Артур Шәйдуллин: «Теләсә нәрсә әйтсәләр әйтсеннәр. Кеше сүзенә игътибар итмим»
Татарстанның атказанган артисты Артур Шәйдуллин – Камал театры артисты, театрның иң биюче актеры, Илдус Габдрахмановтан соң, әлбәттә. Төрле театрларда хореограф буларак спектакльләр чыгаруын да күрәбез, «Апуш»ларның яраткан остазы да. Казан малае Артурның хезмәт юлы Әтнә театрыннан башланган, безнең дә интервью шул темадан башланды.
Артур, әңгәмәне минем яраткан Әтнә театрыннан башлыйк әле. Чөнки иҗади биографияң Әтнә дәүләт театры белән башланган. Шәһәр егете булуың йөзеңә чыккан, Россиядә бердәнбер авыл дәүләт театрына ничек килеп эләктең син?
Без, укуны тәмамлагач, Әтнәгә бөтен курс белән киттек. Театрда эшлисе килә бит: чакырдылар – киттек. Бергә укыдык, бергә эшләрбез, дип уйладык. Фәрит Рәфкатович та киңәш итте. Килдек. Ләкин миңа – шәһәрдә үскән малай өчен – башка төрле тормыш бераз кыргыйрак булып тоелды. Авылда үскән егетләргә ул – бик уңайлы театр...
Гафу, бүлдерәм. Авыл да күрмичә үстеңме, дияр идем, татар телең бик матур.
Авыл күрдем мин. Мәрхүм әтием җәйләрен үзләренә – Мамадыш районының Омары авылына алып кайта иде. Авылда ай-ай ярым ята идем инде. Авылның нәрсә икәнен дә беләм, көрәк белән дә эшләдем, дигәндәй...
Ул рус авылы түгелме соң?
Ул – рус-татар авылы, әйе, анда руслар күбрәк яши, ләкин татарлар да бар.
Алайса, син уникаль татар артисты инде: җәйләрен рус-татар авылында үскән шәһәр егете. Дәвам итәбез, димәк, Әтнәгә кайтып төштегез...
Әйе, кайттык. Театрда иртәдән кичкә кадәр репетицияләр. Әмма минем энергетикага туры килмәде андагы тормыш. Ул минеке түгел иде. Без 6 кеше киткән идек. Ялгышмасам, хәзер анда безнең курстан Фаяз Хөсәенов кына калды. Кемнәрдер, театрдан китеп, үз бизнесларын ачты.
Беләсезме, беренчедән, бу як миңа чит булса, икенчедән, анда барыр урын юк. Тулай торак белән театр арасы һәм шуның белән бетте. Шау-шулы студент тормышыннан соң гөрләп торган дөнья... сүнде. Безне кайткач ук репертуарда булган спектакльләргә керттеләр (ввод). Озак түзмәдек без, кире кайтырга булдык. Казанга...
Бу бит артист кешегә театрдан бушлыкка китү булып чыга.
Әйе. Куркытты ул әйбер. Үземне йортсыз калган эт шикелле тойдым. Депрессия вакыты булды, әлбәттә. Әле ул көз иде. Һава торышы да шундый.
Ничек көз? Сез анда бер ел эшләдегезмени?
Юк. Ике ай – август, сентябрь. Октябрьдә Казанга кайтып җиттек.
Казан ничек каршы алды үзенә кайтып егылган артист балаларын?
Без курс җитәкчебез булган Фәрит Бикчәнтәев янына да килдек, икенче мастерыбыз булган Илгиз Зәйниевка да килдек. Илгиз абый: «Әйдәгез, без сезнең белән бер эксперимент ясап карыйк», – диде. Без аның белән «Нух пингвиннары» («У ковчега в восемь») спектаклен куя башладык.
Хәтерлим мин ул спектакльне. Театр әһелләре берлеге сәхнәсендә булды шикелле.
Әйе. Илгиз абый, иҗат утыбыз сүнмәсен өчен, безнең белән эшли башлады. 2 ай репетициядән соң чыгардык без аны.
Акчасызмыни?
Без командабыз белән бер чарада чыгыш ясап, шуннан алган акчага костюмнар тектердек. Иҗат өчен дип, энтузиазм белән эшләдек. Үзебезгә дә, сүнмәс өчен, бу бик кирәк иде. Без аны нибары 3 тапкыр уйнадык бугай: бер тапкыр Театр әһелләре берлегендә, ике тапкыр Камал театрының Кече сәхнәсендә. Аннары Айдар Җаббаров безнең белән Илгиз абый пьесасы буенча «Күсе һөҗүме» спектаклен куйды. Анысы да 2 тапкыр гына уйналды. Триллер жанрында бик кызыклы әсәр иде ул. Анда тамашачы СТД сәхнәсендә утырды. Алар артында пәрдә ябыла торган ябык формат иде...
Болар барысы да бушка эшләнде бит инде, әйеме?
Әйе инде.
Сине ул вакытта әниең ашаттымы?
