Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артистларга клиплар төшерүче видеооператор Фәнис Җиһаншин 35 яшендә вафат

news_top_970_100
Артистларга клиплар төшерүче видеооператор Фәнис Җиһаншин 35 яшендә вафат
Социаль челтәрләр

Күп еллар «Барс-Медиа» компаниясе белән хезмәттәшлек иткән, бик күп артистларның клипларын, концертларын төшергән видеооператор Фәнис Җиһаншин вафат булган. Аның гомере реанимациядә өзелгән. Авыр хәбәр белән социаль челтәрләрдә Фәниснең иҗатташ дуслары уртаклаша.

«Хуш, Фәнис! Безнең бик күп концертларыбызда видеооператор буларак катнашкан Фәнис Җиһаншин вафат. Аңа нибары 35 яшь иде.

Фәнис белән эшләү рәхәт, җиңел булды. Тыйнак, эш сөючән, итәгатьле татар егете иде. Рәхмәт сиңа… Урының оҗмахта булсын», – дип яза продюсер Рифат Фәттахов. 

Камал театры артисты Илнур Закиров: «Фәнис дус китте», – дигән авыр хәбәрне ишеткәч… Никтер шушы шигырь килде башыма. Урының җәннәттә булсын, Фәнис», – дип дустына шигырь багышлаган. 

Фәниснең башында яман шеш табуларын хәбәр иткән идек. Фәнисне якыннан белгән артистлар аңа ярдәм җыю да оештырдылар.  

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100