Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Арчадан Фәнис Зәйнуллин: «Хатынымда яман чир икәнен Чечняга киткәндә генә белдем»

Тормыш Фәнисне ике баласы һәм онкологияле хатыны була торып, Чечня сугышына китәргә этәрә. Ул үз кулы астында булган 153 егетне исән-имин хезмәт иттереп кайтуга ирешә, ләкин хатынының санаулы көннәре калган була.

news_top_970_100
Арчадан Фәнис Зәйнуллин: «Хатынымда яман чир икәнен Чечняга киткәндә генә белдем»
Рифат Каюмов

Күптән түгел миңа Арча районы Ашабаш авылында гомер итүче Зәйнуллиннар гаиләсе белән танышырга туры килде. Берсеннән-берсе нык өч егет үстергән, дус-тату, уңган-булган, матур һәм бәхетле гаиләгә көнләшеп караучылар да юк түгелдер. Тик бу бәхеткә алар никадәр язмыш сынаулары аша ирешкәнен күпләр әлегә белми. Хәзер гаиләнең сандык төбендәге серләрен ачабыз.

— Мин тормыш иптәшем Фәниснең икенче хатыны булам. Ул минем беренче мәхәббәтем. Фәнис тә мине бик яратты, ләкин яшь чакта язмыш безне аерды. Унике елдан соң гына кабат кавышырга насыйп булды, — дип таныштыра башлады гаиләсе белән Флүрә Зәйнуллина.

«Фәниснең башка кызга өйләнүе турында җиткерделәр»

Фәнис белән Флүрә хат аша таныша. Флүрә армиягә киткән күрше егетенә үзенең фотосын җибәргән була. Егетнең Фәнис исемле хезмәттәше фотодагы кызны күреп ала да гашыйк була. Кызга армиядән хат язып карый.

— Без хатлар языша башладык. Шул рәвешле үзем дә аңа гашыйк булдым, башка егетләр белән очрашмадым, аны көттем. Фәнис армиядән кайткач, без очраша башладык. Арча педучилищесының соңгы курсында укып йөргән вакытлар иде бу. Фәнис — Марий Эл Республикасы Морки районы Күлбаш авылы егете. Ул бер елга якын минем янга Арчага килеп йөрде.

Мин Фәнис белән күрешергә тиешле көнне кинәт әтием үлеп китте дә, очрашуга бара алмадым, авылда калдым. Ул заманда беребездә дә телефоннар юк иде. Аннары Фәнис Йошкар-Олага милициягә укырга киткән. Ул хатлар язып караган, ләкин нигәдер аларның берсе дә миңа килеп җитмәде. Шулай итеп безнең аралар өзелде. Күпмедер вакыттан соң Фәниснең башка кызга өйләнүе турында җиткерделәр. Унике елдан соң барыбер үзе мине эзләп килде, — ди Флүрә Зәйнуллина.

Флүрә, әтисе үлгәннән соң әнисен ялгыз калдырасы килмичә, авылда кала. Әнисен эштән өстенрәк күргәнгә, Казандагы эшен ташлап, туган нигезенә кайта. Авылда ул вакытта үз белеме буенча урнашырга балалар бакчасы булмый, төрле эшләрдә хезмәт куя. Маршрутлы транспортлар булмагач, үз һөнәре буенча башка авылларга да йөреп эшли алмый.

Кечкенә авылда яшәсәләр дә, яшь кызның кулын сорап килүчеләр була, ләкин Флүрә йөрәге ятмаган кеше белән гомер итәргә кыймый. Хәтта Мамадыш районына кунакка барган җирендә аны урлап та карыйлар.

— Иптәш кызымның туена кайткач, бер егет юк кына сәбәп табып, машинасына утыртты да өенә алып кайтып бикләде. Ике сәгать биктә утырганнан соң, егетне юмалап, кияүгә чыгармын, әти-әнигә әйтергә кирәк дип алдап, чыгып качтым. Караңгыда, бер белмәгән җирдә иптәш кызым яшәгән йортны ничек эзләп тапканмындыр, белмим. Ул авылда кыз урлау гадәте бар икән. Минем кунакка кайтасымны белеп, алдан әзерләнгән урлау булып чыкты бу. Иптәш кызым да, егетнең әнисе белән сеңлесе дә моны белгән, — дип искә ала Флүрә Зәйнуллина.

«Хатынымда яман чир икәнен Чечня сугышына китәр алдыннан гына белдем»

Фәнис тә үз язмышы турында сөйләде.

