Артистлар кара көчләр турында: «Өйдә кемдер дөп-дөп басып йөри. Утларны яндыра, сүндерә»
Фирдүс Тямаевны балачакта ызба иясе куркыта торган булган, Гөлнара Тимерҗанова юлда сәер ак киемле бабайны утырткан, Айгөл Шәйхетдинова шайтан белән күзгә-күз очрашкан. Ә сез кара көчләр, җен-пәриләр, йорт ияләре барлыгына ышанасызмы? «Интертат» шул хакта сораштырды.
Балачакта әби-бабайлардан җен-пәриләр, шайтан, йорт ияләре, убыр-албастылар турында ниләр генә ишетмәгән инде без. Интернет, телефон белән бозылмаган бала-чагага шул имеш-мимешләрдән дә көчлерәк тәэсир иткән әйбер булдымы икән ул?
«Имеш-мимеш» дисәк тә, мистик күренешләргә юлыккан, күзгә чалынмыйлар, дип саналган җен-пәриләрне күргән (сизгән, ишеткән) кешеләр бик күп. Хәзерге заманда бу турыда сөйләшергә генә артык яратмыйлар.
«Интертат» бу темага популяр шәхесләр арасында сорашу уздырды. Аларга: «Кара көчләр, җен-пәриләр, йорт ияләре барлыгына ышанасызмы? Очратканыгыз юкмы?» – дип сорау бирдек. Иң кызык дип санаган җавапларны сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.
Бәлки, укучыларыбыз арасында да сәер хәлләргә тап булган, ят җан ияләре белән күзгә-күз очрашкан кешеләр бардыр, язып җибәрегез.
«Өйдә кемдер дөп-дөп басып йөри. Утларны бер яндыра, бер сүндерә»
Җырчы Ризат Рамазанов, шәхсән күргәне булмаса да, җен-пәриләргә ышана.
Ышанам, бик күп кеше сөйли бит бу турыда. Чаллыда минем әнинең Зөлфирә дигән якын дусты яши. Тормыш иптәше күптән вафат инде. Кызы Казанда укыганда, Зөлфирә апа укучы малае белән генә яшәде. «КамАЗ» заводында эшли иде ул, эшкә һәр көнне иртә таңнан чыгып китә икән. Берсендә моңа малае: «Әни, син киткәч, безнең өйдә кемдер дөп-дөп басып йөри. Утларны бер яндыра, бер сүндерә», – ди икән. Балага ышанмаганнар инде.
Ә менә малаен авылда калдырып килеп, үзе генә кунган төндә Зөлфирә апа улының хаклы булуын аңлаган. Төнлә йокларга яткач, моны буа башлаганнар, утларны яндырганнар. Зөлфирә апа бик нык курыккан. Икенче көнне мулла чакыртып, фатирга догалар укыткан. Мулла моңа янәшәсенә энәләр, пычаклар куеп йокларга, балкон ишеген ачык калдырмаска кушкан. Ләкин төнлә эссе булган да, Зөлфирә апа тагын, торып, балкон ишеген ачкан. Бу нәрсә тагын кергән, тагын буган.
Шуннан тикшерә башлаганнар. Баксаң, күрше фатирда 1 ай инде бер кешенең мәете яткан икән. Шуның җаны кереп, Зөлфирә апаны бимазалап, куркытып йөргән.
Болай үземнең күргәнем юк. Хайп өчен генә алдалыйсым килми. «Җен-пәридән түгел, тере кешедән курык», – дип өйрәттеләр бит инде безне кечкенәдән. Ләкин кешеләр сөйләгәнне тыңлаганнан соң уйландыра башлый, шүрләтә.
Йорт иясенә ышанабыз. 1 бүлмәледән 3 бүлмәле фатирга күченгәндә: «Әйдә, киттек», – дип, йорт иясен ияртеп алып киттек. Аллаһга шөкер, йортларыбыз тыныч, – ди Ризат.
