Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчылар ярымшәрә килеш күңел ачып йөргән кичәгә бәйле суд карары чыкты

news_top_970_100

21 декабрьгә каршы төндә Мәскәүнең «Мутабор» төнге клубында телевидение алып баручысы Анастасия Ивлееваның кичәсе булды, анда дресс-код буенча ялангач килергә тиеш булганнар. Бу чарада Филипп Киркоров, Дима Билан, Лолита Милявская, Анна Асти һәм журналист Ксения Собчак катнашкан.

Ярымшәрә кыяфәттәге артистларның фото, видеолары интернетта таралгач, алар бер-бер артлы гафу үтенеп, озын-озын видеолар яздырды. Бу хәлләрдән соң, әлеге артистларны төп федераль каналлардан күрсәтмәү турында карар кабул иттеләр, Лолитаның концертлары күчерелде, Анастасия Ивлееваны рекламалардан алып аттылар.

Ивлееваны салым хезмәтләре дә тикшерә башлады, аның бик күп бурычлары булуы ачыкланды. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул 2022 елда реклама, бизнес, курсларыннан 600 миллион сумга якын акча эшләгән. Шуларның күпмесеннән салым түләвен ачыклыйлар. Бу бурычлары өчен телевидение алып баручысын 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Суд Мәскәүнең төнге клубында булган бу «шәрә кичә»не традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләр пропагандасы дип таныды. Бу хакта Лефортов судының рэпер Николай Васильев (Vacio) эше буенча карарында әйтелә. Җырчыны, бу чарада катнашканнан соң, 15 тәүлеккә кулга алганнар, дип яза ТАСС сайты.

«Эш материалларыннан күренгәнчә, 2023 елның 21 декабрендә «Мутабор» төнге клубында традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләр булдыруга, аларны пропагандалауга юнәлдерелгән, бу мәгълүматны интернеттагы массакүләм мәгълүмат чараларында таратуны чагылдырган тематик кичәдә катнашкан гражданин Васильев Н.М. ачыкланды», – диелгән артистны кулга алу турындагы карар текстында.

Мәскәүнең Лефортов суды Васильевны шушы кичәдә катнашканнан соң 15 тәүлеккә кулга алган. Шулай ук ул Административ хокук бозуларның «Традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләрне пропагандалау» маддәсе буенча да гаепле дип табылган, моның өчен аңа 200 мең сум штраф салганнар. Суд ачыклаганча, бу кичәдә рэпер җәмәгать тәртибен бозган, дорфаланып әдәпсез сүзләр сөйләгән һәм Телеграм-каналларда традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләрне пропагандалый торган мәгълүмат тараткан. Суд карарында әйтелгәнчә, Васильев гаебен өлешчә генә таныган. «Ул «Мутабор» клубында тематик кичәдә дресс-код таләп иткәнчә, ялангач диярлек кыяфәттә булуын таныган. Әмма видео төшерүгә ризалык бирмәгән булган һәм тематик эчтәлектәге видеоларны интернетта таратмаган», – диелә суд карарында.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 декабрь 2023
    Сирень
    Миллионеры- неучи, не могут даже без ошибки писать.На спину смотрите У одного дорогого гостья
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100