Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Архив шәһәр читенә күченә: Казандагы уку заллары калачак, цифрлаштыру өстенлек алачак

Татарстанның Дәүләт архивы ни өчен Казаннан Столбище авылына күченә? Архив хезмәткәрләрен, борынгы документлар нигезендә авыллар тарихын язучыларны нинди үзгәрешләр көтә? Бушаган биналарга кемнәр хуҗа булыр? Әлеге сорауларга җаваплар — «Интертат» материалында.

news_top_970_100
Архив шәһәр читенә күченә: Казандагы уку заллары калачак, цифрлаштыру өстенлек алачак
Салават Камалетдинов

Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистларга Дәүләт архивының Казаннан Столбище авылына күченүе турында сөйләде.

«Берничә ел элек Росреестрның архив документларын саклау өчен Столбище авылында махсус бина төзү турында карар кабул ителде. Анда ведомствоның Идел буе федераль округына кергән төбәкләрдән тупланган кәгазьләр сакланырга тиеш иде», — дип аңлатты Гөлнара Габдрахманова яңа бина төзү тарихын.

Бина төзелгәннән соң, Россия Хөкүмәте ведомстволарның документ әйләнешен электрон рәвешкә күчерү максатыннан, Росреестр архивын арттыру планыннан баш тарткан.

Яңа бинада исә кәгазь документларны кабул итү һәм саклау өчен бөтен уңайлы шартлар тудырылган. Анда автомат рәвештә янгын сүндерү, бүлмәләрне җилләтү, тиешле дымлылыкны саклау системасы булдырылган. Заманча җиһазландырылган бинаны дөрес итеп куллану мәсьәләсе килеп туган.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе хакимияте белән килештереп, яңа бинаны республикага бушлай калдыруга иреште. Шуннан соң Рөстәм Нургалиевич бинаны Дәүләт архивына тапшырырга карар кылды, чөнки архивлар 120-150 процентка тулган иде. Себер трактында һәм 8 Март урамындагы биналарның подваллары да документлар белән тулды. Җитмәсә, безнең Кремль урамындагы бина авария хәлендә», — диде Гөлнара Габдрахманова.

Яңа бинаның мәйданы 23,6 мең квадрат метр, ә моңарчы Дәүләт архивының бөтен мәйданы 16 мең квадрат метрны гына тәшкил иткән. Столбищеда документлар кабул итү һәм беренчел эшкәртү үзәге, генеалогия үзәге, документларны цифрлаштыру үзәге барлыкка киләчәк. Шунда ук «Гасырлар авазлары» фәнни-документаль журналы редакциясе, конференцияләр залы, күргәзмәләр мәйданы, туклану пункты урнашачак.

«Столбищеда төзелгән яңа бинаның территориясе зур, анда йөк машиналары белән иркен керергә була. Хезмәт урынына кагылышлы нормативларны бозмыйча, 150 хезмәткәрне урнаштыра алабыз», — диде Гөлнара Габдрахманова.

Уку залы 8 Март урамындагы бинада да калачак

Архивлар шыплап тулган шартларда республикага бушлай килгән яңа бинаны рәхмәт әйтеп кабул итмәү дөрес булмас иде дигән фикердә архив җитәкчесе.

Тик ноябрь башында өч йөз иллеләп кешенең Рөстәм Миңнехановка архивның Столбище авылына күченүенә борчу белдереп ачык хат юллаулары билгеле булды. Хатны галимнәр, тарихчылар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, экскурсоводлар имзалаган. Алар архивка бару юлы ерагаюы тарих белән кызыксынуны киметергә мөмкин, дигән фикерне белдергән. Алар фикеренчә, Казан читенә йөрү бик мәшәкатьле.

«Без хатны имзалаган 350 кешенең күпмесе архивның уку залларына йөрүен тикшердек. Аларның 120се 1986 елдан алып бүгенге көнгә кадәр архивка бер мәртәбә генә булса да килгәнен ачыкладык. Калганнарының бер дә килгәне юк. Алар безнең эшне бөтенләй белми икән. Хатны имзалаучыларның 52се генә архив белән даими эшләүчеләр булып чыкты», — диде Гөлнара Габдрахманова.

Дәүләт комитеты җитәкчесе күченү эшләре тәмамлангач, уку залы 8 Март урамындагы бинада да калачагын, архивта эзләнүчеләр өчен еракка йөрергә туры килмәячәген ышандырды. Әле элеккеге уку залын киңәйтергә дә җыеналар икән. Бина бушагач, андый мөмкинлек туачак.

«Архивларның кайда урнашуы хәзер бөтенләй мөһим түгел. Без болай да документларның оригиналларын кулга бирмәскә тырышабыз, чөнки алар бик тиз таушала. Аеруча кыйммәтле документларның йөз проценты, ә еш соралган документларның 74 проценты цифрлаштырылган», — диде Гөлнара Габдрахманова.

Уку залыннан кабул ителгән бөтен мөрәҗәгать башта Бердәм мәгълүмати системага кертелә. Әгәр соралган документның электрон күчермәсе булса, ул шундук сораучыга тапшырылачак. Электрон вариантта булмаса, архив хезмәткәре аны цифрлаштырып бирәчәк. Бүгенге көндә соратылган документны өч көн көтәргә кирәк. Киләсе елның уртасына архив хезмәткәрләре бу вакытны өч сәгатькә генә калдырырга җыена. Киләсе җәйдән башлап, заказ бирелгән документның электрон күчермәсе өч сәгатьтән әзер булачак.

Киләчәктә архив фондыннан уку залына кәгазьләр ташу бетәчәк. Димәк, эзләүче өчен документның кайда саклануы мөһим булмаячак. Гөлнара Габдрахманова фикеренчә, бүгенге көндә борынгы кәгазьләрне саклау өчен тиешле шартлар булдыру күпкә мөһимрәк. Шул максаттан архив фондлары яңа бинага күчерелә.

«Архивны документлар склады итеп кенә кабул итү дөрес түгел. Анда кәгазьләрнең сакланышы өчен бертөрле генә температура, дымлылык булырга тиеш. Алар әз генә үзгәрсә, борынгы документлар таркалып бетергә мөмкин. Шуңа күрә һава шартларын автомат системалар контрольдә тотарга тиеш», — диде Дәүләт архивы директоры Илдар Шафиков.

Казан архивында Төньяк Африкада табылган, пергаментка язылган XI гасыр кулъязмасы да саклана икән. Иң борынгы документ һавасыз сейфка урнаштырылган.

Яңа архивларны шәһәрдән читтә төзүне Казан уйлап тапмаган. Андый тәҗрибәнең башка төбәкләрдә, шул исәптән Мәскәүдә дә булуы ачыкланды. «Хәзер беркем шәһәр эчендә архив төземи инде», — диде Гөлнара Габдрахманова.

Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, архивта эзләнүчеләр өчен бернинди үзгәреш тә булмаячак. Алар элек 8 Март урамына ничек йөргән булса, шулай дәвам итәчәкләр. Архив хезмәткәрләренең эш урыны үзгәрәчәк. Алар көн саен ике вахта автобусына утырып, Столбище авылына йөреп эшлиячәк. Маршрутлар төзелгән. Автобуслар кешеләрне билгеләнгән тукталышлардан алып китәчәк.

«Без юлга якынча 35 минут вакыт үтәчәк, дип исәпләдек. Безнең болай да төрлебез төрле җирдә яши. Зур шәһәрдә бөтен кеше дә өе янында гына эшли алмый. Яңа урынга йөреп эшләргә теләмәгән берничә кешегә муниципаль архивларда эш тәкъдим иттек. Эштән китүчеләр дә булды. Алар урынына быел укып бетерергә тиешле, үзебездә практика үткән студентларыбыз килергә тели. Хуҗалык эшләрендә хезмәт куючы персоналны Столбище авылыннан җәлеп итәргә уйлыйбыз. Бу безгә дә, анда яшәүчеләргә дә уңайлы булачак», — диде диде Гөлнара Габдрахманова.

8 Март урамында бушаган бинага Казан шәһәре архивы урнашачак

Дәүләт архивы яңа бинага өч этапта күчәчәк. Беренче чиратта Себер трактында һәм 8 Март урамындагы биналарда урнашкан документлар күчереләчәк. Аларда барлыгы алты миллионга якын документ саклана. Документларны көн саен дүрт фура һәм сиксән йөк күтәрүче хезмәткәр ташый. Йөк ташу 5 ноябрьдә башланган һәм беренче этабы 10 декабрьгә тәмамланырга тиеш.

8 Март урамында бушаган бинага Казан шәһәре архивы урнашачак. Бауман урамындагы муниципаль архив та тулган булган. Алар өчен дә яңа урын иркенрәк сулыш алырга мөмкинлек бирәчәк.

«Архив материаллары интернетта бушлай урнаштырылса, миллионлаган документ күчереп утырачак»

Татарстан Дәүләт архивы директоры Илдар Шафиков уку залларында документлар белән эшләү бушлай булганын һәм киләчәктә дә шулай калачагын әйтте. Архивка килеп йөрмичә, Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүмат системасы порталы аша да кирәкле документларга заказ бирергә мөмкин икән. Бу очракта хезмәт түләүле. Архив материаллары интернетта бушлай урнаштырылса, Гөлнара Габдрахманова сүзләренчә, кешеләр кирәккә-кирәкмәскә миллионлаган документ күчереп утырачак. Порталга «авырлык» китермәс өчен, компьютерга документ күчерүне түләүле ясаганнар.

Шәҗәрә төзү өчен кирәкле булган ревизия кенәгәләрен Башкортстан архивы үз сайтында бушлай ачкан. Ни өчен бу эшне Татарстанда да оештырып булмый икән? Форсаттан файдаланып, әлеге сорауны мин Илдар Шафиковка бирдем.

«Ревизия документлары Башкортстанда сәяси максаттан ачылды. Документларда күпләрнең „башкорт“ сословиесыннан булуы күрсәтелгән. Моны милләт белән бутарга ярамый. Бу үзенчәлекне аңламаган кешеләр үзләрен башкорт милләтеннән чыккан дип ялгышырга мөмкиннәр», — диде Илдар Шафиков.

Татарстанда Башкортстандагы кебек сәяси максат булмагач, халыкка архив документлары өчен акча түләргә туры килә инде. Уку залында акча сорамыйлар, дип аңлаттылар үзе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100