«Машина бара, аның алдыннан бер кыз бала күләгәсе чаба…»
Җырчы Нурзадә әби-бабайлардан ишеткән хикәятләрен, аларның җен-пәри турындагы сүзләрен искә төшереп, моны «куркыту түгел, тәрбия чарасы булган» дип атады.
Элек әбиләр: «Аягыңны селкетеп утырсаң, җен килә», – дип әйтәләр иде бит. Беркөнне авыл мунчасында рәхәтләнеп аякны селкетеп утыра идем, шул искә төште әле (көлә). «Суның өстен ачык калдырырга ярамый», – дип тә әйтә торганнар иде. Бер яктан карасаң, бу – куркыту түгел, балачакта үзенә күрә бер тәрбия чарасы булган инде. «Ризыкның өстен ачык калдырсаң шайтан ялап китә» дигәнен алсак та, белми сөйләмәгәннәр. Чыннан да ризык өстенә чебен кунарга, чүп төшәргә мөмкин бит инде.
Мин аның ише әйберләргә бик ышанып бетмим. Күп вакыт мунчага концертлардан соң төнлә генә керергә туры килә дә: «Нигә син төнлә керәсең ул мунчага, керергә ярамый, җен килә», – диләр миңа. «Җеннәр үзләре миннән куркалар. Минем каты чабынуга чыдый алмый алар», – дип рәхәтләнеп көләм генә.
Ә менә йорт иясе бардыр дип уйлыйм. Ни өчен дигәндә, мәчем исән вакытта, аның тик торганда чабулап китүен, кем беләндер уйнагандай уйнап йөри башлавын күреп сәерсенә идем.
Аннан кайвакыт берәр әйберне таба алмыйча интегәсең. «Менә шунда гына куйган идем, нигә күрсәтмисең син аны миңа? Әйдә, күрсәт әле», – дигәч, шалт итеп, күз алдында булып чыга.
Син сораша башлагач, тагын бер очрак искә төште. Бу куркыныч күренешне безнең күрше авыл егетләре видеога төшергән иде. Ул видеоязма минем телефонда да бар иде, телефонны алыштырган вакытта югалды.
Егетләр видеоны төнлә машина эченнән төшергәннәр. Фара яктысында машина алдыннан чабучы бер кыз бала күләгәсе күренә… Ул вакытта күрше авылда бер бала асылынып үлде. Кеше, шуның өрәге йөри икән, дип сөйләшә иде. Бу шәүләнең дә кыз бала шәүләсе икәне ярылып ята – чәче икегә тарап үрелгән, бантигы да бар...
Узган ел мин гастрольдә чакта, йортның уртак чатында: «Кем анда бу вакытта җиһаз күчерә?» – дип яза башладылар. Икенче көнне дә шул ук хәл кабатланды. «Нигә көн саен җиһаз күчерәсез соң сез?» – дип аптырашты берничә гаилә. Иң кызыгы – беркем дә җавап бирми һәм бу тавышларны берничә гаилә генә ишетә. «Әллә безнең йортның иясе бармы икән. Аңа тәмле ризык куярга кирәк, тавышланмасын», – дип көлешкән идек.
«Мин аның өебездә яшәгәнен белә идем инде...»
Җырчы Айгөл Шәйхетдинова сөйләгәннәрдән каз тәннәре чыкты. Шайтан образын тулысынча күз алдына китердем.
Мин ышанам, чөнки үземнең дә берсен күргәнем бар (көлә). Дин буенча аның исеме бер генә. Җен-пәри, өрәк түгел, шайтан дибез инде без аны.
Мин аның өебездә яшәгәнен белә идем инде. Болай безгә зыяны тимәде, ләкин чит-ят тавышлар ишеткәләгәнебез булды. Каядыр карап утырганда, күз кырыена ниндидер шәүлә дә күренеп киткәли иде. Кладовкабыз йокы бүлмәсе янында. Мин аны шунда яшидер дип шикләнә идем. Берсендә ачыктан-ачык күрдем.
