news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Арчаның уңыш серләре: тулы сәнәгать паркы, нәселле атлар һәм җитез эшмәкәрләр

Татарстанда район һәм авыл җирлекләрендә яшәүче халыкның хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре уза. Кичә Казаннан бер төркем кеше Арча районына юл алды.

news_top
Арчаның уңыш серләре: тулы сәнәгать паркы, нәселле атлар һәм җитез эшмәкәрләр
Фото: «Интертат», Юлай Низаев

Арчада узган семинарда фермерлар, район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары әгъзалары катнашты. Семинар-киңәшмә эшен Татарстан Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов җитәкләде, шулай ук биредә төрле министрлык вәкилләре һәм журналистлар да булды.

Сәфәребезнең беренче тукталышы Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллияте иде. Көллият директоры Гөлнара Гарипова сүзләренчә, уку йорты – милли рухлы үзәк булып тора. Мәгариф тармагы өчен кадрлар әзерлиләр.

Алга таба исә «Арча» сәнәгать паркының эш нечкәлекләре белән таныштырдылар. «Арча» сәнәгать паркының тарихы 2014 елда башланган. Бүгенгесе көнне 21 гектар мәйданда 16 резидент эшли. Биредә җитештерүче компанияләрнең инвестицияләре 3,5 миллиард сумны тәшкил иткән, 550 эш урыны булдырылган.

Арча ягы әдәбияты белән генә түгел, эшмәкәрләре белән дә дан тота. Монда «Эшмәкәрләр аллеясе» дә бар.

Аннан Сеҗе авылына киттек. Сеҗе авылындагы фермада Айзат Шәйдулла улы Сәлахов нәселле атлар үрчетә. Фермасы да зурдан – биредә берьюлы 360лап баш ат асрарга мөмкинлек бар. Терлекчелектән тыш, хуҗалык казылык һәм кымыз җитештерү белән дә шөгыльләнә. Атларга булган мәхәббәт бу нәселдә буыннан-буынга күчеп килә икән. Бабалары Сәләхетдин озак еллар атлар караган. Хәер, Айзатның әтисе Шәйдулла абзый да, үз заманында «Төрнәле» колхозында җитәкче булып эшләгәндә, һәр ир-егеткә берәр ат өчен җаваплылык салган.

Айзат та кечкенәдән әтисенә ияреп атлар янына бара. Бераздан үзләре Арчада атлар тота башлыйлар. Айзат егыла-егыла атка атланып йөрергә өйрәнә. Иптәш малайлары да, мөмкинлек булу белән, атлар янына килергә атлыгып тора. Сабантуйларда чабышларда катнашып, җиңүләр яулыйлар.

«Иң беренче итеп үзебезнең хуҗалыктан атларны алып килеп эшне башлап җибәргән идек», – дип искә ала Айзат.

Фермерлар белән озаклап атлар турында сөйләшәсе килсә дә, вакытыбыз чикле иде шул.

Семинар эшенә килгәндә, ул зур пленар утырыш белән Арча мәдәният йортында тәмамланды. Чара алдыннан авыл хуҗалыгы тармагы һәм кул эше осталарының бик бай күргәзмәсен дә карап өлгердек. Анда ниләр генә юк иде! Соклангыч тырыш шул халык: төрле-төрле сырлар, тортлар һәм башка тәм-томнар, хатын-кызлар өчен бизәнү әйберләре дисезме… Авылларны, районнарны нәкъ алар яшәтә, гөрләтә дә инде!

Арча ягында әлегесе көнгә 18 авыл хуҗалыгы җитештерү оешмасы, 13 кулланучылар кооперативы һәм 40 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли икән.

Районның чәчүлек мәйданнары 100 мең гектар җирне били. Бөртекле-кузаклы культуралар – 50, азык культуралары – 37, техник культуралар – 8 мең гектарда чәчелә. 1700 гектар җирдә бәрәңге үстерәбез. Игенчеләребез тырышлыгы нәтиҗәсендә былтыр республикада ашлык җитештерүдә 3нче урынга чыга алдык. Быел район хуҗалыкларына 155 миллион сумлык техника сатып алынды. Авыл хуҗалыгы оешмаларында барлыгы 31 341 баш мөгезле-эре терлек асрала. Шуларның 10 меңнән артыгы – савым сыерлары. Бүгенге вакытта һәр сыердан уртача савым күләме – 3331 кг сөт, үсеш – 10 процент, – дип билгеләп үтте Арча район башлыгы Алмаз Хисаметдинов.

Арча районының «Хәят» кооперативы җитәкчесе Ләйлә Минһаҗева сөт бәяләре темасын күтәрде.

Бүгенге көндә җитештерүчеләр нульгә яки үзләренә зыянга да эшләргә мәҗбүр. Коры һава торышы да булса, азык белән хәл дә җитди начараерга мөмкин. Терлек асраучылар һәм аңардан продукция җитештерүчеләр ике мөһим мәсьәләне хәл итүне сорый. Авыл хуҗалыгы кооперативларына субсидияләр, КФХларга сөтнең литрына субсидия – болар бик нәтиҗәле! Әмма алар чыгымнарны каплау өчен бер-ике кварталга гына җитә, – дип мөрәҗәгать итте ул семинар Президиумына.

Авыл хуҗалыгын – авыл кешеләре яшәешенең нигезе, дип әйтәбез. Авылларыбызның киләчәге дә, бүгенге язмышы да нәкъ менә аларга бәйле! Арчага аерым тукталсак: ул безнең зур территорияле район, биредә эш активлыгы да сизелә. Без «Арча» сәнәгать паркын карадык, ул инде тулган. Һәм алар яңадан 18 гектар белән киңәеп яталар. Шул ук вакытта Арчаның отышлы ягы – Казанга якын булуы. Бу төбәкнең, авыл халкы активлыгын бик уңай дип бәялибез, – диде Марат Әхмәтов, әлеге эшлекле сәфәргә нәтиҗә ясап.

Мәгълүмат өчен: Арча районында 50 мең кеше яши: 23 меңе шәһәрдә, калганнары – авылларда. Казаннан нибары 60 чакрымда гына урнашкан. Районда 128 авыл бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар