Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арчада юл һәлакәтендә 47 яшьлек хатын-кыз вафат: «Мөндешкә Сабан туена барулары булган»

Бүген Арча районы Шушмабаш халкы авылдашлары Гөлнар Баһаветдинованы соңгы юлга озатты. Яшьли тол калып, өч баласын ялгызы аякка бастырган 47 яшьлек ханымның кичә кичке сәгать алтынчы яртыда Ашытбаш – Шушмабаш – Карадуган трассасында авариядә гомере өзелгән.

news_top_970_100
Арчада юл һәлакәтендә 47 яшьлек хатын-кыз вафат: «Мөндешкә Сабан туена барулары булган»
ТР Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте

Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, Datsun җиңел машинасы дамба астына төшеп китеп, берничә тапкыр әйләнгән. 12 яшьлек үсмер улы имгәнгән, хәзер ул Республика балалар клиник хастаханәсендә.

Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов мәрхүмәнең бүген өйләдән соң Шекә авылына җирләнгәнен әйтте. 

Тумышы белән Мөндештән ул, Шекәгә килен булып төшкән иде. Шушмабашта өй салып чыгып, шушында тордылар. Ире Шекәдә җирләнгәч, Гөлнарны да шунда җирләргә дип уйлаштылар, - диде Вәзир Сәгыйтов.

Гөлнар Баһаветдинованың ире, өченче баласы туып бер-ике атнадан соң үпкә ялкынсынуыннан үлеп киткән булган. Ике үсмер баласы, яңа туган нарасыен кулына тотып, Гөлнар язмышның ачы сынавы белән күзгә-күз очраша. 

Мөндештә бүген Сабан туе, кичә кич төпчеге белән шунда сеңлесенә кунакка барулары булган.

Дамбадан очкан да, берничә тапкыр мәтәлчек аткан, югыйсә, кечкенә генә борылыш ул. Рульне тота алмый калгандыр инде. Бик аянычлы булды.

Малае каешын эләктергән булган, Гөлнар эләктермәгән диләр шул, тәрәзәдән чыгып очкан. Күрәчәктер инде... Баласы гына исән-сау калсын инде. 

Бик тырыш, пешерергә оста, ачык йөзле, шат күңелле хатын иде. Шәхси кибеттә пекарняда мөдир булып эшләде. Йорт җирләре җиткән. Нәрсә кушсаң да эшли, өстәмә эшләр дә алды, - дип искә алды авыл җирлеге башлыгы.

"Соңгы кайтуында бергә намаз укыдык"

Гөлнар Баһаветдинованың 27 яшьлек олы улы Данис һәм 24 яшьлек уртанчысы Рәмис - икесе дә өйләнгән. Данис Казанда Царево бистәсе мәчетендә хәзрәт булып эшли. 

Илгиз аңына килде, Казанга ДРКБга күчерделәр. Кабыргалары, умрау сөяге сынган, эченә су җыела башлаган, ахрысы, шуны тикшерәләр, әле билгесез.

Энекәш Мөндешкә, Сабан туена барыйк, дип сораган да инде, кызганыч, шушы фаҗигагә юлыкканнар. Әле әнинең үлем диагнозын да аңлап бетермәдем – рульдә барганда йөрәгенә берәр нәрсә булмадымы икән, дим. Рульдә нәрсәдер булып, идарәсен югалткан да, машина шуңа әйләнгән булырга мөмкин. Үлем сәбәбен раслау кәгазен әле карарга вакыт та булмады, - дип уртаклашты Данис хәзрәт.

Ул әнисенең күңеле акрынлап намазга тартылуын да әйтте. 

Элек намаз укымый иде әле. Соңгы кайтканда, бер атна элек, "сезнең белән бергә намаз укыйм әле" дип, бергә намаз укыдык. Шулай җайлап тартыла иде аның күңеле. Туганнар белән гел бергә булып, ярдәмләшеп яшәде.

Әлхәмделилләһ, тырышты инде. 2009 елда әти үлде, әтисез калганда миңа 14 яшь иде, Илгизебезгә ике атна иде. Ул безне өчебезне аякка бастырды. Өйне рәткә кертергә тырышты. Үзен кызганмый иде, гел без дип яшәде. Авылга еш кайтырга тырыштык, эшләр булганда, гел үк кайтып та булмады инде.

Урыны җәннәттә булсын инде әнинең! - дип теләде Данис.

"Абый үлгәч тә, малайларын үзе аякка бастырды"

Гөлнар Баһаветдинованың иренең энесе Ранил әйтүенчә, тормыш иптәше үлеменнән соң да Гөлнар иренең туганнары белән араны өзмәгән. 

Аралашып тордык, һаман килеп, хәлне белеп торды. Балалары да әби-бабайларына кайтып йөрде. Бик яхшы мөнәсәбәттә идек.

Абый үлгәч тә, малайларын үзе аякка бастырды, тырышты-тырмашты, кеше ясады.

Илгизгә абыйсы әнисенең үлемен хәбәр иткән инде. Ничек кабул иткәндер, әле үзе дә аңлап бетерми бугай... - ди Ранил әфәнде.

Гөлнар Баһаветдинованың уллары, туганнары, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз! Урыны оҗмахта булсын! 

"Юллар, юллар, авыр булса булсын, тик соңгысы гына булмасын", - дип җырлана җырларда. Хәзер алда Сабантуйлар чоры. Юлга чыкканда, һәркем ашыгуларның ялгышуга китергәнен, куркынычсызлык каешларын  эләктереп йөрүнең дә мөһим булуын истә тотсын иде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 июнь 2022
    Исемсез
    Урының ожмах турлэрендэ булсын, кадерле апаем, син безнең очен һәрвакыт исән, һәрвакыт шундый чибәр булып калырсың!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100