Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арчаның Раузалинасы: «Казахстанда ат абзарларында халыкка кино күрсәттем»

Безнең арада төрле язмышлы кешеләр бар. Кемнеңдер тормышы агымсу кебек бара, кемдер сынауларга бирешеп, югалып кала, ә кемдер язмыш бураннары аша узып, башкалар өчен маяк булып яши. Соңгылары турында без «китап язарлык» дибез. Китап язарлык язмышлы Раузалина Әминованы мин Арчада очраттым.

news_top_970_100
Арчаның Раузалинасы: «Казахстанда ат абзарларында халыкка кино күрсәттем»
Салават Камалетдинов

Раузалина Әминова турында китап язарлык дип әйтсәм дә, аның турында китап язылган инде. «Гомерләр заяга узмаган» дип атала ул. Авторы — Рузалия Насыйбуллина.

«Авылда малайларның командиры идем»

«Әнием мине 1939 елның 9 февралендә иртәнге якта дөньяга китергән. Мин гаиләдә дүртенче бала булып туганмын. Февральнең зәмһәрир салкын вакыты булган ул. Табигатьнең, тереклекнең сынауларга дучар чагына туры килгән минем туган көнем. Әбием мине һәрвакыт көләч йөзле, тәмле телле булсын дип каршы алган», — дип яза Раузалина Әминова үзе турында китабында.

Раузалина Әминова мәхәббәтле гаиләдә туса да, әтисенең кочагында назланып үсә алмый. Аңа 3 яшь 8 ай булганда әтисе Фатыйх Бөек Ватан сугышына китә дә, озакламый хәбәрсез югала. Кечкенә Раузалина аны озаткан мизгелләрен гомерлеккә исендә калдыра һәм көтеп яши. Ул аның Сталинград янында һәләк булганын бары тик 2000нче елларда гына белә.

Әтисе фронтка киткәндә, әнисенең бишенче бала көтеп йөргән вакыты була. Шулай итеп, бер ана җилкәсендә биш кечкенә бала кала. Аларның тамаклары ризыкка туенмый. Шул сәбәпле, Раузалина өченче сыйныфка барганда, сәламәтлеге какшап китә, укуын дәвам итә алмый. Табиблар аңа яхшырак тукланырга, витаминнар кабул итәргә, һавада күбрәк булырга куша. Мәктәпкә ул ике елдан соң гына әйләнеп кайта ала.

1950 елда Габдерәфик абыйсы армиягә киткәч, әнисенә язган хатында: «Читкә чыккач, уку бик тә кирәк икән. Нәфыйкны укытырга тырыш», — дигән юллар була. Шуны ишеткән Раузалина да укуын дәвам итәргә хыяллана башлый. Тик аны бишенче сыйныфка аласылары килми, ә сеңлесеннән түбәнрәк класста укуны ул күз алдына да китерми.

— Шул чакта мин директор белән укытучы алдында тезләнеп еладым. Бу минем гомеремдә беренче елавым булгандыр. Аннан соң да күз яшьләре түгәргә яратмадым. Укытучы, мине жәлләп, берничә шарт белән бишенчегә алды. Алар арасында малайларны кыйнамаска, кинога йөрмәскә, тырышып укырга дигән шартлар бар иде. Сөенеп ризалаштым. Класс җитәкчем Дания апа мине шулай итеп 180 градуска борып куйды.

Аңарчы бик шук булдым, авылда малайларның командиры идем. Минем сүздән чыкканнарга кундырып та ала идем. Малайлар белән хоккей, пәкеле, чүрәкәй, бишташ, кәтмәшә уеннары уйнап үстем. Кызларны үз итә алмадым, чөнки алар фронттан кайткан әтиләре белән мактаналар иде. Минем әти кайтмагач, моны кабул итү бик авыр булды. Малайлар мактанышып йөрмиләр. Алар белән уртак тел табуы җайлырак, — дип сөйли Раузалина апа.

Раузалина укытучысына биргән вәгъдәләренең берсен барыбер үтәми. Кинога йөрүдән туктый алмый ул, чөнки кинога бөтен җаны белән гашыйк була. Билетка акчасы булмагач, киномеханикның йомышларын үтәп, залга бушлай уза. Шул вакытта кинога булган мәхәббәте аның киләчәк язмышын да хәл итә инде.