— Беренче хатыным Альмира белән унбер ел яшәдек. Башта берничә ел балабыз булмыйча торды да, аннары бер-бер артлы ике улыбыз туды. Малайлар үсеп килгәндә генә, Альмира 31 яшендә вафат булды, — дип искә ала Фәнис.

Ул вакытта милициядә хезмәт иткән Фәнис хатынында яман чир икәнен икенче Чечня сугышына китәргә әзерләнеп йөргәндә белеп ала.

— Мин Чечняга китәргә тиеш идем. Сугышка баручылар исемлеге төзелгән. Мин яңа гына бик көчле әзерлек курслары үтеп кайттым. Армиядә хезмәт итүчеләрне, гадәттә, аның кадәр каты әзерләмиләр, ә безгә бөтенесен өйрәттеләр.

Курслардан кайттым да, таныш табибка хатынның анализларын күрсәттем. Ул яман шешкә охшаган диде. Шул вакытта нәрсә кичергәнемне үзем генә беләм. Кадрлар бүлегенә, җитәкчелеккә барып, хатынның сәламәтлегенә бәйле сугышка җибәрмәүләрен үтендем, ләкин соң иде инде. Хәрби инструктор булырга әзерләнгән кешене алыштыру мөмкинлеге булмады. Миңа милициядән китеп кенә сугышка бармый калырга була, диделәр. Хәрби пенсиягә чыгарга шактый стажым тулганын, ул заманда Моркида башка төрле эш табып булмаячагын уйлап, эштән китмәскә, ләкин пенсиягә чыгу белән бер көн дә анда эшләмәскә дип карар кылдым. Хатынның диагнозын үзенә дә, туганнарга да әйтмичә, тешне кысып, сугышка киттем.

Минем кул астында 253 кеше хезмәт итте. Бөтенесе дә диярлек өйләнгән малайлар, күбесенең баласы бар. Анда төрле чаклар булды инде, ләкин иң мөһиме, Аллага шөкер, безнең отделениедән барыбыз да исән кайттык. Кул астындагы егетләрне ничек саклый алдым, шулай сакладым. Аларны күрә торып утка кертмәс өчен, командованиенең боерыкларын үтәми калган чаклар булды, гәрчә аның өчен трибунал янаса да. Чишелми торган мәсьәлә булмый дигән кебек, сугышта да тупиктан чыгу юллары табыла икән, — ди Фәнис Зәйнуллин.

Фәнис исән-имин хезмәт итеп кайтып, ярты ел узганнан соң, хатыны вафат була. Биш һәм сигез яшьлек малайлар ата җилкәсенә кала.

«Бу матур апа безнең әни буламы инде?»

Уртак танышлары Флүрәгә Фәниснең кайгысын җиткерәләр. Фәнискә дә яшьлектә сөйгән яры турында барысын сөйләп торучылар була. Фәнис, тәвәкәлләп, Флүрәнең йөрәген яулау өмете белән Ашабаш авылына кунакка кайта. Ир-атның күңеле сизгән — шушы адым аларга кавышырга этәргеч бирә.

— Фәнисләргә тәүге мәртәбә барган көнне кече улы Айрат йөгереп килде дә алдыма менеп утырды. «Бу матур апа безнең әни буламы инде?» — дип сорагач йөрәгем кысылып куйды, чөнки аңарчы кияүдә дә, әни булып та караганым юк иде. Язмыштан узмыш юк дип, ризалык бирдем инде, — ди Флүрә.

32 яшьлек кыз ике балалы тол иргә кияүгә бара. Тормыш итә башлау җиңел генә бирелми.

— Башта таныш-белешләрдән авыр сүзләрне бик күп ишетергә туры килде инде. Шулар аркасында ник балалы иргә чыктым микән, боларны башкалардан ким-хур итмичә үстереп бетерә алырмын микән, дип утырып елаган чаклар шактый булды. Кайбер туганнарым да ярымны сайлавыма каршы торды.

Малайлар гел санлап кына тормый бит инде. Ярамаганны эшләгән чакларында сүгеп тә куясың. Авылдашларның берәрсе малайларга катырак әйткәнне ишетсә, берәр төртмәле сүзен кыстырмыйча калмый иде. Мәсәлән, берсендә бергәләшеп бакча эшкәртәбез, чүп утыйбыз. Шунда күршеләрнең: «Әнә, үз баласы булмагач, эшләтә», — дип сөйләгәннәрен җиткерделәр. Андый сүзләрне йөрәгем авыр кабул итте. Кеше баласын җигеп, үзем тик ятсам иде. Бергәләшеп эшләгәнне күреп торалар бит. Дөрес, балаларны бөтенесен дә эшләтеп үстердем. Минем кызларым юк, шуңа күрә өчесенә дә хезмәтне — хатын-кызныкымы, ир-атныкымы — тигез бүлеп бирдем. Аның каравы, хәзер аларның теләсә нинди эшкә куллары ята. Бәлки, хезмәт тәрбиясе алгангадыр, бик акыллы булып үстеләр.

