Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арчада балалар мәйданчыгы урынына шәхси йорт салалар – биш балалы ана зары

Арчада 30 еллык парк һәм балалар мәйданчыгы урынына шәхси йорт салалар. Балаларга кайда уйнарга? Дистәләгән еллык агачларны кисәләрме? «Интертат» хәлгә ачыклык кертә.

news_top_970_100
Арчада балалар мәйданчыгы урынына шәхси йорт салалар – биш балалы ана зары
шәхси архив, "Арча яңалыклары"

Балалар мәйданчыгы урынына – шәхси йорт

«Балалар мәйданчыгы урынына шәхси йорт салалар» – Арчаның Шаляпин урамында яшәүчеләрнең зары бу. Дистәләгән еллар шәхси секторда яшәүчеләрне парк буларак сөендереп торган урында төзелеш эшләре башланачак. Якын-тирәдә яшәүче балаларның уен мәйданчыгын да читкәрәк күчергәннәр.

Парк 5 бала анасы Юлия Сидорованың йорты каршында гына булган.

Ничә ел буе йөреп, көч-хәлгә мәйданчык куйдырттым. Минем үземнең генә дә 5 бала бит. Монда уйный-уйный, нихәтле балалар үсеп бетте инде. Күрше урамнан да нихәтле бала килеп уйный. Агачлар утыртып, алар шундый матур урман булды инде. Менә шуны бетерергә торалар. Ниндидер милиционер алган ул җирне. Шундый матур агачлар монда. Өй салгач, ул агачларны кисеп бетерерләр инде, – дип сөйләп китте Юлия Сидорова.

Агачлар дигәннән, «Арча яңалыклары» 1995 елда редакция коллективының шушы урында агачлар утыртуы турында яза.

Бу парк яхшы таныш безгә. 1995 елда нәкъ менә безнең редакция коллективы килеп төзекләндерү, чистарту эшләре башкарды, агачлар утыртты анда. Үзебез агачларга су сибеп тордык. «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе әгъзалары утырткан агачлар да бар анда. Шул ук вакытта балалар мәйданчыгы булдырылды. 30 елга якын вакыт эчендә ул бик матур паркка, балаларның яраткан урынына да әверелде. Анда 200дән артык агач, куак үсә, төрләре 20дән артык. Арча мәктәбе укучылары бирегә экскурсиягә килә, – дип яза газета.

Фото: © «Арча яңалыклары» архивы

«Ул җир парк буларак рәсмиләштерелмәгән»

Ничек 30 ел буена парк булып торган урынга шәхси йорт салып була соң? Бу сорауны Арча районы башкарма комитет җитәкчесе Ренат Гатиятовка бирдек. «Бу дөрес хәл», – дип аңлатты җитәкче.

Дөрес хәл. Ул элек-электән йорт участогы буларак рәсмиләштерелгән булган. Элеккеге хуҗасы бернәрсә дә салмаган. Шул тирәдә яшәүчеләр агач утыртып, аннары балалар мәйданчыгы ясап, ул тирә балалары шунда уйный иде. Хәзер җирнең хуҗасы шул җирне яңа кешегә саткан, ә яңасы «өй салам» дип йөри башлады. Ул бит инде аның җире. Ул җир парк, балалар паркы, яки балалар мәйданчыгы буларак рәсмиләштерелмәгән, бернинди исеме дә юк, – дип сөйләде Ренат Гатиятов.

Шулай да, хуҗасы булган җирдә ничек редакцияләргә, коллективларга бердәм рәвештә агачлар утыртырга, балаларга экскурсиягә йөрергә, шуңа өстәп, балалар мәйданчыгы куярга рөхсәт бирелгән соң? Җәмәгать урыннарында мәйданчыкларны хакимият органнары белән киңәшми генә куеп та булмый. Ә монда – хуҗасы булган җир. Әлбәттә, җир хуҗасы бик киң күңелле, яхшы кеше дип уйларга була. Тик ул хуҗа шулкадәр киң күңелле булгач, нишләп 30 ел торган, чын урман кебек булган матур парк урынын кемгәдер сатып җибәргән икән? Күршеләренең, паркка йөрүчеләрнең, ул 200дән артык агачны утыртучыларның дошманына әверелмәсме яңа хуҗа?

Алдылар инде ул җирне. Газ торбасы анда юл янында ук яки шул мәйданчык уртасыннан сузылган. Анда ничек йорт салырга уйлыйлардыр. Миңа закон юк инде, минем сүзне тыңламыйлар, – ди Юлия Сидорова.

Балалар мәйданчыгы сакланган, парк – юк

Бу мәсьәләгә күз йомарга теләмәгән Юлия Сидорова хакимияткә үзе бара. Мондый очракларда, бөтен кешегә дә зыяны булса да, гадәттә «амбразурага» 1 кеше күкрәге белән ята инде. Юлиянең ире Артем мобилизация белән махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Ул «Батырлык өчен» медале белән дә бүләкләнгән. Биш баланың иң кечкенәсенә исә 6 яшь. «Миңа, 5 бала анасы буларак, медаль дә бирмәделәр», – ди Юлия.

Халык миңа үземә дә килеп мөрәҗәгать иттеләр. Иң күбе – 5 балалы, ире контракт белән хезмәт итүче ханым йөрде. Шуңа күрә без мәйданчыкны шул тирәдән 50 метр ераклыктагы урынга күчердек. Инде күчергәч, балаларга уйнарга урын булгач, без сүз әйтмибез, диделәр. Шундыйрак сөйләшү булды, һәм алар миңа бүтән килмәде, – диде Ренат Гатиятов.

Юлия Сидорова да мәйданчыкны читкәрәк – аскарак төшерүләрен раслады.

Балалар мәйданчыгын аскарак төшерделәр, бер 300 метр ераккарак. Казанда мәйданчыклар шундый җыйнак, төзек итеп эшләнелгән. Монда акчаны үз кулларына керттеләр дә куйдылар. Аскарак төшерсәләр төшерсеннәр, тик аны җыйнаграк итеп тә ясап буладыр, койма белән әйләндереп алып буладыр. Паркта аны агачлар әйләндереп алган иде.

Дөрес тормый ул. Аска безнең 2 юл төшә. Юлның берсен бетереп, мәйданчыкны шул җиргә куясы иде. Ул җирдә дә агачлар бик күп. Мин аларга тәкъдим иттем, тик килешмәделәр. Акча бит ул, – диде Юлия Сидорова.

Балалар мәйданчыгы сакланса да, 30 еллык хезмәт – 200дән артык агач, куак үскән парк кына булмаячак. «Тирә-ягын яшеллек уратып алган паркны күргәч, тагын бер кат йөрәк жу итеп китте. Никадәр хезмәт, никадәр тырышлык белән тудырылган бу матурлыкны кемнәр юк итәргә җыена», – дип язган «Арча яңалыклары» да.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100