Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Программист булырмы, җырчымы?» - артист балалары кая укырга керергә тели?

Татар эстрадасы җырчылары, музыкантлар, алып баручылар арасында быел балалары мәктәпне тәмамлаучы әти-әниләр бар. Бу егет-кызлар үзләрен киләчәктә кайсы һөнәр иясе итеп күрергә тели, нинди уку йортын сайлаганнар? Әти-әниләренең юлын дәвам итүчеләр бармы? “Интертат” артистлардан шул турыда сорашты.

news_top_970_100
«Программист булырмы, җырчымы?» - артист балалары кая укырга керергә тели?
"Татар-информ" архивы

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен үтә дә мөһим булган имтиханнар чоры тәмамланып килә. Белем багажы тупланган, кулларына аттестат алып, мөстәкыйль адымнар белән зур тормыш юлына атларга да озак вакыт калмады.

Без шалтыратканда әти-әниләрнең шактый борчулы чаклары иде. Чөнки бу көннәрдә кайсыларының ул-кызлары соңгы имтиханнарын тапшырып йөри, ә кемдер хәлиткеч нәтиҗәләрне көтә. Алдан кычкырган күкенең башы авырта дигән кебек, әти-әниләрнең күбесе бөтен карталарны ачып салырга теләмәде. Балаларының имтиханнарны уңышлы биреп, укырга кергәннәре төгәл билгеле булгач, сөенечләре белән уртаклашырга вәгъдә бирделәр.

Гүзәл Уразова: «Баланы читкә җибәрәсе килми»

Татар эстрадасының популяр парлары - Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовларның олы кызлары Эллари быел мәктәпне тәмамлады.

Эллари бүген инглиз теленнән соңгы имтиханын бирә. Инглиз телен күптәннән, яратып өйрәнә. Бик яхшы сөйләшә, акценты да юк. Укытучылары бик мактыйлар үзен. Әле Эллари инглизчә җырлар өйрәнгәндә миңа да ярдәм итә.

Имтиханнарын әйбәт кенә биреп бетергәч, үзебезнең Казандагы берәр университетка керер дип уйлап торабыз. Баланы әллә кая читкә җибәрәсе килми. Бергә-бергә бик рәхәт (көлә).

 

Фото: © социаль челтәрләр

Безнең юлны дәвам итүгә килгәндә, җырчы булырга исәбе юк бугай. Документларын төрле юнәлешләрдәге берничә уку йортына биреп карарга җыена, әмма мәдәният өлкәсен сайламас дип уйлыйм.

Имтиханнарга инде бер ел буе ныклап әзерләнә. Көне-төне укыды, репетиторлар белән дә шөгыльләндек. Мәктәптә дә гел яхшы билгеләр генә алып килде. Шуңа күрә кызымның үз-үзенә ышанычы көчле. «Әни, минем баллар яхшы булырга тиеш, тырыштым бит», - ди. Шулай дисә дә, барыбер каушый, бала бит әле ул. Без үзебез исә барысы да әйбәт булыр дип өметләнәбез», - дип сөйләде Гүзәл «Интертат» хәбәрчесенә.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Сиринә Зәйнетдинова: «Кызымның җырчы булу теләге зур»

Җырчы Сиринә Зәйнетдинованың кызы Эльвина да 167 мәктәпнең 11 сыйныфын тәмамлаган.

Эльвина имтиханнарын биреп бетермәде әле. Инглиз теленнән БДИ тапшырасы калып бара. Кызым Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтына укырга керергә җыена. Минем кебек җырчы булу теләге дә бик зур аның, бәлки киләчәктә үзен сәхнәдә дә күреп булыр.

Мәктәпне тәмамлавы кызым өчен шатлыклы да, шул ук вакытта бик җаваплы да чор. Эльвина «Соңгы кыңгырау» бәйрәме алдыннан бик борчылды. Чөнки сыйныфташларына вальс куярга, флешмоблар оештырырга ярдәм итте. Барысы да уңышлы узганнан соң гына җиңеләеп китте кебек.

