Рестораннарда ашап йөрер урынга фастфуд белән туклана, реклама һәм кинода төшерми башладылар, бизнесы туктап калды һәм зур чараларда күренми: «SHOT» телеграм-каналы Анастасия Ивлеева оештырган кичәдән соң аның тормышы ничек үзгәрүен барлаган. Искә төшерик, артистлар ярымшәрә йөргән кичәдән соң 2 ай вакыт узды.
Телеграм-канал телевидение «йолдызы»ның тормышы үзгәрүе турында түбәндәгеләрне яза:
Реклама белән шөгыльләнә торган барлык оешмалар Ивлеева белән контрактларын туктатып тора яки өзгән. Бу мәгълүматны төрле корпорация вәкилләре раслаган.
Ивлеева катнашында күрсәтелергә тиешле 2 сериал һәм 1 тулы метражлы фильмны төшерүчеләр аңа алмаш эзли, аларны якын арада төшерергә җыеналар, – дип хәбәр иткән кино индустриясендәге чыганак. Анастасия Ивлеева шулай ук «Thomas Agency» дигән актерлык агентлыгы сайтыннан алынган.
«Коленки пчелы» (чипсы һәм газлы эчемлекләр) компаниясенең үсеше туктатылды, тәэмин итүче белән суд эшләре бара.
Ивлееваны дәрәҗәле кунак сыйфатында чакырмый башлаганнар: блогер җәмәгать чараларына һәм учреждениеләренә йөрүдән туктаган, аның өчен «дөньяга чыгу» – егете (модель Борис Махмуров) белән автофастфудка кадәр барып җитү. Ул анда креветкалар белән ролл, наггетсы, чизбургер алган (чекның суммасы – 1400 сум, бу мәгълүматны «SHOT» каналына укучылары җиткергән). Анастасия Ивлеева хәзер күп вакытын Мәскәүдән 11 километр ераклыкта урнашкан Яңа Ригадагы коттеджында үткәрә. Мәскәүгә эш буенча сирәк йөри.
Ивлеевага карата тикшерүне хәзер Федераль салым хезмәте генә үткәрә: блогерның 137 миллион сум салым түләмәве турында материаллар өйрәнелә. Эчке эшләр министрлыгында һәм Россия Тикшерү комитетында Ивлеева турында бернинди материал юк, – дип хәбәр итә «SHOT» чыганаклары. Салым белән бәйле барлык мәсьәләләрне хәл иткәннән соң, Ивлеева әкренләп гадәти тормышка кайтачак, дигән фикер белдергәннәр каналга.
Ивлеевага, декабрьдә «ялангач кичә» оештырып, җәмәгатьчелек тәртибен бозган өчен, РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.2.2 маддәсенең 1нче өлеше нигезендә 100 мең сум штраф салынды. Анастасия үзен гаепле санамый, ул җаваплылыкның бу бәйрәме оештыручы агентлык өстендә булуын әйткән.