар туктый торган урын да биредә урнашкан. Зур-зур теплоходларның берсе килә тора, берсе китә тора. Елга буйлап бик күпләп йөреп торалар. Яр буе буйлап исә этләр йөри. Колагында биркасы булганнары да, булмаганнары да бик күп. Яр буенда гына түгел, шәһәрнең төрле почмагында иртә дә, көндез дә, төнлә дә өере-өере белән этләр йөри.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Койма буйлап кармаклар тезелеп киткән. Ир-атлар, берничә хатын-кыз бер ыргаклы кармакка вак-вак балыклар тота. «Әстерханнан балык алып кайт» һәм «Әстерханга барып, балык та алып кайтмасаң, сине кеше аңламас» дигән сүзләр белән озатканнар иде сәфәргә. Әстерхан балык төбәге бит инде. Балык тотарга дип махсус баралар бит анда. Татарстан егетләренең дә бер атналык «трип»ка барганнарын беләм.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Башына умартачылар кия торган сеткалы башлык, аягына резин сапоги кигән абый судан нәрсәнедер тарта, чыгара, тарта, чыгара. Башка килгән беренче фикер – ау мәллә бу? Ул вакытта әле балыкны ау белән дә, ике ыргак белән дә тотарга ярамый торган, балыкның уылдык чәчә торган сезоны иде. Аңламыйча, читтән генә карап-карап тордым да, барып эндәштем. Дагыстаннан күченеп килгән Валерий Григорьевич белән әстерханлы Юрий Константинович дөнья хәлләре турында сөйләшеп торалар иде. Бар да олыларча – шәһәр бетү, балык бетү, дөнья бетү турында.

 

Фото: © Валерий Григорьевич селедка тота/ Энҗе Габдуллина фотосы

Суга салынган җепне бер тартып, бер чыгарып торучы Валерий абый булып чыкты. Ул җайланмасы селедка балыгы тота торган резинка икән. Резинканың очына ак кембрик белән ыргак бәйләнгән. Селедка ерткыч балык булгач, шул кембрикка алданып, эләгә, ди. Хәзер сезоны да шул селедка һәм вобла эләгә торган. Без басып торганда гына да шул резинка белән өч-дүрт селедка балыгы эләктерде абый. Вак булса да, эләгә бит.

Безгә селедка балыгы килеп җитми, шуңа күрә андый резинкаларны да күргән юк икән. «Селедка Волгоград тирәсенә генә барып җитә, Казанга хәтле юк. Элек Казанга да бара иде, хәзер плотиналар төзеп бетерделәр бит», – диеште абыйлар.

Сездә балык күп инде.

Балыкны да юкка чыгардылар инде. Бу (чиләктәге вак балыклары күрсәтеп) балык түгел. Хәзер безгә өч миллионлап турист килә дә, бөтен балыкны варварларча алып чыгып бетерәләр. Бетерделәр инде бөтен нәрсәне, мактанырлык әйберебез юк. Элек бар нәрсәбез бар иде. Сезнең Казан ул чәчәк ата, сәнәгать тә бар, эш тә бар, ә бездә... Бездә «кошмар». Бөтен кеше Әстерханнан кача. Минем балалар да Ленинградка күченергә җыендылар. Безгә монда үләсе инде, без – пенсионерлар, – диеште абыйлар.

Әллә ничек пессимистик яңгырады бу сүзләр. Йөри-йөри, шәһәрнең чыннан да кызыгырлыгы калмаганын аңлый бардым.

Балык һәм Идел дигәннән. Мине киткәндә үк: «Кара икра алып кайт, тик тотылма. Тотылсаң, бәйләп, «тыгып» куялар», – дип, тиешенчә дәрәҗәдә куркытып та, кызыксындырып та җибәрделәр. Баксаң, Иделнең дельталарын әллә кайчан бүлгәләп алып бетергәннәр дә (рәсми түгел, билгеле, болай гына), шунда балык тотып, икра сатып яталар икән. Кара икра бик кыйммәтле, бик затлы ризык та бит әле. Аны сатарга, чит илләргә чыгарырга да ярамый. Руслар әйтмешли, «на свой страх и риск» алсаң гына икән.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина 

Әстерхан – контрастлар шәһәре

Ә хәзер бераз тарих дәресе. Әстерхан өлкәсе – Иван Явыз яулап алганчыга кадәр татарларның Әстерхан ханлыгы булган. Аңа кадәр Хәзәр каганлыгы, Алтын Урда чорларында Хаҗитархан дигән атамалы шәһәр булган. Әстерханнан Алтын Урданың башкаласы булган Сарай шәһәре дә ерак түгел. Тегеләй карасаң да, болай карасаң да, Әстерхан өлкәсе – татарларның максималь дәрәҗәдә тарихи урыны.

