Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артистларга клиплар төшерүче видеооператор Фәнис Җиһаншин авыр хәлдә

Фәнис Җиһаншинның баш миендә начар чир тапканнар.

news_top_970_100
Артистларга клиплар төшерүче видеооператор Фәнис Җиһаншин авыр хәлдә

Күп еллар «Барс-Медиа» компаниясе белән хезмәттәшлек иткән, бик күп артистларның клипларын, концертларын  төшергән видеооператор Фәнис Җиһаншин авыр хәлдә. Бу хакта Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова социаль челтәрләрдә чаң кага.

Фәниснең баш миендә начар чир тапканнар. Казанда операция ясаудан баш тартканнар, бөтен өмет Мәскәүдә. Тик диагностика ясау өчен күп чыгымнар кирәк. Шуңа финанс яктан ярдәм сорап, Фәнсинең туганнары халыкка мөрәҗәгать иткәннәр. 

«Фәнисне белүчеләр, изгелек кылырга теләүчеләр, зинһар, читтә калмагыз! Яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын! Тормыш иптәшенең телефоны 8-937-288-75-70. Номер карта номерына беркетелгән», – диелә хәбәрдә. 

«Фәнис белән күп еллар Камал театрында бергә эшләдек. Чиста күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел егетебез безнең! Читтә калмагызчы, ярдәм итик. Тамчыдан күл җыела», – дип яза Люция Хәмитова да, ярдәм сорап. 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 апрель 2023
    Исемсез
    Аллахе тэгалэ ярдэменнэн ташламасын. Туземлек, сабырлык телим. Тамчыдан кул жыела дилэр, тырышырга кирэк.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100