Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артистлар һәм блогерлар Яңа елның озын ялларын ничек үткәрәчәк?

Яңа елны да уздырып җибәрдек. Алда ун көн ял, җәмәгать, ун көн! Шул хәтле ял турында уйлау белән үк баш әйләнә башлый.  Бәйрәм көннәренә кемнең, нинди планнар? Ун көн ял итү артык күп тоелмыймы? Блогерлар һәм җырчылардан шул турыда сораштык. 

news_top_970_100
Артистлар һәм блогерлар Яңа елның озын ялларын ничек үткәрәчәк?

«Ун көн ял күп түгел, элек озаграк ял итә идек»

Җырчы Азат Абитов:

Элек ул Яңа ел бәйрәмнәре күбрәк тә була иде бит әле. Минем туган көнем 14 гыйнварда. Шул вакытка кадәр ял ителә иде дип хәтерлим. Шуңа күрә ун көн минем өчен артык күп түгел. 

Бәйрәмне Казанда каршылаганнан соң ике як авылга да кайтып, якыннарыбызны котлап килүне планлаштырып торабыз. Ә инде 5-9 гыйнвар көннәрендә минем уку башлана. Үземне үстерү буенча (саморазвитие) курсларга язылган идем. 

Яңа ел бәйрәмнәрендә азрак ял итеп, телевизор карап, өйдә дә торасы килә. Мөмкинлек чыкса, «Один дома», «Ирония судьбы» фильмнарын карар идем. Аларны Яңа ел бәйрәмнәрендә интернеттан түгел, нәкъ менә рекламаларга бүленә-бүленә телевизордан каравы кызык, — ди Азат.

«Сыерларның ялы булмагач, безнеке дә юк»

Сыер савучы-блогер Тәнзилә Идиятуллина:

Безнең Яңа ел бәйрәмнәре эштә узачак. Колхозда эшлим бит мин. Сыерларның ялы юк, шуңа күрә безнеке дә юк. 31е көнне беренче смена, 1се төнге сменага барам. Безнең өчен Яңа ел бәйрәмнәре гадәттәгечә узачак. Әллә нинди зур планнарым юк, — диде Тәнзилә апа. 

«Яңа ел бәйрәмнәрендә туган көнемне уздырачакмын»

Җырчы Алия Карачурина: 

Ун көн ял артык күп, әлбәттә. Әле мин ул озын яллардан мәктәптә укыган вакытта ук алҗый, тизрәк укырга барасы килә башлый иде. Хәзер дә менә тизрәк концертлар башлансын иде дип теләп йөрим. 

Яңа елны әти-әниләр, туганнарым белән каршыладым. Тиздән туган көнем якынлаша, берничә көн әти-әни янында ял иткәч, Казанга барып, туган көнемне бәйрәм итәчәкбез. 

13 гыйнвардан бик җаваплы Казан концертларыбыз башланып китә. Шуңа күрә озак ял итеп итеп йөреп булмас — концертларга әзерлекне башларга кирәк булыр. 

Мин Яңа ел вакытында "Гарри Поттер" фильмнарын карарга яратам. Шул традицияне бозмыйча, аларны карарга дип уйлап торам. Укыйсы китапларым да бар, әмма соңгы вакытта аларга вакыт җиткереп булмый, - ди Алия. 

«Яңа елны авылда каршы алдык»

Җырчы Рөстәм Галиев: 

Яңа ел бәйрәмнәре безнең өчен ашап-эчеп, тик ята торган яллар түгел. Алдан килешенгән чараларыбыз күп, шуларда чыгышлар ясаячабыз. Эш күп, шул күп булганы өчен дә Аллаһка шөкер дип торабыз. 

Яңа ел алдыннан кызыбызга балалар бакчасында җил чәчәге авыруы йогып кайтты да, бөтен планнарны бала файдасына үзгәртергә туры килде. Яңа елны Ләйләнең туган авылында каршы алдык. Бик күп еллар Яңа ел каршыларга авылга кайткан юк иде инде, — диде җырчы. 

«Мунчага бик исем китми»

Блогер Илназ Габидуллин: 

Гаиләмне алып Яңа ел каршыларга минем туган авылым Кукмара районы Вахит авылына кайттым. Сүлпән, ялкау ял көтелми. Чөнки безнең авылда бәйрәм чорында ел саен төрле уеннар, бәйгеләр оештырыла. Авылыбыз икегә бүленгән. Югары оч белән Түбән оч бер-берсенә каршы итекле хоккей, таудан чана шуу ярышлары үткәрә. Волейбол турниры да көтелә. Авыл халкы пылаулар, коймаклар пешереп, бер-берсе белән аралаша, бәйрәмне шул рәвешле дәвам итә.  

Ә инде мунчалар кереп, кырын ятып ял итүләргә бик исем китми. Кызуны да яратмыйм. Яңа елда күрсәтелә торган кинолар каралыр инде. 

Ун көн миңа бер дә артык тоелмый. Әле күбрәк тә булсын иде. Ялның кайчан артык булганы бар, — дип сөйләде Илназ. 