Әле икенче баламны тапмаган идем. Улым Рәсимгә 2 яшьләр булдымы икән. Берара бик нык бөерләрем авыртты минем, температурам 39-40ка күтәрелде. Йокы бүлмәсендә ятам шулай бөтен тәнем кызышып, бүлмәнең ишеге ачык. Күземне ачсам, шул ишек турында басып тора. Кап-кара үзе, Боярскийныкы кебек кара эшләпәләр кигән. «Шайтан кара эшләпәдән була икән», – дигәнне болай да әллә ничә кешедән ишеткәнем бар иде. Миңа туп-туры карап торды-торды да, мин бисмилламны укый башлагач, юкка чыкты.
Кабат ул фатирда яшәргә курыкмадыгызмы?
Догалар белгәнгә күрә курыкмадым. Чөнки «бисмилләхир-рахманир-рахим» гарәпчәдән «шайтаннан Аллаһы Тәгалә куенына сыенам» дигән сүз. (Бу сүзтезмә «Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән» дип тәрҗемә ителә – «Интертат»). Шуны әйтеп, син шайтанны богаулап, алып бәрәсең. Шуңа күрә андый очракларда һәрвакыт бисмилла әйтергә кирәк. Шайтанга үзең белән идарә итәргә, үз өстеңнән хакимлек бирергә ярамый. Бөтен чирләр, авыру, начарлык – шул шайтанныкы. Аның миссиясе – кешелекне бетерү яки куркытып яшәү. Аннан өстен булырга кирәк.
«Курыкканга куш күренә»
Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова:
Күргәнем булмаса да, параллель тормыш, ниндидер кара көчләр барлыгына ышанам. Курыкканга куш күренә, дигәндәй, әле күптән түгел бер кызык хәлгә юлыккан идек. Ул кичтә күршебезнең өйдә юк икәнлеген белә идек.
Карыйбыз, тәрәзәләреннән фатир эчендә ниндидер шәүлә йөргән кебек күренә, ак озын халаты белән тәрәзә турысында да басып тора. Кем булырга мөмкин, дип куркып, йорт хуҗасына шалтыраттык. Фатирына әнисе килгән булган икән, шулай утны кабызмыйча гына әнисе йөргән, – дип көлде ул.
«Юл кырыенда ап-актан киенгән, ак сакаллы бер бабай басып тора»
Җырчы Гөлнара Тимерҗанованың юлына сәер ак бабай очраган.
Башкортстанга концерт белән барганда, бик сәер хәлгә юлыккан идем. Руль артында үзем. Карасам, юл кырыенда ап-актан киенгән, ак сакаллы, түбәтәйгә охшаган баш киеме кигән бер бабай басып тора. Кул күтәрә. Мин – ярдәмчел кеше, урыным булганда мөсафирларны утырта торган гадәтем бар. Мине моның өчен: «Үзең турында уйламыйсың, кем туры килмәс», – дип ачуланалар да инде. Ә бу бабай матур, ап-актан киенгән. «Кызым, миңа шул-шул авылга кадәр барырга кирәк, шунда-шунда төшереп калдырырсың», – ди. Үзе кояшлы, шундый ягымлы, татарча сөйләшә. «Син – җырчы», – ди бу миңа. «Әйе, мин – җырчы, бабай», – дим. «Исемең кем әле?» – ди. «Гөлнара Тимерҗанова, Татарстанның атказанган артисты. Мин үзем дә Башкортстанның Борай районыннан», – дим. Миңа уңышлар, иҗатымның гөрләп баруын теләде. Озак кына барсак та, ул чакта миңа вакыт бик тиз узган кебек тоелды. Әле кирәк урынына барып та җитмәдек: «Мине монда төшереп калдыр, кызым», – ди. Төшереп калдырдым да борылып карадым. Ышанасыңмы, бабай шул машинадан төшеп калган мизгелдә юкка чыкты…
Кешеләрне Аллаһы Тәгалә сынап карый, диләр бит. Бәлки, кемдер булышмас, кул селтәп китәр иде. Мине шулай сынап каравы булгандыр Ходайның. Чөнки ниндидер төш кебек булды ул. Еллар узган саен торып-торып искә төшерәм бу хәлне.