«Казахстанда ат абзарларында халыкка кино күрсәттем»

Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Раузалина Казанның киномеханиклар мәктәбендә укый. Аннары авылга кайтып, үзе кино күрсәтеп йөри башлый. Әле Казахстанга китеп, казах авылларында кино күрсәтергә җитешә.

— 1960нчы елларда комсомол юлламасы белән чирәм җирен күтәрү өчен читкә җибәрү бар иде. Көчле агитация тәэсирендәме, яшьлек юләрлеге беләнме, мин дә 1960 елда Казахстанга чыгып киттем. Анда киномеханик булып эшләдем. Кино аппаратларын машинага төяп, Казахстанны аркылыга-буйга йөреп чыктык. Ул вакытта Казахстан авылларында клублар юк иде. Кайсы авылда ат абзарында, кайсында — халык эшләгән җирдә кино күрсәттем. Казахларның аңарчы кино күргәннәре булмаган. Башта кинога бик аптырап карап торалар иде. Бер миңа, бер экранга карап утыручылар да булды. Киноны да, кино күрсәтүче хатын-кызларны да күргәннәре юк бит. Ял көннәрендә киноны район үзәкләрендә куйдым, — ди ул.

Яшь кызга казах ир-атлары арасында авырга туры килгәч, ул шул ук елны, туганнан туган апасы чакыруы белән, Ташкентка китә.

— Сигез ел буе Ташкентта буяулар җитештерүче заводта краскотер булып эшләдем. Параллель рәвештә кинотехникумда укыдым. Укыганда тәҗрибә эше кирәк булгач, кичләрен кинотеатрда кино күрсәттем.

Ташкентның аяк киеме фабрикасында татар иҗат төркеме бар иде. Шуңа ияреп, мин дә татарча җырлап, театр куеп йөрдем. Без бергә ярты Үзбәкстанны йөреп чыктык. Фабрика машина бирде. Җомга көн кич белән чыгып китә идек тә, якшәмбе кич кайта идек, — дип искә ала ул.

«ЗАГСка барган көнне Ренаттан хат килеп төште»

Бу урында бүленеп, Раузалина апаның мәхәббәт тарихы турында сөйләргә кирәк. Ул Арча районының Иске Ашыт авылында яшәгәндә биш елга якын Ренат исемле егет белән очрашып йөри. Ренат Кизил шәһәренә шахтага эшкә китә. Башта хат алышып торсалар да, бераздан егеттән хатлар килми башлый. Кызга, аралар өзелгәч, егет башканы тапкан дип уйларга гына кала.

Ташкентта яшәгәндә Раузалина артыннан берничә ел буе егетләр йөреп карый, әмма ул берсенә дә якты чырай күрсәтми. Апасы йортына гына җиде егеттән яучы килгән була. Кыз берсен дә ошатмый. Бөтен егетләрдә Ренат чалымнарын эзли. Яучылардан туйган апасы Раузалинага егет сайлау белән ашыгырга куша, Рафаэль исемле егеткә кияүгә чыгарга өнди башлый. Рафаэль начар кешегә охшамаган була, шуңа күрә кавышырга вәгъдәләшәләр.

— Үкенечле 2 июнь көнне ЗАГСка бардык. Ни өчен үкенечле дигәндә, нәкъ шул көнне Ренаттан хат килеп төште. Ул мине Ташкенттан алып китәчәге турында язган иде. Ләкин соң иде инде. Ренат, чыннан да, мине эзләп килде. Минем кияүдә булуыма карамастан, үзе янына алып китәргә теләде. Мин аңа: «Ник бер хәбәрең булмады соң? Мин нәрсәгә өметләнеп сине көтәргә тиеш идем? Җитәрлек көттем бит инде. Ә хәзер соң — мин башканыкы!» — дидем. Шуннан соң безнең аралар мәңгегә аерылды.

Без Рафаэль белән матур гына яшәп киттек, ләкин безнең арада мәхәббәт булмады, — ди Раузалина апа.

1966 елда Ташкентта көчле җир тетрәве булып, күп йортлар җимерелгәннән соң, Раузалинаның анда яшәү теләге бетә һәм Татарстанга кайту турында хыяллана башлый.