«Яңа елдан соң өч көн беркая бармаячакмын»

Җырчы, алып баручы Мөнир Рахмаев: 

Артист халкы озак ял итәргә яратмый бит ул. Мин дә 1, 2, 3се генә ял итәм дә, кабат яңадан эшкә керешәм. Юбилей, банкет күренеп тора, кабат районнар буйлап урам концертлары оештырып йөриячәкбез. Кыш бабай, Кар кызы, аниматорлар белән алты көн төрле районнарда булачакбыз. 

 Декабрь аенда бер көн ял итмичә корпоративлар, бәйрәмнәр уздырдым. Шундый тормыш инде, нишләтәсең. Эшне яратам, шуңа күрә эштә ял итәбез дип әйтергә була. 

Әмма Яңа елдан соң өч көн беркая да бармаячакмын. Йоклыйм, салатлар, тавык,. шашлыклар ашыйм. Кар көрим. Әлбәттә, якыннарымны, туганнарымны бәйрәм белән котлаячакмын. 

Яңа ел төнендә Мөслимдә эшләдем. Яңа елны сәхнәдә хезмәттәшләрем белән каршы алырга туры килде, — дип сөйләде Мөнир.

«Татарча концертлар карамыйм, анда карар кеше юк»

Җырчы Әлфинә Әзһәмова: 

Ун көн ял бер дә артык күп тоелмый. Үтә дә китә алар. Чыршы бәйрәмнәренә, кунакларга барабыз. Ул вакыт эчендә планлаштырган эшләрне эшләп өлгерсәң дә бик әйбәт. 

5 гыйнварда менә Мәскәүгә китәргә кирәк. Анда өч көн рәттән банкетлар планлаштырылган. Шуңа күрә безгә ун көн үк ял эләкми ул.

Минем үземә бу бәйрәм көннәрен гаиләм, балалар белән уздыру бк ошый. Ял белән эшне бергә аралаштыргач бик рәхәт. Гел исәр кеше кебек эшләп кенә йөрергә дә ярамый. Айлар буе ял итеп яту да кешене ялкауга әйләндерә.

Телевизорга исем китми, музыкаль тапшырулар, артистлар, җырчылар мине кызыксындырмый. Анда хәзер карар кеше дә юк. Алар хәтле генә мин дә җырлыйм. Күбесе читтән килгән, акча түләп төшкән кешеләр. Кайберләренең исемнәрен дә белмим. Миңа да фәлән сум акча түләсәгез, катнаштырабыз дип шалтыратканнар иде. «Кирәкми, мине болай да беләләр, — дидем. 

Яңа елда Беренче каналны карыйм. Аларның, ичмасам, сыйфат дәрәҗәсе югары. 80 еллар дискотекасын яратам, шул вакыттагы артистларга кушылып җырлап үскән буын бит без. 

Шатлык-куанычларың булса, якыннарың сау-сәламәт булса, ул бәйрәм яллары бик рәхәт кенә алар. Башкалар кебек аны планлаштырам, моны эшлим дип мактана торган әйберләрем юк. 2021 елда борчуларым күп булды. Шундый кайгылар килмәсен беребезнең дә башына. 

Халык мине таныткан җырларымны һаман да ярата. Шул «Төнге урам», Онытмаган» җырларының гомере озын булганына шаккатам һәм бик сөенәм. Хәзерге җырларның күбесе бер сезонлык кына, ә боларны җырлый башлау белән кешенең хатирәләре яңара. Шунда ук торып басып бии башлыйлар, — дип сөйләде Әлфинә Әзһәмова.

«Ун көн ял итәрлек эшләмәдек әле»

Җырчы Айгөл Шәйхетдинова:

Озын яллар балалар өчен әйбәт, ә олы кешеләр өчен артык күп. Унар көн ял итәрлек эшләмәдек бит әле (көлә). Бик ошап бетми миңа бу яллар. 3-4 хәтле ял итү ярар инде ул. Эшли алганда, мөмкинлек, сәламәтлек булганда, эшләргә кирәк. 

Яңа ел бәйрәмнәрендә өйдә булачакбыз. Бу гаилә бәйрәме бит инде. 1се көнне мунчага барырбыз, кабат кем чакыра шуңа кунакка йөрербез дип торабыз. Яңа кинолар чыккан, балаларны да алып, карап кайтырга кирәк булыр.

Әти-әниләрне котларга авылга кайтып, анда мунчалар кереп килү дә планга кертелгән, — диде Айгөл. 

«Бу яллардан соң эшләү теләге бөтенләй юкка чыгарга мөмкин»

Блогер, алып баручы Айдар Габидуллин:

Ун көн ял бик күп ул. Чөнки кешегә ял көннәре һәм отпусктан тыш ун көн бирәсең икән, аның эшләү теләге бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Бу бәйрәмнәрдән соң эшкә кереп китәргә бик авыр. Аннан соң безнең халык бит ул бәйрәмнәрне төрлечә уздыра. Күбесе күпләп майлы ризыклар, эчемлекләр куллана. Шуннан соң гадәти режимга кереп китүе бик кыен булуы гаҗәп түгел. Безнең халык үзен рамкада тота белми. Бер илдә дә юк мондый нәрсә. 4 көн ял булса, шул җитә. 

Беренче көнне өйдә торып, бөтен совет киноларын карап бетерербез дип торам. Кабат авылга кайтып, Яңа елны туганнар белән бәйрәм итәчәкбез. Берничә көннән Казанга китәбез, эш башлана, — диде Айдар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100