Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова Сабан туенда капчык киеп йөгерде, кул көрәштерде, аркан тартты - видео

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова Сабан туенда капчык киеп йөгерде, кул көрәштерде, аркан тартты - видео
Гөлүзә Василова

Әтнә районының Күәм авылында Илсөя Бәдретдинова һәм аның төркеме Сабантуй сәхнәсен гөрләтте.  Кечкенә генә авылда бәйрәм мәйданына халык күп җыелган иде. Күрәсең «ИБ бандасы» төркеме килүе халыкны җәлеп иткән.

Илсөя Бәдретдинова аны яратып тыңлаучы тамашачыларга таныш булган җырларын бүләк итте, олысы-көчесе аңа кушылып биеде.

«Сезнең авылдан бүген ике аю алып кайтып китәм», – диде ул бүләк иткән уенчык йомшак аюны күтәреп.

«Хәзер берничә җыр башкарам да, нормальный кием киям дә рәхәтләнеп уеннарда катнашам», – диде ул озын күлмәгенә ишарәләп.

«ИБ бандасы» егетләре сәхнә кыздырган арада Илсөя Бәдретдинова спорт киемнәрен киеп тә чыкты.

Беренче ярыш – капчык киеп йөгерү булды. Җырчы төркеме белән бергә капчык киеп мәйдан тирәли әйләнергә тиеш иде. Әмма алар мәйданның яртысында туктап калдылар, кызурак йөгерделәр, ахры. 

«Ашыкмыйча ял итеп йөгерәбез. Әйе, шулай туктап хәл алып, чәй дә эчеп алсагыз була әле», – дип шаяртты бәйрәмне алып баручы Илшат Вакказов.

Шул вакытта җырчының төркемендәге биюче егет үз капчыгын салып атты да, капчык кигән Илсөяне финишка күтәреп китереп җиткерде.

«Менә кемнең синең төркемдә эшләвен дәвам итәсе килә. Син аңладыңмы инде? – диде алып баручы.

Илсөя Бәдретдинова сердәшчесе, дусты, «Болгар» радиосы алып баручысы Айгөл Хәйруллина белән кул көрәштерде. Сул кул, уң кул белән дә җырчы җиңде. Җырчының җанатарлары бик тырышты инде, хәтта бер абзый Илсөянең аягын «дөрес итеп» өстәл аягына терәп куйды. Бу хәлне алып баручы күреп тә алды. «Әнә анда бер абзый Илсөя Бәдретдинованың аягын үбеп маташа», – дип шаяртты.

Илсөяне бүләкләргә онытып җибәрделәр бугай. «Кайда миңа кулъяулык, сабын, беркем дә кими торган спецодежда», - дип шаяртты җырчы.

Аннары «ИБ бандасы» төркеме Әтнә ир-атлары һәм хатын-кызлары белән аркан тартырга чыкты. Артистлар белән әтнәлеләр хәйран тартышты. Сабантуй караучы ханымнарның түземлеге җитмәде. Алар йөгереп чыгып, артистлар төркеменә аркан тартырга булышты.

«Артистлар җиңгәнче уйныйбыз. Сез аларны ашап кына ята дип уйламагыз. Әйдә! Җибәрмә! Әйдә! Җибәрә! Тотыгыз! Бирешмә!» – дип кыздырып торды Илшат Вакказов.

Әтнәлеләр кунакларга юл биреп җиңелде. «Җиңелә белү – үзе бер җиңү. Егетләр, рәхмәт сезгә», – диде җор телле алып баручы.

Артистлар катнашындагы уеннар мәйдандагы халыкны «кыздырып» җибәрде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 июнь 2022
    Исемсез
    Молодцы
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100