Артем Пискунов һәм Резеда Сәлахова: «Без сайлауга беренче көнне үк бардык»
ТНВ телеканалында теле-радиомарафон кысаларында «Болгар» радиосы студиясендә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Артем Пискунов һәм Резеда Сәлахова кунак булды. Алар студиягә уллары Әскәр белән килгән.
«Без сайлауга беренче көнне үк бардык, 18 сентябрь көнне барып, үзебезнең тавышларны биреп кайттык. Чөнки бу һәрберебез өстендәге җаваплылык, бу җаваплылыкны без тоябыз, шуңа күрә аны вакытында эшләп куйдык», – диде Резеда Сәлахова.
«Иң мөһиме – сәламәт булыйк. Үзебез сайлаган матур көннәребездә сау-сәламәт булып яшәргә насыйп булсын. Чөнки үзебез сайлап, сәламәтлектә, матур итеп яши алмасак, аяныч булыр», – диде Артем Пискунов.
Алып баручылар Резеда Сәлаховадан гаиләдә традицион пешерелә торган ризыклар турында кызыксынды.
«Безнең эш белән Артемга да пешерергә туры килә. Киләчәктә улыбыз Әскәрне өйрәтәсем килә. Безнең гаилә өстәлендә әти-әниләребез пешергән ризыклар өстенлек итә. Кечкенә чакта әниебез нәрсәләр пешереп ашатты, мин дә хәзер гаиләбезгә шуларны әзерлим. Ул әлбәттә үзебезнең милли ризыклар. Әскәр белән Артем икесе дә сөтле аш яраталар, чөнки кечкенә вакытта әни аны еш пешергән. Шуңа күрә хәзер Әскәр дә сөтле ашны бик ярата», – дип сөйләде Резеда Сәлахова.
- Бүген 8:00 сәгатьтә ТНВ телеканалында Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган 14 сәгатьлек телемарафон башланды.