Хәзер Әстерхан рус шәһәренә әйләнгән. Дөресрәге, ул татар шәһәре булудан туктаган. Интернеттагы мәгълүматларга ышансаң, Әстерханда 173 милләт вәкиле яши. Гомумән, Әстерхан өлкәсе – ул милләтләр мозаикасы. Халыкны тәшкил итүче 3 төп милләт – руслар, казахлар һәм татарлар. Казахлар дигәннән, иң игътибар иткән әйберем – мин күргән полиция хезмәткәрләренең 70 проценты казахлар иде. Ә Сабантуйда полиция хезмәткәрләре саны бәйрәмгә килгән халыктан да күбрәк була.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

«Күпмилләтле безнең өлкә. Беркайчан да милләтләр арасында бернинди проблема булганы юк», – дигән иде балыкчыларның берсе Юрий абый. Аның кызы да яртылаш татар булган егеткә кияүгә чыккан. «Кияүнең әтисе татар, әнисе казах. Оныкка Айлинә дип исем куштылар. Рус исемен кушыйк, дигән идек тә, барыбер үзенекен итте», – дип сөйләде Юрий абый.

Милләтләр төрлелеге Әстерханның бистәләрендә дә чагыла. Ул бистә исемнәре хәзер халык теленә генә кереп калган. Мәсәлән, Әрмән бистәсе, Бохара бистәсе, Фарсы бистәсе, Татар бистәсе һәм башкалар.

Татар бистәсе шәһәрнең уртасында урнашкан, Әстерхан кирмәненнән дә ерак түгел. Тик бистә 21нче гасырныкы дип әйтә торган түгел. Гомумән, Әстерхан – контрастлар шәһәре. Бер матур йорт, бер җимерек йорт, бер яңа бина, бер иске бина. Аларның күбесе – тарихи биналар. Бер урамда кара көлгә әйләнеп янган йорт тора. Тәрәзәләре ачык. Йорт эчендә янган кием, җиһазлар күренә. Ачык тәрәзәдән ирексездән эчкә карыйсың, һәм шул вакытта коточкыч кыен булып китә. Шәһәрнең үзәк урамнарында шундый йорт тора.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Әстерханның тагын бер йөзек кашы – кирмәне бар. Анф 1558 елда агачтан салганнар. 1980 елда ул музей-тыюлык исемен алган. Кирмәннең һәр манарасының исеме дә бар. Кырым манарасы, Кызыл, Никольский, Артиллерия, Пречистенский, Архиерей, Житная һәм дүрт Безымянная манаралары. Манараларга керү мөмкинлеге дә бар, экскурсия белән дә йөртәләр.

Кирмәннең төп үзенчәлеге – керү юлында булган ике храм. Алар, биек булулары нәтиҗәсендә, бөтен шәһәргә диярлек күренеп торалар.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Кирмәннең икенче ягында – үзәк мәйдан. Һәм анда, әлбәттә, Ленин һәйкәле тора. Һәйкәл тирәле фонтаннар, скверлар тезелгән. Фонтаннар да бик күп, бик төрле, бик биек һәм бик матурлар. Шәһәр уртасыннан берничә канал үтә. Әлеге дә баягы машина йөртүчебез: «Һәр милләтнең үзенең каналы булган. Берсе – русларныкы, берсе – татарларныкы һәм башкалар. Алар шул каналлар буенча гына йөргәннәр», – дип сөйләде. Бу фактның дөресме, юкмы икәнлеген генә әйтә алмыйм. Шулай да каналлар да Әстерханның йөзе икән. 

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Һәйкәлләр, дигәннән, Әстерханда да һәйкәлләр саны күп икән. Татарлардан Габдулла Тукай белән Муса Җәлилгә дә һәйкәл бар биредә. Аннары ногайларның мәгърифәтчесе Әбделхәмид Джанибековка, Петр I гә дә матур һәйкәлләр ясаганнар.

Шулай да иң матуры – Идел яр буендагы аяк киеме чистартучы малайга багышланган һәйкәлдер. Үзе кечкенә генә булса да, үзенчәлекле. Ул һәйкәл Әстерханда төшерелгән «Не может быть!» фильмы мотивлары буенча ясалган, ди.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Ак мәчеттә – аклар, Кара мәчеттә – каралар...

Татар бистәсендә ерактан Ак мәчет күренеп тора. Намаз вакытына эләгү нәтиҗәсе – мөселман динендәге күп төрле халыкларны күреп була. Ак мәчет тирәсендә хәер сорашучылар да, гарипләр дә күп. Әстерхандагы иң борынгы мәчет булып саналган Аллаһ йортының эченә үттек.