Шулайрак килеп чыга. «Күсе һөҗүме» чыккан көннәрдә миңа Фәрит абый шалтыраткан, ә мин шалтыратуын күрмәгәнмен. Шуннан Айдар Җаббаров: «Театрга барып кил әле, сине чакыралар», – диде. Камал театры нинди генә вакансия тәкъдим итсә дә, эшкә керергә риза идем – тавыш операторымы анда, тагын үзем булдыра алган башка эшме... Мине театрда Илфир Илшатович (Илфир Якупов – Камал театры директоры. – авт.) каршы алды да, драма артистына бер урын барлыгын әйтте. Мин сүзсез калдым. Хәтта күземә яшьләр килде – яхшы хәтерлим. «Әйе, әлбәттә!» Мин әзер идем. Гаризага кул куйдым да, икенче көнне «Кыю кызлар»да массовкага чыктым. Бу – гаҗәеп бер момент иде.
Балачагымнан ук хыялым Камал театры иде. Казан театр училищесында да шул хыял белән яшәдем. Мин бит 1нче класстан ук Роза Нургатовна Ибәтова җитәкләгән театр түгәрәгенә йөрдем. Аңа чиксез рәхмәтлемен – шушы юлга этәргеч булды.
Казан театр училищесында татар төркемен үзең сайладыңмы?
Әйе. Мин бит 16нчы татар гимназиясендә укыдым. Анда без бөтен фәннәрне татар телендә укыдык. Гомумән, гафу, пафослы тоелса да, чыннан да, татар-татар-татар дип үскән кеше мин. Шуңа да татар төркемен сайладым.
Шулай итеп 2013 елның февралендә хыялым тормышка ашты.
Бу хәбәрне әйтү өчен беренче кемгә шалтыраттың?
Әнигә. Әлбәттә, әнигә!
Ул синең ярты ел буе эшсез «шылтырап» йөрүеңә зарлана идеме?
Юк. Әнием һәрвакыт янымда булды һәм һәрвакыт минем белән килешә, минем яклы була иде. Минем «театр» дип яшәвемне аңлады. 11нче класста икеләнгән чаклар булды анысы: «Кирәкме соң миңа театр?» – дип уйлый башладым. «Театрда акча юк», – дип әйтәләр бит инде. Казан Төзелеш институтының икътисад бүлегенә керергә уйладым. Нинди экономист инде миннән, математиканың бер формуласын кулланып мәсьәлә чишә алмый торган кешедән нинди экономист чыксын?! Шулай да, бик тырышып, математика һәм җәмгыять белеме буенча репетиторларга йөрдем. Ә май ае җиткәч, соңгы кыңгыраулардан соң, «Нишләп мин үзем теләмәгән җирдә укырга һәм эшләргә тиеш соң?» дигән уй ныгыды. Сәхнә тарта бит. Мәдәният институтына барып карадым, ошатмадым. Казан театр училищесында белем күбрәк бирелә, дип ишеткәч, шунда барырга булдым. Бер дә үкенмәдем. Әни дә сөенде...
Ул – мәдәният-сәнгать тирәсендәге кешеме?
Юк. Ул төрле эшләрдә эшләде. Минем нәселемдә театр белән бәйле кеше юк.
Укып бетергәч эшсез буталып йөрүеңә әниең бер дә борчылмадымыни соң? Әле бит таныш-белеше дә бармак төртеп күрсәтергә мөмкин «ат кадәр малае эшләмичә ята» дип.
Безнең исебез китми, әйтсәләр әйтсеннәр. Хәер, ул вакытта бераз ис китү булгандыр, оялу дигән әйбер бар иде әле училищеда укыганда. Хәзер оялуның «О» хәрефе дә юк. Кеше сүзенә игътибар итмим.
Кеше сүзе дигәннән, колагыңа алка киюеңә әниең ни диде?
Димәде. Без аны Илдус абый Габдрахманов белән «Бию пәрие» спектакле чыгар алдыннан кидек. Биючеләрнең киенүләре дә үзләренчә бит. Без дә шул стереотипка таянып, шулай эшләп карарга булдык. «Сәнгать корбаннар сорый» дигәндәй, күптән эшләп карыйсым килгән иде. Илдус абый да яшь чагында кызыгып йөргән булган икән. Салонга бергә барып, колакны тиштереп кайттык.
Илдус Габдрахманов – театрның биюче актеры. Бергәләп колак тиштереп тә йөргәч, үзеңне аның дәвамчысы итеп тоясыңмы? Алтмышка барганда да яшь егетләр кебек бит ул, сөбханалла, күз тимәсен.
Әйе, ул – минем өчен үрнәк. Спектакльләрдә биюен беренче күргәч шаккатып утырган идем. Аның эшен дәвам итү миссиясе бар, дип уйлыйм.
Театрда бөтен артист бии инде ул. Әмма мин училищеда укыганда үземне биюче дип таптым. 10 яшемдә диванга басып тилереп биегән видеоларым бар. Бөтен туганнар карап тора иде. Бию энергиясе шуннан башлангандыр. Аны формалаштырырга кирәк иде. Икенче курста сәхнә хәрәкәтләре керә башлагач, биюгә чын-чынлап кызыксыну уянды. Минем ул Майкл Джексоннан башланды. Шуннан китте дә китте... Өйдә видеоларны карап, көзге алдына басып, шул хәрәкәтне ясарга өйрәнә идем. Хәтта «Лунная походка»ны үзем өйрәндем.
