Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артур Салихов мәҗлесләрне бер мең сумга алып барам дип шаяртканын әйтте

news_top_970_100
Артур Салихов мәҗлесләрне бер мең сумга алып барам дип шаяртканын әйтте

Җырчы Артур Салихов социаль челтәрләрдә мәҗлесләрне нибары бер мең сумга алып баруы турында әйтеп, бөтен халыкны шаккаттырган иде. «Интертат» бу турыда язгач: «Алайса әйдәгез безнең Күн авылына юбилей үткәрергә кайтсын. Көтәбез», «Искитмәле алып бара бу егет», - дип комментарийлар яздылар. «Ун меңдер ул», «Бетереп ташламагыз инде, бер ноль өстәгез», «Беренче взностыр ул», - дип ышанмаучылар да табылды.

Калган җырчылар бер мәҗлескә  йөз меңнән дә ким сорамаган заманда, моның дөрес сүзме икәнлеген ачыклар өчен «Интертат» җырчы белән элемтәгә керде.

Баксаң, Артур халыкның игътибарын җәлеп итү өчен куйган икән бу постны.

«Тирәнгә китте бу. Шаярттым. Мин бит постның башында «сатыла торган пост» дип яздым. Кешенең очсызга күзе төшә, үземә игътибар юнәтә алдым. Маркетинг үз эшен эшләде, мәҗлесләр алып барырга тәкъдим итеп бик күп кеше язды. Мин чынлап та мәҗлесләрне яхшы алып барам, әмма минем бәяләр 35 меңнән башлана. Килүемне сорап язган кешеләргә шаяртуым турында әйттем, мәҗлеснең ун минуты бер мең сум тора, 5-6 сәгате шул 35 меңгә төшә дип аңлатырга туры килде», - диде ул.

Ай-яй, Артур, халыкны шулай алдаларга ярыймы инде?

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100