Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Арча Шамкае» белән 17 ел бергә эшләгән баянчы: «Табигать тә син киткәннән бирле елый»

news_top_970_100
«Арча Шамкае» белән 17 ел бергә эшләгән баянчы: «Табигать тә син киткәннән бирле елый»
Фото: социаль челтәрдән

Танылган тамада Марат Газизов (халык аны «Арча Шамкае» дип йөрде) белән бергә эшләгән баянчы Алмаз Рәхимов аны юксынуын, әле һаман да аның юклыгына ышанмавы турында язган.

«2007 елның август ае иде бу… Дусларымның туенда, мин – кунак, ул алып баручы булды. Шунда күрешеп (без аңа кадәр дә таныш идек), телефон номерларын алмаштык. Берничә көннән Марат миңа шалтыратып, бергә эшләргә тәкъдим итте.

17 ел буена без үткәргән бәйрәмнәрнең исәбе-хисабы юктыр. Ул чын мәгънәсендә «человек-праздник» иде, һәр чараны чын күңеленнән, яратып, булсын дип эшләде, кешеләргә яхшы кәеф, позитив бүләк итте. Аллаһы Тәгаләдән бирелгән таланты, тырышлыгы аңа бу эштә бик ярдәм итте. Табигате белән ул бик гади, гадел, эчкерсез, олы йөрәкле кеше иде, дөньяны, кешеләрне, гаиләсен, туганнарын яратты. Бар кешене тигез күрергә тырышты. Шул еллар эчендә Марат миңа чын дус, абый булды, гаиләләребез дуслашып бетте.

Синең юклыгыңа күңел һич ышанмый...

Табигать тә син киткәннән бирле елый бит. Син безнең күңелләрдә бары якты, матур хәтирәләр генә калдырдың! Тыныч йокла, дустым! Урының җәннәт түрләрендә булсын!

Кем уйлаган, бу синең соңгы җырың булыр дип», – дип язган ул.

Комментарийларда Марат алып барган матур мәҗлесләрне искә алганнар, тамаданың шундый яшь килеш арабыздан китеп баруына әле дә булса күңелләре ышанмавы турында язалар.

Татарстандагы популяр алып баручы Марат Газизов инсульт булгач ясалган операциядән соң – 3 август көнне вафат булды. Аңа 47 яшь иде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 август 2024
    Исемсез
    Узган ел Караужа авылында минем юбилейны алып барган иде шундый кунелле бэйрэм ясап киттелэр, урынын жэннэт турлэрендэ булсын без сине онытмабыз
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100