news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Газизов башкаруында Наласа авылы көе

news_top
Марат Газизов башкаруында Наласа авылы көе
Видеодан скриншот

Инсульттан соң ясалган операциядән соң, 3 август көнне, Татарстандагы популяр алып баручы Марат Газизов вафат булды. Ул халыкка «Арча Шамкае» буларак билгеле. Аңа 47 яшь булган.

Аны аңсыз хәлдә Казанга, МКДЦга алып килгәннәр. Якыннары, операциядән соң тернәкләнер, дип өметләнгәннәр.

Җирләү урыны әлегә билгесез.

Марат Газизов шуклыгы, шаянлыгы белән халык йөрәгендә калыр. Аның моңлы итеп, үз көенә генә җырлавы, тавышы да онытылмас. Марат Газизов «Наласа авылы көе»н дә үзенә генә хас җиңеллек белән башкара иде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 август 2024
    Исемсез
    Урыны жэннэт турендэ булсын
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар