Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артур Хәсәновның элек җырлаган тагын бер җыры чыкты: «Үзенә үзе юраган икән...»

news_top_970_100
Артур Хәсәновның элек җырлаган тагын бер җыры чыкты: «Үзенә үзе юраган икән...»

«Дүртөйле» телеканалының «ВКонтакте» аккаунтында «Киек каз юллары» җырын җырлап популярлык казанган Артур Хәсәновның тагын бер җыры чыкты. Ул «Солдат булып китеп барышы» җырын җырлый. Җыр 23 февральдә –Ватанны саклаучылар көнендә башкарылган, «Дүртөйле» телеканалы яздырылган. Махсус операция әле башланмаган… Артур солдат киеменнән җырлаган.

«Үзенә үзе юраган булган икән», – дип язганнар Артур турында.

«Исән-сау әйләнеп кайтыгыз! Җырлы гомерең озын булсын, кыю егет!», «Көтәбез! Исән-сау, җырлап кайтыгыз!», «Артур, балакаем, исән-сау йөреп кайт, синең концертларыңны карарга язсын», «Сине халык көтәчәк», «Әй балалар, балакайлар! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Илдә тынычлык урнашып, яшәсәк иде бер кайгысыз», «Без сине көтәбез, Артур, исән-сау гына әйләнеп кайтырга булсын...», «Артур алдан ук сизгән икән бит солдат булып китеп барышын, я Ходаем, исән-сау булып, әйләнеп кайтырга булсын инде...»

«Солдат булып китеп барышы»

Артур Хәсәнов җырлый

(И.Гыймаева шигыре, А.Якшимбетов көе)

Гармунга кушылып, яшь егетләр җырлый –

Йөрәкләрне өзә сагышы.

Туган ягын ташлап, күз күрмәгән җиргә

Солдат булып китеп барышы.

Онытмагыз безне, онытмабыз сезне, –

Иреннәрдә вәгъдә сүзләре.

Сөйгән ярлар кала, шуңа йөрәк яна,

Яшькә тулган егет күзләре.

Урамнарны иңләп үтте газизкәйләр,

Һай моңсу ла бүген таңнары.

Киртәләрне үтеп, кайтып җитәр солдат,

Көтсен генә сөйгән ярлары.

Онытмамын сине, онытма син мине, –

Кулъяулыкта вәгъдә сүзләре.

Китә сөйгән ярлар, эх, талпына җаннар,

Яшькә тулган кызның күзләре.

Әйтми калган серләр хатлар булып очар,

Һәрбер сүзе җанны иркәләр.

Имин хезмәт итеп, кайт кына син, егет,

Туган якта зарыгып көтәләр.

– Сагындыңмы мине?

– Өзелеп көттем сине!

Иреннәрне назлар шул сүзләр.

Таң җилләре кочып,

Сөю җыры сузар,

Йөрәкләрне бәйләр саф хисләр.

Бу җырны башта Илгиз Хәсәншин башкарган иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100