— 1967 елның азагында мин ТАССРда кино челтәре өчен җаваплы җитәкче Макаровка Казанда киномеханик булып эшләргә теләвем турында хат яздым. Макаровтан җавап бик тиз килде. Хатта «Теләсә кайсы кинотеатрда эш бар, ләкин торак мәсьәләсе тиз генә хәл ителә алмый», дип язылган иде. Абый Казанда торгач, фатир бирмәүләре мине куркытмады. Мин җыенып, Казанга кайтып киттем. Мине үзем укыган киномеханиклар мәктәбенә инженер, тәҗрибә дәресләрен алып баручы итеп билгеләделәр, — дип искә ала ул.

Ташкентта туып үскән ире, әти-әнисен калдырып, Татарстанга китәргә теләми. Раузалина Рафаэльдән аерылып кайта. Казанда ул үзенең балага узганын белә. Бу турыда Рафаэльгә хәбәр итә. Баланың атасы аларны Ташкентка алып китәргә омтылып карый, ләкин Раузалина ризалашмый. Рафаэль үзе Казанда калырга теләми. Кечкенә сабыйны Раузалина Арча районында яшәүче анасына кайтарып тора.

Раузалина апа 82 яшендә дә яратып йөргән Ренатын сагына. Аның фотосурәтен кадерләп саклый. Бер мәртәбә мәхәббәтсез яшәп карагач, гомере буе башка ир-атларга карамый, үзен тулысынча эшкә, иҗатка багышлый.

«Мәдәният эшенә курку белмәс йөрәгем аркасында тотындым»

Казанда өч ел укыткач, Раузалинаны Арчага кинотеатр директоры итеп эшкә чакыралар. Туган төбәгенә кайтырга ул куанып ризалаша. Кинотеатр директоры булып җиде ай гына эшләгәч, райком аны мәдәният йорты директоры итеп куя.

— Мәдәният өлкәсендә театр, концерт куеп йөрүдән башка тәҗрибәм юк иде. Мин усал, бик җитез булгач, бер эшне дә эшли алмам дип уйлап тормадым. Мәдәният эшенә дә курку белмәс йөрәгем аркасында тотындым инде. Кызыгырлык акчасы да юк иде бит аның — аена 82 сум хезмәт хакы алдым. Мәдәният өлкәсендә хезмәт хаклары түбән булгач, пенсиям дә зур булмады, - ди ул.

Раузалина апа мәдәният йорты директоры вазыйфасына күчә, ләкин нинди эшкә ризалашканын белми әле. Аны анда рәтле җиһазлары булмаган җимерек хәлдәге иске бина, 8нче классны яңа тәмамлап, баянчы штатына алынган, гармунда уйнарга өйрәнүче Рөстәм Вәлиев һәм вакытлыча эшкә алынган берничә кеше көтә. Утыз яшьлек хатын-кыз шундый шартларда эшкә тотына.

— Эшкә тотынганда Арча халкын белми идем әле. Бер белмәгән кешеләр арасыннан җырга-моңга оста кешеләрне җыю бер мәсьәлә булса, хуҗалык эшләрен алып бару икенче баш бәласе булды. Ул вакытта бина күмер ягып җылытыла иде. Кыш буена кимендә ун тонна күмер кирәк. Азапланып кына машинасын да, күмерен дә табасы иде. Машина белешкән килеш, биш рейс кайтартсаң, кабат аның артыннан чабып йөрисе юк. Машина бит ул котельня төбенә китереп аудара да китә. Күмерне төнгә урамда караусыз калдырсаң, иртәнгә калмаска мөмкин. Дефицит ягулыкка кеше кызыга. Шуңа күрә бер төн эчендә үзебез, тагын берничә кешене яллап, эчкә ташып бетерә торган идек, — дип искә ала ул.

Раузалина апа эшкә урнашканда яңа мәдәният йортына нигез салына башланган була үзе. Төзелеш эшен барлау, кирәк-ярак материалларны кайгырту аның җилкәсенә төшә.

— Алланың рәхмәте белән 1972 елда якты, зур мәдәният йортын төзеп бетердек. Безнең карамакта фургонлы бер машина бар иде. Шуның белән мәдәният йортына көне-төне Казаннан җиһазлар ташыдык. Көненә өчәр мәртәбә Казанга барган чаклар бар иде. Машина булмаганда башкалага поездда барып, методист кыз белән бергәләп материалларны аркабызга асып ташыдык. Бервакыт поезд астыннан чыкканда состав кузгалып китте дә, чак кына кысылып калмадык. Шундый хәлләр белән җиткерелде ул мәдәният йорты.