Педагогка ихтыяҗ булмадымы?
– Ничек дип әйтим? Кирәк ул барыбер. Нәрсә белән генә шөгыльләнсәң дә, база кирәк. Театр училищесында безгә бию дәресләрен алып барган Раушан абый Шәеховка рәхмәтлемен, сәхнә хәрәкәтен, фехтованиене алып барган Рөстәм Фәтхуллинга рәхмәтлемен – дәрестән тыш та күп нәрсәне өйрәтте. Мастер-классларга да йөрдем. Шул ук «Нәүрүз» форумы кысаларында, мәсәлән, пластика буенча дәресләр була: ГИТИСтан укытучылар килә иде бит инде – аларга йөрдем.
Һәр биюченең үз стиле була. Миңа хәзерге вакытта авторлык хореографиясе якын. Чөнки үз алдыма «Нинди пластика аша фикереңне җиткерә аласың?» дигән сорау куйдым. Биюне үзең уйлап табасың – биюеңдә мәгънә һәм мөнәсәбәтләр бар. Ул бию дә булмаска, ә пластик композиция дә булырга мөмкин. Мин актерның ниндидер мәгънәне, фикерне сүзсез җиткерә алуын яратам. Бу – минем өчен төп этәргеч.
Бездә заманча биюнең төп вәкиле Нурбәк Батулла бит инде. Аның иҗатына мөнәсәбәтең?
Мин Нурбәкне хөрмәт итәм. Без бер проектта – «Печән базарында» театраль-цирк тамашасында – бергә эшләдек тә. Аның энергиясенә сокланам. Менә шундый булырга тиеш ул биюче энергиясе! Табигый булмаган, космос белән берләшкән энергия! Ул үз стихиясендә яши. Минем халык биюләрен яраткан һәм аннан чыга алмаган дусларым да бар. Әмма минем үземә постмодернизмга якын булган заманча бию якынрак.
Син училищедан соң укуыңны дәвам иттеңме?
Театрда 1 ел эшләгәч, Казан дәүләт мәдәният институтына читтән торып укырга кердем. Анысы диплом алу өчен генә инде. Аннары тагын 2 ел ассистентурада режиссурага укып чыктым.
Димәк, син почти тулы хокуклы режиссер – махсус белемең бар.
Бар.
Ә режиссерлык эшең бармы?
Быел миңа туристларны татар-төрки дөньясы белән таныштыра торган проект идеясе белән чыктылар: Иске татар бистәсендә – Мәрҗани мәчетенә якын гына урында тирмә корып спектакль эшләдек. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре белән киңәшеп сценарий яздым, 1 сәгатьлек «Зов предков. Мгновение Ашины» спектакле туды. Анда Кариев һәм Тинчурин театрының яшь артистлары белән 2 состав уйный. Күбрәк русча уйныйбыз, әмма перспективада 2 телдә уйналачак. Татар милли ризыклары, борынгы милли уен кораллары… барысы да бар. Анда барысы да бик затлы, матур эшләнгән.
Бу сезонда «Апуш»лар белән эшлисеңме?
Эшлим. Ике студиядә – «Сәйдәш» белән «Московский»да. «Балалар белән эшләргә авыр», – диләр. Беләм авыр икәнен. Аларны тезеп бастырыр өчен генә дә ярты сәгать китә иде. Ләкин хәзер инде мин аларның һәрберсенә юл таптым. Аларны сүзсез генә дә тынычландыра алам. «Апуш»та хәзер Театр училищесындагы кебек зур дисциплина. Биредә бала кечкенәдән үк тәрбияләнеп үсә. Алар – мине, мин аларны яратам.
Педагог буларак кем сиңа үрнәк? Кем авторитет иде?
Педагог үрнәге? Төрлечә. Каты дисциплина буенча Фәрит Бикчәнтәевтан үрнәк алам – безне бер йодрыкта тота белде. Училищеда укыганда Рәүф абый Нуриев та, ой-ой, тирләребезне чыгарды. Мине укыткан һәр педагогның үз укыту тәртибе бар, һәрберсе үзенчә кызыклы. Артистлар бит инде күзәтергә ярата, безнең төп сыйфат – күзәтү. Күзәтеп, кешеләрнең ниндидер фишкаларын алабыз да сәхнәдә күрсәтәбез. Мин дә укытканда педагогның җыелма образын барлыкка китерәм. Чыбыркы да, перәннек тә кулланыла – анысы да була, монысы да.
Сине безнең татар киноларында күргәнем юк кебек. Кинода төшәргә хыялланасыңмы?
Төшәр дә идем, төшерер дә идем. Мин видеолар төшерергә, гомумән, яратам. Шуның өчен, менә, айфон алдым, бик күп видеокушымталар үзләштердем. Алар аша төрле видеороликлар ясаганым да бар. Бу – миңа бик кызык.
