Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сабантуй кызыклары: «Тямаев катыктан акча эзли, Сәфәрова тун киеп чаба, Баһ чаңгы шуа»

news_top_970_100

Узган ялларда республикабызның авыл-районнарында гөрләп Сабантуйлар узып китте. Социаль челтәрләрдәге сәхифәләрен карагач, алып баручы, җырчыларның да бу көннәрдә кызу урак өсте булуы аңлашыла.

Татар эстрадасының күп кенә артистлары бер үк көнне берничә бәйрәмдә чыгыш ясарга җитешкән. Җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова Яшел Үзән Сабан туеннан Азнакайдагы бәйрәмгә тиз арада барып җитәргә кирәк булу сәбәпле, вертолет белән очкан. Раяз Фасыйхов та бер бәйрәмнән икенчесенә вертолетка утырып җилдергән. Артистларның барысын да кадерләп каршы алганнар, сый-хөрмәт күрсәткәннәр. Җырчылар да халыкка бәйрәм кәефе бүләк итеп, дәртле чыгышлары белән беррәттән, милли уеннарда да катнашканнар.

Мамадыш районы Түбән Яке авылы Сабан туенда Гүзәл Идрисова белән Илназ Баһ һәм Айгөл-Ришат Шәйхетдиновлар чаңгы киеп чапканнар. «Көн салкынча булгач, уеннарда катнашып җылындык. Шәп бәйрәм булды», - дип язып, Гүзәл видеоны шәхси сәхифәсенә урнаштырган. Иң кызыгы - Илназ Айгөл, ә Гүзәл Ришат белән парлашып, бер-берсе белән ярышкан.

Юмор остасы Рамил Шәрәпов Мамадыш районы Тулбай авылы Сабан туен «кыздырган». Бу авылда да чирәмдә чаңгы шуып ярышканнар. Тик биредә аякларына чаңгы урынына такта кигәннәр. Рамил исә алдатмаган, ике хатын-кыз уртасына кереп баскан да: «Әйдә, апа газуй», - дип куәтләп кенә торган.

Тамада Илмир Ямалов алып барган Минзәлә районы Тулбай авылы Сабан туена җырларга Фирдүс Тямаевны чакырганнар. Кайда Фирдүс - шунда уш китмәле кызык булуы беркемгә дә сер түгел. Тик бу бәйрәмдә Фирдүс барысын да уздырган, хәтта артыгын кыланган.

Башта Илмир Фирдүсне катыктан акча эзләү уенында катнашырга ризалаштыра. Ләкин хәйләкәр җырчы уенны башлаган булып кылана да, Илмирның башын катыклы суга батырып ала, соңыннан исә ул суны алып баручының башына әйләндереп каплый. Илмир да аптырап калмый, икенче табактагы катык белән Фирдүснең үзен коендыра. Аннары катыклы табакларны сулы чиләкләр алыштыра. Кыскасы, Тулбай Сабан туе бик «эссе» узган.  Бу «юләрләнүләрен» кызыкка алып, Илмир белән Фирдүс үпкәләшмичә генә саубуллашканнардыр дип өметләнәбез.

Саба районы Явлаштау авылы Сабан туен Рәдиф Әхмәдиев белән Гөлназ Сәфәрова алып барган. Интернетта аларның башларына бүрек, аякларына итек, өсләренә тун киеп чапкан видеолары таралды. «Бик дөрес киенгәнсез», «Бездәге һава торышына менә шундый киемнәр генә бара», - дип куәтләгән аларны тамашачы.

Әтнә районы Күәм авылында Илсөя Бәдретдинованың кул көрәштерүе, төркеме белән капчык киеп йөгерүләре һәм аркан тартышулары турында язган идек.

Халык бик күп җыелганга, күрмәсләр дип борчылдымы икән, Балтач районы Алан авылына кунакка килгән Әнвәр Нургалипиев яңа ысул тапкан - будка түбәсенә менеп җырлаган.

Җырчы ИлГәрәйне исә бер авылда хатын-кызлар уратып алып, җибәрмичә аптыраткан. Икенче бәйрәмгә ашыккан ИлГәрәйгә һич кенә дә машинасына утырырга ирек бирмәгән авылның чая апалары.

Әнә шундый күңелле мизгелләргә бай булган быелгы Сабантуйлар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100