Эльвина кечкенәдән үк бик мөстәкыйль булып үсте. Без аның белән чын дус кызлар кебек - бөтен нәрсәне уртага салып сөйләшәбез, мөнәсәбәтләребез бик якын. Ул бәләкәйдән зур кешеләр кебек җитди итеп сөйләшә белә, бик төпле. «Мин хәзер мәктәп укучысы түгел бит инде, әни, син ышанасыңмы?» - дип сорый әле беркөнне. «Ышанам», - мин әйтәм. «Ә мин һаман ышанып бетә алмыйм әле», - ди. Аның балалыктан да чыгасы килми, зур да буласы килә. Бик күңелле студентлык чорына аяк баса ул, ләкин барыбер кызым мәктәпне сагыныр дип уйлыйм, чөнки сыйныфлары үзара бик дус-тату иде, - дип сөйләде Сиринә Зәйнетдинова.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Илфат Шәехов: «Улыбызны IT - технологияләр һәм музыка кызыксындыра»

Баянчы Илфат Шәеховның улы Әмир дә чыгарылыш сыйныф укучысы.

Улыбыз Әмир БДИларны тапшырып бетерде. Укырга кая керәчәге әлегә төгәл хәл ителеп бетмәгән. Уку йортын имтихан нәтиҗәләре билгеле булгач, ничә балл җыюына карап сайлаячакбыз. Кайсы уку йортларына тукталуыбыз турында әлегә әйтмичә торам, андый әйберләр турында алдан кычкырырга яратмыйм. Әмирне IT - технологияләр дә, музыка өлкәсе дә кызыксындыра. Хәзер документларны берничә вузга тапшыру мөмкинлеге дә бар. Улыбызга киңәшләр биргәләсәк тә, син шундый һөнәр сайларга тиеш дип, үз фикеребезне көчләп такканыбыз юк. Имтихан нәтиҗәләре әйбәт булсын, шул иң мөһиме.

Әмирнең музыкаль сәләте дә юк түгел. Ул музыка мәктәбенең баян бүлеген тәмамлады. Үзләре эстрада өлкәсендә кайнашкан кешеләр балаларын ул юнәлештә җибәрми, гадәттә. Мәктәптә укыганда артык исе китмәсә дә, соңгы вакытта улым музыка белән ныклап кызыксына башлады. Заманча татар эстрадасы җырчыларын, Илһам Шакировларны тыңлый. Шуңа күрә ул юнәлештә укыйм дип әйтсә дә каршы килмәячәкмен. Ләкин даими гастрольләрдә йөреп, улымның музыкаль сәләтен үстерергә, аның белән ныклап шөгыльләнергә мөмкинлегем булмады», - диде Илфат Шәехов.

 

Фото: © Илфат Шәеховның шәхси архивыннан

Илшат Вәлиев: «Маликка мәктәптә кызык түгел»

Алып баручы Илшат Вәлиевнең улы Малик быел 9 сыйныфны тәмамлаган. Малик укуын берәр техникумда дәвам итәргә җыена.

Улыбыз имтиханнарын әйбәт кенә биреп килә. Малик кечкенәдән компьютерлар, IT -технология, программалау белән кызыксына. Программалау буенча түгәрәкләргә дә йөрде, бу өлкәне яхшы аңлый. Барысы да без уйлаганча барып чыкса, шул юнәлештәге берәр техникумның бюджет бүлегенә керү нияте бар. Техникумнарны сайларга үзебез дә ярдәм иттек, ләкин әлегә исемнәрен атыйсым килми. Казанда инде.

Укырга керә алырмын дип өметләнә, мәктәптә каласы бик килми. Безнең балалар икесе дә бик җиңел, гел яхшы билгеләргә генә укыдылар. Хәтта бездән өй эшләрен эшләү буенча да ярдәм сораганнарын хәтерләмим. Шуңа күрә Маликка хәзер мәктәптә укуы кызык түгел, аның яңа белемнәр үзләштерәсе килә», - диде Илшат Вәлиев.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Зәмирә Рәҗәпова: «Беркая да китмибез»

Алып баручы Зәмирә Рәҗәпованың улы Аяз да быел 9 сыйныфны тәмамлады. Аяз алга таба укуын мәктәптә дәвам итәчәк.

Социаль челтәрләрдә улы белән төшкән фотосын урнаштырып: «Минем Аяз чыгарылыш сыйныф укучысы. 9ны гына бетердек әле. Беркая да китмибез, 11не тәмамлыйбыз», – дип хәбәр итте Зәмирә Рәҗәпова. 

Белүебезчә, Аяз инде 4 яшеннән бирле хоккей белән шөгыльләнә. Бәлки киләчәктә профессиональ хоккейчы булып үсеп җитәр. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

Яшьләрнең барысына да уңышлар телибез. Һәрберсе тормышта үз юлларын табып, милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100