Без бит әле Миләүшә апа Шәйхетдинова белән «Бала-сити»да да актерлык осталыгы дәресен алып барабыз. Мин килгән елны, Яңа елга спектакль әзерләгәнче, балалар белән үзебез өчен кино төшереп карыйк, дип тәкъдим иткән идем. Үзем сценарий язып, төрле локацияләр сайлап, телефонга 70 минутлык кино төшердем. «Бала-сити»да күрсәттек.
Ә кинода төшү өчен вакыт кирәк. Театрда эш бик тыгыз, төп эшебез биредә бит. Мин театрны беренче урынга куям. Читтә ниндидер проектлар булганда театр җитәкчелеге белән килешеп эшлибез.
«Бала-сити» дигәннән, анда байлар укый, чөнки хәйран гына зур суммалы түләве бар. «Блатной» ата-ана белән эшләве ничек? Бай әти-әниләр үзләренең ниндидер дәрәҗәләренә таянып, минем балага тегенди роль бир, мондыйны бир, дип таләп итмиләрме?
Бар. Бар, әлбәттә. Андый ата-ана бөтен мәктәптә була, байлар арасында гына түгел. Әйтик, бер баланың сәләте ул дәрәҗәдә түгел, ләкин бит баланың әнисе башка позициядә. Төп рольләргә куеп карыйсың инде ул баланы, әмма сәхнәдән барысы да күренә. Хәзер минем мондый әйберләргә исем китми. «Минем балам – иң әйбәте, иң яхшысы, иң талантлысы...» – дип уйлаучыларга: «Сезне аңлыйм, ләкин һәр «йолдыз» үз вакыты җиткәч кабына, көтеп торыгыз», – дим. Рольләргә балаларны үзебезчә билгелибез: ничек куябыз – шулай була. Кайсы баланы төп рольдә күрәбез – шул уйнаячак. Без әти-әниләргә үз позициябезне белдердек.
«Шул чордагы кешенең шул пычраклыгын бары тик шулай гына күрсәтергә кирәк иде»
Бая синнән «оялу бетте» дигән сүз ычкынгач, Айдар Җаббаров куйган «Тормышмы бу?» спектакле искә төште. Нәрсә сораячагымны аңладың инде – син анда сәхнәдә шәрә, ягъни, ыштансыз-трусиксыз йөгердең. Ни өчен нәкъ менә син сайландың икән бу рольгә? Айдар ничек аңлатты?
Кызык булды ул. Кече залда репетициядә утырганда, Айдар әйтә: «Безнең кызык кына бер сәхнә бар. Бер артистка шәрә булырга кирәк», – ди. «Әйдә, мин», – дим...
Үзең әйттеңмени?
Әйе. Айдар – курсташ бит. Әйттем. «Ярар, әйдә», – ди. «Сал», – ди. Нәрсәсе бар инде – шалт!
Репетициядәмени?
Әйе инде. Спектакльдә уйныйсы барлык артистлар шунда иде. Бөтенесе – «а-а-а-а-а...» Спектакль вакытында пиджак белән генә каплыйсың – шул гына. Сәнгать корбаннар сорый инде.
Айдар үзе сине күздә тотып сүз башлаганмы икән?
Белмим. Мин үзем беренче булып «мин» дидем.
Ә ни өчен?
Мин яратам стандарт булмаган чишелешләрне, стандарт булмаган гамәлләрне.
Ә әниең? Ул ни диде?
Бернәрсә дә димәде.
Алдан белдеме соң инде? Әллә премьерага килгәч сюрприз булдымы?
Әйтеп куйдым инде: «Әзерлән, шундый-шундый хәл», – дидем. «Ярар, ярар», – диде. Мактады инде.
Салават Зәкиевичка бу ошамаганын беләм. Театрда очратып әйтмәдеме сиңа берәр сүз?
Беләм ошатмаганын. Турыдан-туры үзе әйтмәде. Гәрчә аның белән театрда очрашканда спектакльләр турында күп сөйләшкәнем булса да. Безнең театрның «Әле» проектындагы интервьюсын күрдем. Кызык әйтте ул анда. Ярар, һәр кешенең үз фикере.
Башка әйтүчеләр булдымы соң? Өлкән буын артистлары, бәлки.
Хәтерләмим. Бәлки, булгандыр. Булды шундый вакыт: премьерага 1 көн кала да «Кирәкме бу?» дип икеләнеп тордык. Татар театры бит инде. Стереотиплар бар. Режиссер «кирәк» диде, ул әйткән икән...
Ә синең өчен нәрсәгә кирәк ул – син режиссерга гына ышандыңмы, әллә тәгаен кирәген үзең аңладыңмы?
Гаяз Исхакый язган бит инде. Ул шул чордагы хәлләрне белеп язган. Димәк, шулай күрсәтергә кирәк иде. Шул чордагы кешенең шул пычраклыгын бары тик шулай гына күрсәтеп була. Ул егет шакшы фәхешханәдән кинәт кенә матур киенеп килеп чыга алмый. Аның пычраклыгы шулай атылып күрсәтелергә тиеш. Аның эффекты да шунда.
Бу ролең өчен беркайчан да уңайсызланмадың, һәм ул шулай матур гына бара, әйеме?
