Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арчада һәлак булган егетнең туганы мәгълүмат таратмауны сорый: «Әнисе авыр хәлдә»

news_top_970_100

Бүген Арчада фаҗигале һәлак булган 21 яшьлек егетнең туганнары «Интертат» аша массакүләм мәгълүмат чараларына, һәлакәт видеосын куючылар һәм бу турыда мәгълүмат таратучыларга мөрәҗәгать итте. Гаилә алардан видео һәм язмаларны алуны сорый. Искәртеп үтик, бетон блокларга бәрелеп үлгән егет турында сүз бара.

Һәлак булган егетнең туганнары аның гаиләдә бердәнбер бала булуын һәм әнисенең авыр хәлдә булуын әйтте.

«Язмаларны бетерегез. Әнисе авыр хәлдә. Бу – әти-әнисе өчен зур хәсрәт. Безгә хәзер бик авыр. Ул әти-әнисенең бердәнбер баласы иде», – дип язды туганы.

Гаиләнең кайгысын уртаклашабыз. «Интертат» моңа кадәр чыккан хәбәрне бетерде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 август 2023
    Исемсез
    Туганым урының жәнәттә булсын🤲🙏💔❤‍🩹😒😞😔😟😕🙁☹️😣😖😫😩🥺😶😐😯😦😧😮😲😵😳😱😨😰😢😥😭😓😪😮‍💨🤧🤕ЯРАТАБЫЗ❤
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100