Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Арт якка җиңелчә генә сукканнан фаҗига ясау дөрес түгел»: балага сугуга ничек карыйсыз?

news_top_970_100
«Арт якка җиңелчә генә сукканнан фаҗига ясау дөрес түгел»: балага сугуга ничек карыйсыз?
Фото: "Челнинские известия"

Балага сугу дөресме? Тәртип бозган өчен нинди җәза бирергә кирәк? Бу сораулар кайсы вакытта да актуаль. Аңа объектив һәм дөрес җавап биреп буламы? «Челнинсие известия» журналисты Ләлә Гайфетдинова әлеге сорау белән шәһәр халкына мөрәҗәгать итте.

Мәлик хәзрәт Ибраһимов (4 бала атасы):

– Исламда мондый махсус бүлек юк, балаларны җәзалау турында беркайда да әйтелми. Моннан тыш, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) балаларга үз тиңе кебек хөрмәт белән караган, алар белән өлкәннәр кебек аралашкан. Шуңа күрә без аның принципларын үтәргә тиеш. Каешны күз алдында тотарга һәм кирәк булганда кулланырга кирәк, дигән фикергә килгәндә, бу – кешеләр фантазиясе, бәлки, аерым халыкларның традицияләре, дип әйтәбез. Әмма исламда андый нәрсә юк. Без Аллаһы Тәгаләнең кануннарын һәм боерыкларын үтәүгә, шул исәптән намазны үтәүгә дә игътибарлы булырга тиеш. Без аңа 7 яшьтән үк өйрәтергә тиеш.

Александр Ворошилов (иерей, Чаллының Никольский гыйбадәтханәсе настоятеле, 3 ул атасы):

– «Рус Православие чиркәвенең социаль концепциясе нигезләре»нең Х бүлеге (хәзерге заманның күп кенә сорауларына чиркәү җавапларын билгеләүче мөһим документ) болай ди: «Гаилә, өй чиркәве кебек, бердәм организм булып тора. Аның әгъзалары мәхәббәт законы нигезендә яши һәм үзара мөнәсәбәтләр төзи». Гаилә – кечкенә чиркәү булганлыктан, аның эчендә мөнәсәбәтләр культурасы да чиркәүдәгечә булырга тиеш. Ә чиркәүдә, белгәнебезчә, беркемгә дә физик җәза бирелми. Бу – бик мөһим.

Әлбәттә, хәтта изге аталарның әйткән сүзләрендә дә без кайвакыт «балаларга физик җәзалар кайбер очракта урынлы» дигәнне ишетәбез, әмма бу – даими кыйнау булырга тиеш түгел, шулай ук ачу белән дә эшләнмәскә тиеш, дигән күрсәтмәләр таба алабыз. Димәк, ачуланмыйча җәза бирү кайбер очракларда мөмкин кебек. Ләкин без ачусыз җәза бирә алабызмы? Кем үзе өчен гарантия бирә ала? Әгәр дә ачу булмаса, бәлки, җәза да бирергә теләмәсләр. Димәк, еш кына физик җәзаның чын сәбәбе – үзеңдәге «парны чыгару», ә үз балаңа яхшылык эшләү түгел.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, физик җәза, кагыйдә буларак, кирәкле нәтиҗәгә китерми. Ә даими җәзалар балалар һәм ата-аналар арасында ачу һәм ышанмауга һәм нәтиҗәдә мәхәббәтне югалтуга китерә. Шуңа күрә нәтиҗә ачык.