Юк. Киресенчә, зур теләк белән уйныйм (рәхәтләнеп көлә. – авт.).
Көтелмәгән булмадымы? Әйтик, тиешледән күбрәк итеп озаграк итеп ачылып торулар. Ябынгычларыңның бөтенләй төшеп китүе...
Булганы бар. Анда бит инде печән эскерте тора. Мин кигән пинжәкнең төймәсе шул печән бәйләнгән җепкә эләкте. Минем 2 секундлык паника: нишләргә, минәйтәм. Каты итеп тарттым да төймәне өздем. Шундый хәл булды.
Иң кызыгы – спектакльне инде 6 ел уйныйбыз, шушы 6 ел эчендә 3 тапкыр минем шушы сәхнәдән соң алкышлар булды һәм «Браво» дип кычкырдылар. Махсус санадым. «Оһо!» минәйтәм. Шулай да була икән! Менә бит! Димәк, дөрес чыкканмын!
Татар театрында беренче чишенгән ир-ат инде син алайса.
Нәрсәдер һәрвакыт беренче булырга тиеш инде.
Сәхнәдә хатын-кызларның чишенүенә ничек карыйсың? «Курчак туе»нда, тамашачыга аркасы белән торып булса да, Нәфисә Хәйруллина чишенгән иде.
Әйе, аркасы белән. Минемчә, бу – сәнгать! Бездә ул кадәр әллә нәрсә юк әле. Мәскәүдә нинди генә спектакльләр бармый! Татар менталитетын күздә тотсак, бездә караш бераз башкачарак. Ләкин күп кеше кабул итә. Минемчә, моны кабул итә белергә генә кирәк. Бу – театр. Режиссер ничек куша – шулай була. Без – актерлар – режиссер куйган бурычларны гына үтибез. Режиссер шулай күрә икән, димәк, шулай булачак.
Син «мин болай күрәм, алай телим, шулай итәм» дип, режиссер белән бәхәскә кереп йөргән актерларны якламыйсың, алайса?
Мин беркайчан да «юк» дип әйтмим. Ничек кушалар – шулай эшлим.
Бая «Мәскәүдәге театрлар» дигән сүз чыкты. Анда эшләсәң, ул театрларда кушылган бөтен нәрсәне дә эшләр идеңме?
Ха, юктыр дип уйлыйм. Юк! Чөнки барыбер ниндидер сәнгать дисциплинасы бар. Рамкалар бар. Ул рамкалардан чыгарга ярамый.
Нәрсәләр сыймый ул синең рамкаларга?
Минемчә, сез күргән кадәресе чик иде инде. Максималь рәвештә иде. Кая тагын?! Өстемәдә пиджак булмаса, рамкадан чыга идем. Пиджакны салмаячак идем. Анысы да бит инде җептә эленеп торган чик иде. Калганы точно ярамый.
«Мин сорарга яратмыйм. Сорарга да өйрәнергә кирәктер»
Синең эшләгән акчаң яшәргә җитәме? Күп эшлисең, җитәдер инде.
Җитә.
Күп эшләгәч, вакыт мәсьәләсе ничегрәк? Ял итәргә вакытың каламы?
Ял көннәрем юк дип әйтергә була. Хәзер «Әлфия» спектакленең репетицияләре бара. Театрда атнага 2 тапкыр сәхнә теле, бию дәресләре бар – театрга киләсең дә биисең, сөйлисең – бу безнең төп эшебез. Хәер, мин эшсез ята да алмыйм, 2-3 көн эшсез булсам, тәнем ватыла, мине тыңламый башлый.
Тик ятканда нәрсә эшлисең?
Төрле видеолар карыйм. Үзем төшергән видеоларны монтажлыйм, шуларны берләштереп, үземә кызык табам.
Китап укыйсыңмы?
Дөресен әйткәндә, сирәк. Вакыт җитми. Җәй көне интернеттан 3-4 китапка заказ бирдем. Болар пластика буенча, психология буенча китаплар – аларны укып чыгасы бар әле.
Ә әдәби китаплар?
Укыйсың инде. Чөнки «Апуш» өчен дә материал эзләргә кирәк. Без бит берничә ай алга таба карап эшлибез. Пьесалар эзлибез, кызыклырак тоелганнарын бер-беребезгә тәкъдим итәбез.
Син әниең белән яшисеңме?
Юк, без яшәгән «Ферма-2»дән театрга йөрүе ерак. Чөнки анда бик күп йортлар төзеп бетерделәр дә, хәзер юлда бөкеләр хасил булды. Сәгать 10га куелган репетициягә театрга килеп җитү өчен 6да торып, 7дән чыгып китәргә кирәк. Шуңа якынрак җирдән фатир арендаладым – үз тормышым белән яшәп карарга булдым. Хәзер театрга 15-20 минутта барып җитәм.
Театрның яңа бинасына зур өметләр баглап көттеңме?
Әйе. Минемчә, бу – зур вакыйга. Барып караган актерлар да шаккатып кайттылар. Без бу бинага күнеккән, ләкин киләчәккә карарга кирәк. Яңа пространство ул яңа формалар бирәчәк. Эшебез дә күбәячәк. Андагы 3-4 сәхнәне тутырырга да кирәк бит әле. Мин үзем өчен бию аудиториясен көтәм инде – чөнки импровизацияләр өчен дә пространство кирәк. Бу хакта күптәннән хыялланам.