Болай кара көчләр белән очрашканым юк. Бастырылуларым гына була. Йорт хуҗаларының барлыгын беләм. Кайтып керү белән: «Исәннәрмесез, җаныкайларым, ниләр эшләдегез, нәрсәләр күрдегез?» – дип сорашам. Кая да булса киткәндә дә: «Йортыбызны саклагыз», – дип чыгып китәм.
«Ызба иясе шулай күренеп куркыта торган иде сине»
Җырчы Фирдүс Тямаевны кечкенә чакта йорт иясе куркыта торган булган.
Кечкенә чагымда бакчага йөрергә яратмадым. Илтсәләр дә качып кайта идем. Шуңа әниләр мине кайбер көннәрдә өйдә калдырып эшкә китәләр иде. Әни эшкә иртәнге 4тә китә дә, шул 8-9ларга кайтып җитә. Ул кайтканчы уянган көннәрдә, мин тәрәзәдән сикереп төшеп, куфайкалар түшәп, өй астында качып ята торган булганмын. Әниләр моңа бик аптыраган инде. «Нәрсәдән качасың соң син?» – дигәч: «Мич башыннан бабай чыга», – дим икән. «Ызба иясе шулай күренеп куркыта торган иде сине», – дип искә ала әни. Үзем хәтерләмим.
Бу дөньяда яхшы һәм начар кешләр булган кебек үк, параллель тормышта яшәүче яхшы һәм начар җан ияләре бардыр ул. Мин аларга ышанам. Начар кешеләрне, авыр атмосфераны бик тиз тоям. Сәхнәгә догалар укып, үземне эчтән әзерләп чыкмасам, хәлем бетәргә мөмкин. Кайбер кешеләр күзгә карап энергияне ала, – диде ул.
«Тәртипле, чиста-пөхтә булсаң, йорт иясе дә сине ярата»
Җырчы Резидә Шәрәфиева бер танышы белән булган хәлне искә төшерде.
Мин аның ише әйберләргә ышанам! Бер танышым сөйләгән иде. Кыш көне клубтан кайткан да, бәдрәфкә барасы иткән. Авылда бәдрәф тышта бит инде. Кереп утырган. Бу вакытта йөрер кеше юк дип, ишеген ачык калдырган. Берзаман моның күзе яңа яуган кар өстенә, үзенең бәдрәфкә килгән юлына төшкән. Ике эз керә, ди, берсе – үзенеке, янәшәдән үк тагын бер эз ярылып ята, ди. Ә кире чыккан эз юк икән. Шуннан кигәнме, кимәгәнме, торып йөгергән бу, бик курыккан инде.
Мунчаларга 12дән соң керергә кушмыйлар бит инде. Үзем аның ишеләрне үтәргә тырышам, чыннан да шикләндерә. Үзем генә йокларга курыкмыйм, авылга кайткач та үзем генә куна алам. Бисмилламны әйтәм дә, утны сүндереп ятып йоклыйм. Тәртипле, чиста-пөхтә булсаң, йорт иясе дә сине ярата, күренеп, куркытып йөрми, дип уйлыйм.
Зифа Нагаева соравыбызга: «Аллаһым барып тоеп яшим, җен-пәриләрне белмим!» – дип бик кыска җавап бирде.
Җырчы Алия Исрафилова да мунча җене белән күзгә-күз очрашуы турында сөйләгән иде.