Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арча районында фермер хуҗалыгында янгын: «Килде пожарка. Янып беткәч...»

news_top_970_100
Арча районында фермер хуҗалыгында янгын: «Килде пожарка. Янып беткәч...»

Мессенджерлардагы төркемнәрдә Арча районы Күлтәс авылында булган янгын видеосы таралды. Видеода күренгәнчә, янгын төнлә булган. Янгын фермер хуҗалыгының техника гаражында чыккан, тракторлар янган.

«Түбәсе янып, җимерелеп бетте инде, эчендә техника булган. 2-3 тракторны чыгардылар. Эчтә 1-2 сүтелгән трактор калган. Гаражның бер башында бухгалтерия булган, документация», – дип сөйли видеоны төшергән ир-ат.

Шул вакытта янгын сүндерү машиналары килә. «Арчаныкымы, Лесхозныкымы килде пожарка. Янып беткәч», – дип әйтә ул.

Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Васил Габделхаков бу гаражның фермер Айрат Сафиуллинныкы булуын әйтте. Ул да ремонтта булган 2 тракторның януын раслады.

Айрат Сафиуллин шулай ук «Пионер» хуҗалыгын җитәкли. Ул Арча районында юкка чыккан Пионер авылына җан өрүче, аны торгызучы кеше буларак билгеле. Җитәкче «Интертат»ка авылны торгызу буенча башкарылган эшләр турында сөйләгән иде.

Айрат Сафиуллинның үзе белән элемтәгә кереп булмады, белүебезчә, ул янгын нәтиҗәләрен хәл итү белән мәшгуль. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, шәхси хуҗалык булу сәбәпле, бу хакта мәгълүмат бирә алмавын әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100