«Хыял» дигәннән, үзеңнең пластик моноспектаклеңне чыгарасың килмиме?
Теләр идем. Мин үземә үзем түгел, кемдер куйса әйбәт булыр иде. Шундый тәкъдим булса, мин ачык.
Хо, көтеп утырмакчы берәү.
Ничек дип әйтим? Мин сорарга яратмыйм. Сорарга өйрәнергә дә кирәктер. Сорый белмим. Миңа тәкъдим итәләр дә, мин эшлим. 2024 ел, тфү-тфү, күз тимәсен, минем өчен бик уңышлы булды. Чөнки бик күп проектларда катнаштым. «Печән базарында» театраль цирк программасы көтелмәгән тәкъдим булды. Сценарийда: «Тукай атка атланырга һәм атта очып китәргә тиеш», – дигәнне укыгач, «Нишлисең син, Илгиз абый, минем белән?» – дип куркып калдым.
Ярар, репетицияләргә йөри башладык. Циркта атка беренче мәртәбә атландым. Әле сикертеп чабып (галопом) чыгарга кирәк. «Юк, моны булдыра алмыйм», – дим. Аның үз техникасы бар. Бер карасаң, атта утырып кына торасың, ат чаба, әмма синнән тир ага. Джигитовка артистлары үзләре дә әйтте инде: «Не сможет, үзебез чыгабыз», – диделәр. Цирк артистларының үз продуктларын кешегә бирәселәре килми: «Ул эффектны үзебез ясыйбыз», – дип торалар. Илгиз абый: «Юк, ул үзе эшли», – диде. Башта интектем, әмма куллар күнекте, атка атландым да кушылганны эшләдем.
Атта йөрү ошадымы?
Ошады. Дуслаштык без ул ат белән. Андый зур атны гомердә дә күргәнем юк иде.
Ә моноспектакль темасына килгәндә, беләсезме, мин аңа өлгереп җитмәдем бугай. Алма өлгермәгән кебек. Ләкин фикер бар. Монспектакльме, яки башка төрле пластик спектакльме – хыял бар.
Театрда сиңа җитмәгән әйбер бармы?
Хәзерге вакытта миңа барысы да җитә. Мин үз театрымда үз статусым белән канәгать.
«Безнең тамашачының күбесе көләргә, уйламаска өйрәнгән»
Татар тамашачысы комедия, җиңел тамаша карый, дибез бит инде. Сез укыган һәм артистны үстерә дип саналган дөнья классикасына аның исе китми. Татар артистының Шекспирларны, Чеховларны рәхәтләнеп уйный алмавы өчен татар тамашачысына ачуың килмиме? «Мин сиңа күбрәкне күрсәтә алыр идем, нигә мине шундый образларда күрергә теләмисең?» – дип сүгәсең килмиме?
Ул нәрсә бар инде. Татар классикасын куя башласаң да шул хәл. Тамашачы: «Бу нәрсә соң бу? Бер сүзләре аңлашылмый», – ди. Аңлашылмыйдыр, чөнки анда әдәби тел. Татар классиклары Галиәсгар Камалда, Кәрим Тинчуринда да, рус классиклары Чеховны, Островскийларны алсак та, әдәби тел. Мольер белән Шекспирда бөтенләй шигъри тел.
Проблема телдә дисеңме?
Әйе. Аннары тамашачының тәрбияләнмәгән булуыннан да киләдер. Укыган, белемле тамашачы аңлый, яратып килә. Безнең театр репертуарында Илгиз абый куйган «Ричард III», Фәрит абый куйган «Дон Жуан» бар иде. Боларның үз тамашачысы булды. Бу спектакльләргә 5-6 тапкыр килгән танышларым бар. Аларга ошый классика, ошый! Ә безнең тамашачының күбесе көләргә, уйламаска өйрәнгән. Рәхәтләнеп көлдертсеннәр генә аларны. Ләкин бит театр «не про это» дигәндәй. Театрда төрле жанрлар булырга тиеш – драмасы да, комедиясе дә, мелодрамасы да, музыкаль драмасы да – кабул итәсеңме аларны, кабул итмисеңме – синең эш.
Нишләргә инде комедия карап көләргә генә яраткан тамашачы белән?
Тамашачыга барып җитәргә кирәк, төрлесен карарга кирәклеген аңлатып «достучаться», диимме соң.
Ә син, үзең әйтмешли, нинди спектакль белән «достучаться» итәргә теләр идең? «Эх, шуны карасагыз иде» дип, нәрсә күрсәтер идең?
Интервьюларда әйткәнем булды... Гел шул бер әйберне әйтәм...
Рудольф Нуриевны уйныйсың килүенме? Шулай укыганым бар кебек.
Бәлки... Бәлки... Әйе, Рудольф Нуриев та... Ләкин хәзер «Гамлет» диясем килә. Нишләптер яратам мин ул персонажны.