1972 елда Раузалина апаның көче һәм тырышлыгы белән Арча районында оркестрлы иҗат ансамбле туплана. Ул җырчыларны, гармунчыларны, скрипкачыларны һәм башка музыкантларны таба да, аларны оештырып, район, республика буйлап концертлар уздырып йөри.

— Ансамбльдә төрле һөнәр ияләре булды инде. Җырларга, биергә иренмәгән яшьләрне, Арчаның музыка мәктәбендә эшләгән ветеран музыкантларны чакыра идем. Безнең бер җирдә дә бер мәртәбә генә чыгыш ясап калганыбыз булмады. Безне бер күргәч, халык кабат чакыра иде, — ди ул.

«Бездә эшләгән кешене яратмыйлар»

Раузалина апа тырышлыгы белән район мәдәнияте югары үрләргә ирешә, эшче халык арасында яңа талантлар ачыла. Моңа да карамастан, аны ике мәртәбә эшеннән куалар. Районда мәдәният эше аксый башлаган саен, Раузалина Әминованы мәдәният йорты директоры эшенә ике мәртәбә кире чакыралар. Яраткан эшеннән колак кагуы үткен теле, туры сүзе аркасында гына була инде. Аның кыю фикере җитәкчеләргә ошап бетми. Сүз уңаеннан, Раузалина апаның хөкүмәт тарафыннан бирелә торган мактаулы исемнәре юк.

— Бездә эшләгән кешене яратмыйлар бит. Гаепләре чыга башлый. Эшемне хөкүмәт күрмәсә дә, халык күрде. Мин шуның белән бәхетле. «Дом культуры Розасы» дигән исемне заманында бөтен Арча халкы белә иде. Исемем Раузалина булса да, мине гел Роза дип йөрттеләр, — ди ул.

Беренче мәртәбә эшсез калгач, Раузалина Әминованы Арча элеваторы төзеткән «Колос» мәдәният сараена чакыралар. Иҗади коллектив туплап, яңа ансамбль оештырып, анда да җанлы тормыш башлап җибәрә ул. Оешма аңа ике бүлмәле фатир да бирә.

— Халык элеваторның мәдәният сараена агыла башлады. «Танцы»га йөрүчеләр шулкадәр күбәйде — кешегә ышкылмыйча үтеп булмый башлады. Ике ел эчендә райкомның мәдәният йорты, киресенчә, бушап калды. Җитәкчеләргә бу бер дә ошамады. Мине кире мәдәният йортына чакырдылар. Ул үз көчем белән төзегән урын булгач, мин кайтмыйм, дип тартышып тормадым инде. 1976 елда мин яңадан мәдәният йорты директоры булдым һәм 1984 елга кадәр шунда әйбәт кенә эшләдем. 1978 елда безнең ансамбль республика бәйгесендә беренче урын яулап, Ташкентка 48 кешелек ял итү юлламасы алдык. Анда баргач та, зур гына концерт куйдык әле. Шундый күңелле вакытларыбыз да булды, — дип искә ала Раузалина апа.

Раузалина Әминованың иҗади эше гөрләп барса да, аңа төрле сынауларны узарга туры килә. 1981 елда тугыз еллык кына мәдәният йорты бинасында янгын чыга. Раузалина апа аңа ут төрттеләр дип саный. Тикшерүчеләр гаепле кешенең эзенә чыга алмый. Мәдәният йорты җитәкчесенә яңа баштан бина җиткерергә туры килә. Ярый әле район башлыгы бу эштә үзе ярдәм кулын суза. Мәскәү архитекторы сызымнары буенча төзелгән бина тегесеннән күпкә яхшырак килеп чыга. Аны карарга республиканың төрле почмакларыннан киләләр. Әлеге бина бүгенге көндә дә сафта. Аңа капиталь ремонт ясалган. Еллар узгач, бина төзелде дип әйтүе генә җиңел. Шул эштә кайнаган җитәкчегә күпме авырлык төшкәнен күз алдына китерүе дә мөмкин түгел.

«Җитмештә дә акча җитми икән моңа, дип уйлауларын теләмәдем»

1980нче еллар уртасында тагын бер мәртәбә эшеннән азат ителүгә карамастан, 1994 елда Раузалина Әминовага лаеклы ялга мәдәният йорты директоры вазифасыннан чыгу насыйп була. Пенсиягә чыккач та, җитәкчелек соравы буенча ике елга якын эшләп тора әле ул. Бераз ял итеп алгач, ул эшсезлектән азаплана башлый, идән юарга да риза була. Аның бәхетенә, Арчаның АТП директоры кондуктор эшен тәкъдим итә. Раузалина апа биш ел ярым автобуста билет та сатып йөри әле.