Әстерханда гомуми 12 мәчет бар, шуларның 1се генә – шигыйларныкы. Ул мәчетне фарсылар килеп салган. Белүемчә, борынгы чорларда биредә 13 мәчет булган. Ак мәчетнең имам-хатибы Мөслим хәзрәт Юнысов әйтүенчә, калганнарын татарлар салган. Мөслим хәзрәт үзе Тияк дип аталган тагын бер татар бистәсенең Казан очы дигән җиреннән. Казан очына заманында халык Казан һәм Уфа якларыннан күченеп килгән булган.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Әстерханда тагын Кара мәчет һәм Кызыл мәчет дигән төсле атамалы мәчетләр бар. Кара мәчет – Бохара бистәсендә, ерак түгел. Исемнәренең килеп чыгышы да кызыклы икән – халыкның тән төсенә карап атаганнар.

Бохара бистәсендә Бохараның үзеннән килгән халык яшәгән. Аларның күбесе намазны шул бистәдәге хәзерге Кара мәчеттә укыган. Бохара халкы «смуглый», карарак тәнле булган. Аннары таҗиклар, үзбәкләр дә яши башлаган. Халык теленә ул «Кара халык мәчете» булып кергән. Аннары «халык» сүзе төшеп калган, бары «Кара мәчет» дип йөртә башлаганнар. «Кара» сүзе мыскыл итүдән түгел, тән төсеннән генә шулай әйткәннәр.

Ак мәчет урнашкан җирдә нугай татарлары торган. Аннары Пенза һәм Саратовтан да татарлар күченгән. Аларның тәннәре аксыл булганга, бу мәчеткә «Ак мәчет» дип исем биргәннәр, – ди Мөслим хәзрәт.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Ак мәчетне 1810 елда сәүдәгәр Давыт Измайлов ак таштан салдырган. Аңа кадәр 130 ел агач мәчет торган. Совет заманасында мәчет ябыла. Баштагы мәлне икмәк пешерү цехы, 40нчы хәрби хезмәткә чакыру пункты, 80нче елларда галантерия цехы була. 1810 елгы архитектура бөтенләй сакланмый.

Мөслим хәзрәт әйтүенчә, рәсми мәгълүматлар буенча, Әстерханның 450 еллык юбилеенә Илсур Метшин 31 миллион күләмендә акча бирә. Шул акчага мәчеткә реставрация ясыйлар, манара салалар.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Мәчетләргә татарлар, таулылар – Кавказ халкы, казахлар, таҗиклар, үзбәкләр йөри. Татарлар күп йөри, дип әйтмәс идем. Бөтен Россия буенча шулай ул. Татарлар күп йөрми. Мин балаларга дәресләр бирәм (Кәрим исемле малай укып утыра иде – ИТ). Берсе м татар, калганнары үзбәкләр.

Казан белән Әстерханны чагыштырганда, татарларда дингә караш аерыла. Казанда татарлар да күбрәк. 90нчы елларда дингә караш тигез иде. Ә хәзер Казанда дин көчлерәк, – ди хәзрәт.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

«Шундый матур җирдә яшәп, кадерен дә белмиләр»

Әстерхан урамнары буйлап барам. Кайчандыр татарларның үзәге булган тарихи урында татарлар да кимегән. Халык Әстерханның кайчандыр татар ханлыгы булуын да белми. Ул алар өчен «Астрахань».

Иделнең иң матур җирендә, җылы көньякта урнашкан, милләтләрнең күплегеннән һәм аларның дус яшәвеннән күңел сөенерлек шәһәр Әстерхан. Җимерек йортлары күп булса, матур урыннары җитәрлек Әстерханның. Бер булса да барып күрергә кирәк бу контрастлар шәһәрен. Балык ашап, Идел яр буенда йөрү, тарихи урында булу, Иделнең дельтасын күрү өчен булса да барырга кирәк. Яр буенда әле Совет заманындагы газлы су сата торган автоматлар бар. Өлкәнрәк буын кешеләренең СССРдан калган иң якты истәлекләре бит ул автомат. Суы тәмле.

Бөтенроссия авыл Сабан туена Идел аша ясалган күперләрне үтеп бардык. Өскәрәк күтәрелгәч, шәһәрнең ямьсезләнә генә баруы тагын да ныграк күренә икән. Әлбәттә, төзелешләр дә юк түгел. Ара-тирә биек-биек матур пыяладан эшләнгән йортлар, биналар да күренә. «Эх, шундый матур һәм тарихи җирдә яшәп, шуның кадерен дә белмиләр бит алар!» – дип көрсенеп куйды «Халкым минем» тапшыруын алып баручы, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Ләйсәнә апа Садретдинова. «Кәнфит» ясап була торган шәһәр шул.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

 

Фото: © Салават Камалетдинов

 

Фото: © Салават Камалетдинов

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100