Тинчурин театры актеры Артем Пискуновка гына тиде инде ул бәхет. «Гамлет»ның соңгы 30-40 елда татар театрында Тинчурин театрыннан башка куелышын белмим.
Гамлетны бирмәсәләр, шул ук пьесадагы Король Клавдийны уйнар идем. Бу хыялга күп еллар инде. Бәлки... Бәлки, ул пластик спектакль була алыр иде. Хәзер спектакльләргә нинди генә интерпретация юк!
Димәк, пластик «Гамлет» ясарсың.
Во! Шуңа барадыр инде ул.
Режиссер эзлисең генә кала алайса. Артур, синең телең шәһәр малае өчен ярыйсы гына әйбәт. Бу – кем тырышлыгыннан килә?
Мәктәптән әйбәт багаж белән килдем. Ә чиста итеп дөрес сөйләшү училищедан башлангандыр. Телне баетып тору өчен гел сөйләшеп торырга кирәк. Шулай иткәндә ирекле сөйләшә аласың, сәхнәгә чыккан саен тәҗрибәң арта. Минем театрда эшләвемә 12нче ел китте. Беренче елларда төрле тапшыруларга чакырсалар, русча уйлый идем. Русча уйлап тәрҗемә итеп җавап бирә идем. Хәзер мин ирекле рәвештә татарча да, русча да фикер йөртә алам.
Сәхнәдә әдәби тел генә яңгырарга тиешме? Әллә заманча спектакльләрдә бик гадиләштерелгән урам теле дә кереп китә аламы?
Әдәби тел миңа бик якын, аның үз мелодикасы, поэзиясе бар. Заманча спектакльләргә килгәндә... «Бию пәрие» спектаклендә мин бер сүз кыстырам. «Прикинь», – дим. Ләкин мин аны алай сөйләшергә ярамавын күрсәтү өчен махсус әйтәм. Матур түгеллеген аңлату өчен әйтәм. Белмим, ул эшлиме-юкмы, ләкин мин бу – ниндидер тәрбия моменты булсын дип әйтәм.
Ә тел мәсьәләсендә драматург ничек яза – шулай сөйләшәбез.
«Камал театрындагы беренче адымнарым «Кара чикмән»дә биюдән башланды»
Хәзер башка театрларда да хореограф буларак спектакльләр чыгара башладың. Яратып эшлисеңме?
Әйе. Башта мастер-класслардан башланды: театр «Биләр форумы»на яки төрле мәктәпләргә мастер-класслар үткәрергә җибәрә иде. Аннары «Бала-сити»га чакырдылар. Аннары – «Сәләт» мәктәбенә. Аннары инде «Апуш»ка чакырдылар. Хәзер «Апуш»ны бик яратам. «Апуш»ка кадәр Ренат Әюпов белән Кариев театрында «Ал җилкәннәр»не чыгарганбыз икән. Ул: «Пластика буенча берәр режиссер тәкъдим итә алмыйсыңмы»? – дип сораган иде...
«Мин үзем», – дидеңме?
«Үзем дә шөгыльләнәм», – дидем. Эшләремне күрсәтүемне сорады. Видеолар күрсәткәч: «Давай, эшлибез», – диде. «Вау», – дидем, чөнки театр артистлары белән эшләп карарга теләгем бар иде. Үзебезнең театр җитәкчелеге рөхсәт бирде, аларга рәхмәтлемен, шулай итеп «Ал җилкәннәр»не, «Тау битендә Сабантуй»ны чыгардык. Зур эшләр! Миңа ошый бу эш.
Артистның физик мөмкинлекләрен күздә тотып куясыңмы биюләрне? Әллә барысыннан да максимумны таләп итәсеңме?
Мөмкинлекләреннән чыгып. «Тәне не тот» булганнарга хәленнән килгәнчә итеп инде, аларның кимчелекләре дә плюс булып күренерлек итеп эшләргә кирәк. Максат шундый. Шулай булганда кызык килеп чыга.
Кариевта куелган «Тау битендә Сабантуй» спектакле ошадымы?» – дип сорамыйм. Анда һәр кеше – режиссер да, драматург та, композитор да, хореограф та үз эшен профессиональ башкарган кебек. Әмма хайваннар Сабантуе идеясен кабул итә алмадым.
Мин анда зур эш башкардым дип уйлыйм. Башыннан финалына кадәр композиция төзедем. Училищеда укыганда да этюдлар өчен хайваннар темасына алынырга ярата идем. «Хайваннар дөньясында» дисклары алып та өйрәнә идем хайваннарны. I курста укыганда актерлык осталында этюд күрсәтергә кирәк. Әле дә истә: имтиханга 3 хайван эләкте – кошачий лемур (сырлы койрыклы маймыл), бурсык һәм чүл хамелеоны (кәлтә еланның бер төре). Хайваннар белән мин дус. Үзем уйнарга да, артистны шул формага кертергә дә яратам.
Хайваннар дигәннән, бер мәгънәсез сорау: квадроберлыкка һәм аларны тәнкыйтьләүгә мөнәсәбәтең?
Ужас! Мин аларның кемнәр булуын яңарак кына белдем. Дөнья кая тәгәри, мәйтәм.