— АТПда эшләгән елларым да бик күңелле узды. Хезмәттәшләр белән бик тату эшләдек, күңел ача да белә идек. Сагынып искә алам. Мәдәният йорты яныннан узып китүләр генә авыр булды. Шуны күргән саен күңелем тула иде, — ди ул. 

Кондуктор эшеннән киткәннән соң, Раузалина апа яңадан мәдәният йортына кайта. Бу юлы гади хезмәткәр булып. Анда ул җитмеш яшенә кадәр эшли. Эштән китүе дә халыктан читенсенүе аркасында гына була.

— Җитмештә дә акча җитми икән моңа, дип уйлауларын теләмәдем. Акча өчен түгел, эшсезлектән тилмереп ятмас өчен йөрдем инде, — ди Раузалина апа.

«Аллаһ миңа сынауларын да биреп торды, ярдәменнән дә калдырмады»

1994 елда Раузалина Әминова Арча районы буенча Ветераннар советының мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп сайлана. Бүгенге көнгә кадәр ул җәмәгать эшендә актив катнаша, кирәк чакта яшьләргә киңәшен бирә. Ветераннар советы карамагында 85 кеше бар. Бер-берсенең хәлләрен белеп, аралашып торалар, елга бер мәртәбә булса да җыелышып, күңел ачып алалар. Бу эштә дә беренче активист — Раузалина Әминова. Чыгып йөри алмый торган ветераннарны да читтә калдырмый ул, барысын барлап тора.

2005 елда Раузалина апаның бердәнбер улы кырык яшендә яман чирдән вафат була. Ул, соңарып кына өйләнгәч, әнисенә онык калдыра алмыйча китә. Раузалина апа олыгайган көнендә ялгызы гына калса да, боегып ятмый. Минем белән сөйләшеп утырган арада гына ике тапкыр аңа телефоннан шалтыраттылар, бер кеше хәлен белеп чыкты. Биш төрле газета алдыруын, радио тыңлавын, телевизор каравын әйтте ул. Фатирында бик күп гөлләр үстерә, көн саен диярлек кунак кабул итә. Күршеләрен дә бик игътибарлылар дип атый. Камыр ризыгы пешерсәләр, күчтәнәч кертмичә калмыйлар, дип мактый аларны.

— Тормышымны кешеләр белән аралашудан башка күз алдына да китерә алмыйм. Кешеләрне бик яратам, шуңа күрә килгән кунакларга сөенеп торам, — ди Раузалина апа.

Мин аннан тормыштан канәгатьме, дип сораган идем, ул: 

— Бик канәгать, энем! Аллаһ миңа сынауларын да биреп торды, ярдәменнән дә калдырмады. Биргән сынауларын узарга Ул миңа үзе ярдәм итте, — дип җавап кайтарды.

Раузалина апа көнгә кимендә ике сәгать урамда җәяү йөрергә, иртә-кич гантельләр белән зарядка ясарга тырыша икән. Сорагач, ике 2,5 килограммлы гантельләрен күтәреп, миңа да даими күнегүләрен ясап күрсәтте. Аның каравы, хастаханә юлын таптамый, 2020 ел азагында коронавирусны да җиңелчә генә кичергән. 83 яшен тутырып килгәндә үзенең яхшы формада булуын яшьтән даими физкультура белән шөгыльләнү нәтиҗәсе, дип аңлатты ул.

Раузалина Әминова соңгы елларда ветераннар арасында шахмат ярышларында катнашып, республикада Арча районы данын яклый. Республикада җиңүче булып, илкүләм ярышта да катнашкан. Ул яшьләр белән дә ярышырга тартынып тормый.

— Тәҗрибәсезрәкләрен җиңәм, ә осталарына көчем җитеп бетми, — дип шаярта Раузалина апа.

Гомумән, аның уен-көлке сөйләшергә яратканы сизелеп тора.

Язманы йомгаклап, өлкән яшьтәге укучыларыбызны Олылар көне белән котлыйбыз! Сәламәт булсыннар, якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәсеннәр.

 


Галерея: Арчада яшәүче хезмәт ветераны Раузалина Әминова белән әңгәмәдән фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100