Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артистларның Сабантуйда җырлау бәяләре турында: «Димәк,шул сумманы түләргә риза кеше бар»

news_top_970_100
Артистларның Сабантуйда җырлау бәяләре турында: «Димәк,шул сумманы түләргә риза кеше бар»
"Татар-информ" архивы

«Интертат» артистларның Сабантуйларда чыгыш ясау бәяләрен белешеп, язма әзерләгән иде. Җырчылар куйган бәяләр күп кенә социаль челтәр кулланучыларны гаҗәпкә калдырды. Бу уңайдан кәнәгатьсезлек белдереп калдырылган комментарийлар бихисап булды.

Ә менә алып баручы Айваз Садыйров үзенең Телеграм-каналында артист халкын яклап пост урнаштырган.

«Артистларның акчаларын санау – безнең яраткан эш. Яңа ел, Сабантуйлар алдыннан – аеруча. «Интертат»та бу язмага 99% комментарий калдыручыларның моңа карата фикере билгеле. Әмма...

Бу суммалар никадәр акланган-акланмаган, дигән риторик сорау тукталып тормыйча, берничә фикер:

Артист бу суммадан күпме реаль чыгым киткәнен үзе генә белә. Команда, репертуар, образ һ.б. Мин болай әйтергә яратам: 5 сәгатьтә 150 меңне эшләр өчен артист ярты гомере буе әзерләнә.

Сабантуй – массакүләм бәйрәм. Анда килгән һәр кешегә бүлсәң, кеше башына 100 тәңкә чыгадыр. «Уникс»ка килеп, шул ук артистның 1000 сумга концертын карау – норм. Сабантуйда шартлы 100 сумга – пукан шартлый.

Алар шундый бәя куя икән, димәк, шул сумманы түләргә риза кеше бар! Риза булмаганнар – түләми, в чем проблема? Мин берәүгә дә, «Мерседес» алма, ул кыйммәт, «Лада» да шулай ук йөртә, дип йөрмим (хотя хәзер «Лада» да «не совсем корректный» пример). Аласы килсә – алсын, ул – аның шәхси эше һәм кесә мөмкинлеге.

Мондый акча сорарга җөрьәт иткәннәр һәм аларга шуның кадәр бирергә әзер булган артистлар ике кул бармакларына сыя бездә. Калган 1000е бик сорар иде, аларга моның кадәр түләүче юк.
Кабатлыйм, болары – үз эше, иҗаты, тәҗрибә/хата/маркетинг һ.б. инструментлар белән шул дәрәҗәгә үзләрен җиткергәннәр. Үзләрен ясаганнар. Претензия в чем? Аңламыйм?

Зур Сабантуйларга бюджет дигән әйбер бар, аны алдан билгелиләр. Шуның кысаларында программа әзерләнә. Ул акча барыбер нәрсәгәдер тотылачак. Безнең артистларга эләгә күрмәсен берүк, дисәк тә! Әле тотылмыйча, тотылды, дип тә күрсәтергә күп сорамаска мөмкиннәр.

Кыскасы, мин комментарий язучының 1%ы. Ул 1% керүче бармы монда тагын?» – дип сораган алып баручы.

Пост янында Алсу исемле интернет кулланучы түбәндәге фикерне язып калдырган:
«Мин дә нәкъ шулай уйлыйм! Кичә «ВКонтакте»да күргән идем бу бәяләр белән постны. Анда 99% комментарий – «бу акчаны сыер савучыларга бирегез, ул җырчылар бөтенләй азды, аларны көрәк тоттырып бакчага эшкә чыгарырга кирәк». Ә ул популярлыкны казану өчен ничә еллар бөртекләп җыярга кирәк ул тамашачыны! Башта да, аннан да күпме акча кирәк! Без бит айсбергның астын күрмибез, өстен генә. Популярлык казану гына җитми, аны үстерергә кирәк. Тулы заллар җыйганчы, ай-һай, күпме кәҗә маен чыгарырга кирәк! Ул комментарийларны укыгач, шундый нәтиҗәгә килдем. Бу – безнең ил халкының менталитеты. Бездә гомергә байларны сөймәделәр, сөймиләр һәм сөймәячәкләр дә! Үз тырышлыгы белән эшләп баеганмы ул, юкмы – барыбер», – дип яза ул.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 27 май 2024
    Сирень
    Фонограммагадамы?
  • 27 май 2024
    Исемсез
    позор, бу бишенче сортлы жырчыларны бушка да тынларга ят.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100