Кемнәр ужас – квадроберлармы, тәнкыйтьләүчеләрме?
Квадроберлар ужас. Хайван булып уйнау өчен сәхнә бар, анысы аклана. Урамда мүкәләп йөрүгә барып җитмәсен инде. Миңа шундый видеолар очрады.
Театр сәхнәсендә нинди хайваннарны уйнаганың булды?
Без әле һаман да Кече залда «Кәҗә белән Сарык»ны уйныйбыз. Мин анда Бүре.
Зур залда «Кара чикмән» дәрәҗәсендәге спектакльләрдә хайваннарны уйнамадың алайса? Равил Шәрәфиев нинди козгын иде анда!
Шикарно! Андый «зурлар» спектаклендә хайваннарны уйнаганым булмады.
Хыяллану өчен сорау: кайсы хайванны уйнар идең ул спектакль яңартылса?
Түзәр (эт исеме. – авт.) турында бөтен кеше хыялланадыр – анысы табигый. I курста укыганда карарга барган идек. Әле дә күз алдымда Ринат абыйның (Ринат Таҗетдинов. – авт.) 60 яшендә мәтәлчекләр атып уйнавы, Равил абыйның (Равил Шәрәфиев. – авт.) «корк-корк» дип йөрүе!
Ләйсән Рәхимованың куяны...
Искиткеч! Андагы бөтен образлар филигрань эшләнгән. Бөтенесе төрле. Әсгать абыйның ишәге гаҗәеп. Андый спектакльдә уйнамасам да, анда бию татыды. Анда бит массовка бии көтү булып. Без анда чикмәннәр киеп көтүче Радик абый (Радик Бариев. – авт.) артынннан барган сарыклар идек. Икенче биюдә эткә әйләнәбез. Аннары бүреләр булдык. Мин ул вакыт II курста идем – Фәрит абый шунда биергә алды. Шулай итеп минем Камал театрындагы беренче адымнарым «Кара чикмән»дә биюдән башланды. Сарык, эт һәм бүре – әйбәт ич. Аннары «Мендәр әкияте»ндә күсене уйнадым. Анысы озак бармады. Җәнлекләр репертуары шулайрак.
Артур, синең социаль челтәрләр белән мөнәсәбәтләрең ни дәрәҗәдә? Шәхсән синең сирәк-мирәк ватсап статусы куюыңны гына күргәлим. Үзең блогер түгел инде, ә блогершага өйләнә алыр идеңме?
Блогер белән тора алмас идем. Мин социаль челтәрләрдә утыргаласам да, үземне төшергән видео елга бер булырга мөмкин. Анда да тамашачыны үзебезнең спектакльгә чакыру өчен генә. «Исәнмесез, ничек хәлләрегез?» – дип, видеога төшеп йөри алмыйм. Миндә андый сәләт юк. Миллион лайклар җыйган кайбер видеоларга: «Мин наданмы соң?» – дип аптырап карыйм. Кеше басып тора һәм бер хәрәкәт ясап куя – шул тренд дип атала. Шулар лайклар җыя.
Блогерлардан башка да кызык булган әйберләр бар интернетта. Чит ил спектакльләрен карыйм. Мәсәлән, Акрам Хан дигән хореографның эшләре ошый. Ул «Нәүрүз» кысаларында булдымы икән, Казанда «Вертикальная дорога» дигән спектаклен күрсәткән иде. Театраль хореографиягә шуннан илһамланган идем.
Хейтерларга мөнәсәбәтең дип тә сорыйм әле. Аларның сүзе «как с гуся вода» булуын бер видеоңнан күрдем күрүен.
«Сезгә җиңел әйтергә! Сез артист урынына, чыгып, шуны үзегез эшләп карагыз әле. Һичьюгы бер хәрәкәтен! Бер сүзен! Аннан соң сөйләшербез», – дияр идем. Диван туздырып утыручы кешеләрне аңламыйм. Хәер, алар да кирәк. Аларсыз да булмый. Алар бит үзләре иҗатка тартылып актер була алмаган кешеләр дә булырга мөмкин. Көнче кешеләр дә бардыр. Ә кайсының характеры шундый. Начар энергияле, каты күзле кешеләр дә була. Залда андыйларның утыруы сәхнәдән дә сизелә ул. Шуңа каты күзләрдән саклану өчен браслетлар киеп йөрим. Нишләптер ышанам мин аларның саклавына. Бер тапкыр сәхнәдә браслет шартлап өзелде. «Бию пәрие» спектакле иде – кинәт кенә шартлады – залда каты күзле кеше булуыннан дип уйладым.
Бәлки, залдагы берәүнең мәхәббәтле күзләре шулай шартлаткандыр.
Юк, андый шартлый торган хисләр кирәкми.
Иң актуаль сорау: бу яшеңә җитеп нишләп өйләнмисең?
Әйе, иң актуаль сорау. Мин аны көнгә әллә ничә ишетәм. Минем йөргән кызым бар, әле өйләнешмәдек кенә. Чөнки матур туй өчен күп акча кирәк. Без ул матур туйны телибез... Тормышта бер генә була торган вакыйга бит инде.