Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артур Салихов: «Мин – бик кыйммәтле тамада. Минем гонорар башкаларныкыннан күпкә артык»

news_top_970_100
Артур Салихов: «Мин – бик кыйммәтле тамада. Минем гонорар башкаларныкыннан күпкә артык»
Фото: Артур Салиховның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Артур Салихов, иҗаттан тыш, төрле мәҗлесләр дә алып бара.

Социаль челтәрдәге сәхифәсендә ул, тамада буларак, үзенә даими реклама ясаштыра. Бервакыт ул: «Мәҗлесләрне бер мең сумга алып барам», – дип игълан иткән иде. Әлбәттә, бу – шаярту гына булган. Ләкин әлеге уеннан соң, Артурны чакырып, аңа бик күпләр язганнар. Бу юлы җырчы, җәйге сезон алдыннан клиентларын җәлеп итеп, аккаунтында шаян бер видео куйган.

– Сәлам! Мин – бик кыйммәтле һәм уңышлы алып баручы. Минем гонорар башкаларныкыннан күпкә артыграк. Шуңа күрә әлегә җәйгә буш даталар бик күп... Бик күп... Буш даталар... Җәйгә.... Берәрегез булса да языгыз, «забронируйте» инде, – дип төгәлләгән сүзен Артур. Ахырдан ярамаган сүгенү сүзе дә өстәп куйган.

Видео: Артур Салиховның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100