Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Армиядә баян таба алсам, әйбәт булыр иде»: баянчы Булат Айсинны хәрби хезмәткә озаттылар

Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин вакытлыча хәрби хезмәткә алынучыларның махсус хәрби операциягә эләкмәячәген ышандырды.

news_top_970_100
«Армиядә баян таба алсам, әйбәт булыр иде»: баянчы Булат Айсинны хәрби хезмәткә озаттылар
Булат Айсин
Михаил Захаров

Бу атнада Татарстанның хәрби комиссариатында көзге чакырылышның беренче төркемен Балтыйк диңгезе флотына озаттылар. Вакытлыча хәрби хезмәткә беренчеләрдән булып китүче 40лап егет арасында «Казан нуры» оркестрында уйнаган баянчы Булат Айсин да бар.

Фото: © Михаил Захаров

Булат Айсин Казанда туып үскән. Ул башта 11 ел буе музыка мәктәбендә укыган, аннары Казан мәдәният институтында белем алган.

Белемем буенча мин – музыкант. Казанның мәдәният институтын тәмамладым, – диде Булат «Интертат» хәбәрчесенә. – Институтта укыганда «Казан нуры» оркестрында уйнадым. Укытучым Наил Фәритович Сәгъдиев шушы оркестрга алып керде. Ул мине профессиональ дәрәҗәгә җиткерде, һәм мин аңа рәхмәтлемен. Армиядә баян таба алсам, әйбәт булыр иде. Бәлки, соңрак әти-әниләр баянымны китерер.

Булат армиягә барудан курыкмавын әйтте. «Мин шатланам гына, чөнки диңгез флотында хезмәт итәргә хыялландым. Еракка – Калининградка китүем генә әти-әни өчен шок булды. Аларның мине шулкадәр еракка җибәрәселәре килмәде», – дип сөйләде Булат Айсин.

Хәрби диңгез флотына китүчеләр белән Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин очрашты. Комиссар вакытлыча хәрби хезмәткә алынучыларның махсус хәрби операциягә эләкмәячәген ышандырды.

Сергей Погодин

Фото: © Михаил Захаров

Егетләр башта 4-5 айга хәрби өйрәнү үзәкләренә хәрби белгечлеккә укырга җибәрелә. Вакытлыча хәрби хезмәткә алынучыларның барысы да хезмәт срогын тутыруга өйләренә кайтачак, – диде Сергей Погодин.

Хәрби комиссар сүзләренчә, 2022 елның ноябрь-декабрь айларында Татарстаннан вакытлыча хәрби хезмәткә 3000гә якын егет китәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100