Минем хәзер өч улым бар, Аллага шөкер! Алар бик дуслар. Һәрвакыт бер-берсен яклап, ярдәмләшеп үстеләр. Хәзер дә абый-эне дип кенә торалар. Улларым безне хөрмәт итәләр. Мин шуның белән бәхетле. Фәнискә кияүгә чыгып ялгышмаганмын, язмышымны дөрес сайлаганмын, — ди Флүрә.

«Бу әни минеке була. Әти сиңа башкасын алып кайтсын»

Фәниснең олы улы Фәнил яңа әнисе белән танышу мизгелләрен яхшы хәтерли икән. Аңа ул вакытта сигез яшь була.

— Әти әнине беренче тапкыр алып кайтканда, без энем белән кечкенә өйдә утыра идек. Танышып алгач, әни минем хәлләрне сораша башлады. Аннары кулындагы зәңгәр каләмен миңа бүләк иткәнен хәтерлим. Шул каләмгә кызыгып карап утырганым һаман да истә. Әти аны өенә озатып куйгач, мин аннан: «Бу апа безгә киләме соң инде?» — дидем. Әтинең уңай җавабына мин бик сөендем, чөнки ул миңа бер күрүдә ошады. Дөресен генә әйткәндә, әнинең безгә кайтуын үзебез теләдек. Ул чакта әнисез бер ел яшәгән идек, — ди Фәнил.

Фәнилнең энесе Айратка биш яшь булган. Ул да әлеге көнне искә төшерде.

— Әнинең икебез белән дә сөйләшкәнен хәтерлим. Ул киткәч, абый белән әни өчен сугышып алдык әле. Икебез дә: «Бу әни минеке була. Әти сиңа башкасын алып кайтсын», — диештек. Беренче көннән үк без аны үз иттек, — ди Айрат.

«Малайларның әниләре ике тапкыр төшкә керде»

— Яши башлагач, малайларның әниләре рәхмәт әйтеп ике тапкыр төшкә керде. «Рәхмәт, Флүрә! Балаларны үз канат астыңа алып, чын егетләр итеп үстердең», — диде ул икенчесендә. Беренчесендә әйткән сүзләрен хәтерләмим. Ел саен бергәләп әниләре җирләнгән зиратка кайтып, каберен җыештырып торабыз. Малайларның үз әниләрен онытуларын теләмим. Киресенчә, аның туган һәм үлгән көннәрен исләренә төшереп торам. Ашлар үткәрәбез, аның рухына сәдака бирергә өйрәтәм.

Үземне үги әни дип хис итмим, чөнки малайларымның беркемгә дә мине үги әни дип әйткәннәре булмады. Күпләр аларны Фәниснең беренче хатыныннан туган балалары икәнен белми дә. Бөтен кеше малайларны үземә охшаган дип әйтә, — ди Флүрә Зәйнуллина.

Үзем дә малайларның бөтенесен Флүрә апага охшаттым. Алар инде үзләре гаилә корырлык булып җитлеккән. Кече уллары Рәмис Кооперация институтында укый, ә ике олысы Казанда эшли.

Фәнис пәһлевандай олы гәүдәле булмагач, аның спецназ әзерлеге үткән хәрби булуына ышанасы да килми. Үзенә бу шигемне әйткән идем, ул миңа уены-чыны белән: «Сугышта симезләрнең тыннары кысыла, зур шкаф яңгырап ава», — дип көлеп куйды.

Милициядә кече сержант званиесендә хезмәт итә башлаган Фәнис 38 яшендә майордан пенсиягә китә. «Кайнар нокталар”да хезмәт итү белән ул стажын яшьли тутыра. Хәзер үзмәшгуль булып теркәлгән.

Аның музыка белеме булмаса да, гармунда һәм синтезаторда матур уйный.

— Минем әти тальянда уйный иде. Бала чакта шул гармунны тартып өйрәндем. Музыка мәктәбендә укымадым, ноталар танымыйм. Шулай да, мәктәптә укыганда төрле фестивальләргә йөртәләр иде, — ди ул.

Арчада күптән түгел узган «Барлык кыйммәтләрнең таҗы — гаилә» фестиваль-бәйгесенең гала-концертында җырга-моңга гашыйк, шушындый үрнәк гаилә белән танышып кайттым.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100