Исаак Беккер (Чаллы психоневрология диспансеры табиб-психотерапевты, 2 кыз әтисе):

– Җәза төрле була ала. Баланың арт ягына җиңелчә генә сугу ата-ананың баласының гадәти булмаган тәртибенә карата тискәре эмоциясен күрсәтә. Шул рәвешле балага, аңа җәза бирү түгел, ә аның дөрес эшләмәгәнен җиткерәләр. Ә системалы рәвештә кыйнау яки каеш, әлбәттә, рөхсәт ителми. Бу – балалар психикасына начар тәэсир итә. Минем практикада мондый очраклар күп. Суд-психиатрия экспертизасына даими рәвештә кыйнаулар кулланган ата-аналар җәлеп ителә, бу – балага карата көч куллану физик гамәлләре буларак квалификацияләнә. Әгәр сәламәтлеккә зыян китерелсә, җинаять җаваплылыгы каралган. Фән балаларны арт ягына да сукмыйча тәрбияләргә кирәклеген өйрәтә. Гомумән хәзерге җәмгыятьтә гаиләдә каешны күренә торган урында тотып тәрбияләү схемасы эшләми.

Хәзер кешеләр арасында мөнәсәбәтләр башка, һәм балалар моның турында беләләр. Чөнки кыйнаулар аркасында полициягә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Павел Евдокимов («Инжиниринг Плюс» компанияләр төркеме һәм «КАМВЕНТ» компанияләр төркеме генераль директоры, 3 бала атасы):

– Бу тема буенча квалификацияле фикер йөртү өчен үземне тәрбия белгече дип санамыйм. Физик җәза, минемчә, начар, һәм олы кешегә болай эшләү килешми. Ләкин, минемчә, арт якка җиңелчә генә суккан өчен фаҗига ясау дөрес түгел. Гаиләдә көч куллану темасы миңа кичке 10нан соң алкоголь сатуны тыюны хәтерләтә. Мин аның кирәклеген, кешеләрне эчкечеләрдән яклау өчен мөһим икәнлеген аңлыйм, ләкин бу шәхси үзеңә кагылса, ачуны китерә. Бервакыт мин нәрсәдер сатып алырга булдым, ә кассада «моны алып булмый, инде соң» дип әйттеләр.

Олы улыма мин физик җәза кулланмыйм, ә «Бокс перчаткасы ки, өч раунд каты спарринг үткәрәбез» дип кенә әйтәм. Аңа тиздән 15 яшь, миннән 5 сантиметрга озын. Тагын берничә елдан бу тәрбия схемасы эшләмәячәк дип куркам. Кече улыбыз белән, нигездә, сүз белән хәл итәбез. Кызым белән проблема булмады. Миннән: «Балаларыгызны почмакка бастырасызмы?» – дип сораучыларга «бу – безнең ысул түгел, баланың үз бүлмәсе бар, тәртибе начар икән, шунда утыра, үз гамәлләре турында уйлый» дип җавап бирәм.

Альбина Асеева (инженер, 5 бала анасы):

– Минемчә, җәза мөмкин, әмма кайбер аңлатулар белән генә. Беренчедән, җәза ниндидер начар гамәл өчен булырга тиеш. Әгәр дә бала ялгыш кына берәр нәрсәне ватса я бозса, аны ачуланырга түгел, ә тынычландырырга кирәк. Икенчедән, әгәр арт ягына менеп төшмичә калып була икән, моны эшләмәскә кирәк. Әгәр улым сеңлесен качып кына рәнҗеткән икән, арт ягына җиңелчә генә сугу, минемчә, бик урынлы булырга мөмкин.

Люция Чукмарова (КФУ филиалы укытучысы, психология фәннәре кандидаты, 2 бала анасы):

– Балаларның үсешендә сензитив, ягъни эмоциональ яктан бик сизгер чорлары була. Бу – мәктәпкәчә яшьтә бик еш очрый. Уен уйнаганда, спорт чарасында уйнап кына сугу белән көчле итеп сугу, җәза өчен сугу арасында аерма бар. Балага зыян, психик травма китермәс өчен чик кайда? Ата-аналарның бурычы –- зыян китермәү. Мәсәлән, Япониядә 5 яшькә кадәрге балага бернәрсә дә тыймыйлар. Аларда үскәч курку хисе булмасын өчен, аларга бар әйбер дә рөхсәт ителгән. Шуннан соң инициация процессы башлана – олы тормышка күчү. Анда башка кешеләр белән үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен һәм җәмгыятьтә үз-үзләрен тоту күнекмәләрен үзләштерәләр һ.б.

Бу темага:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100