Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арча районында бер төндә йорт ике тапкыр яна: «Этебез өч көн буе улаган, сизгәндер инде»

«Ярый әле янгын төнлә чыкмаган, үзебез дә янган булыр идек...» Арча районы Казанка авылында яшәүче Әскәровлар гаиләсе шуңа шөкер итә. 1 апрель киче алып килгән зур хәсрәттән соң аларның йорты, ихатасы, мал-туары ут-күз корбаны була. Бер төн эчендә йорт 2 тапкыр яна.

news_top_970_100
Арча районында бер төндә йорт ике тапкыр яна: «Этебез өч көн буе улаган, сизгәндер инде»
Әскәровларның шәхси архивыннан

Янгынны кичке 7:15 сәгатьтә күрдем. Кичтән малларны карап кердек тә ашарга җыенып йөри идек. Мин чәчемне буяган идем. Башымны юып кайтам да, җылытырмын, дип, мунчага киттем. Мунча ягына чыккач, «шарт-шорт» килгән тавышлар ишетелде. Бу вакытта нинди петарда шартлаталар соң, дип чыгып карадым. Ни күрим: сарай дөрләп яна. Тирә-якны яңартсак та, ул сарайның түбәсендә шифрдан иде. Шул шифр бөтен дөньяга чәчрәп яна иде, – дип сөйли башлады хуҗабикә Мингизә Әскәрова.

Ул вакытта тормыш иптәше һәм 8нче сыйныфта укучы кызы өйдә була. Казанда эшләүче улы бу атнада авылга кайтмаган булган. Әни кеше баласына ноутбукны тоттыра да дус кызы янына җибәрә.

«Эт белән мәчегә кадәр янды бит»

Янгын сарайда электр чыбыгыннан чыккан, дип фаразлыйлар. Барлык мал-туар ут корбаны була.

Сарайдагы барлык хайван, кош-корт янды. 15 баш сарык, 20 баш тавык, 2 кәҗә... Сарыкларны корбанга сата идек. Ничә меңлек сарык янды. Корбанга сарык та калмады, эт белән мәчегә кадәр янды бит. Этебез 3 көн буе улаган булган. Мин 1 ай өйдә булмадым. Шуны сизенгәндер инде. Янгын вакытында бер тавыш-тыны да чыкмады, башка вакытта чебенгә дә өрә иде. Куркып, оясында посып утыргандыр инде. Өстенә очкын төшеп яна башлагач, чинады, җаныкаем. Ул да гаилә әгъзасы кебек иде.

Мәче дә күренми. Аны бик ярата идек шул. Үзебезнең янга ятып йоклый иде. Үзе өч төсле иде, яраттыра, килеп сырпалана торган иркә булды. Койрыгы зур, күпереп тора иде. Сарайда калгандыр... Койрыгына ут капкандыр, җан кисәгем. Исән булса, кайткан булыр иде. Икенче мәчебез 3 көн югалып йөргән иде, анысы кайтты. Кызым да эт белән мәче турында сорап торды, юк инде...» – дип сыкранды хуҗабикә.

Мал-туардан кала, сарайда көздән алып калдырган ашлык та булган.

3 тонна ашлык бар иде. Ул әле дә пыскып утыра. Көздән, бәяләр төшкәч, запаска ашлык, комбиазык сатып алган идем. Ел саен үрдәк, чеби асрыйм, былтыр да 50шәрне сатып алган идем. Аларын май айларында гына ала идем әле. Быел үрдәк тә, чеби дә асрыйсы юк… – дип авыр сулады ул.

«Иң мөһиме – үзебез исән, дип тынычланабыз»

Аллага шөкер, ул кичне гаилә әгъзаларының барысы да исән кала. 

Иң мөһиме – үзебез исән, дип тынычланабыз. Янгын төнлә чыккан булса, үзебез дә янып үлгән булыр идек. Бөтен документны кочакладым да йөгереп чыктым, – ди Мингизә Әскәрова. 

Мингизә Әскәрова әле 3 көн элек кенә Казаннан хастаханәдән кайткан булган. 1 ай дәвамында неврология бүлегендә ятып чыккан. 

Мин клуб мөдире булып эшли идем. Яңа клуб ачтык. Шул вакытта эштә борчылып йөргәч, нервылар какшады. Хәзер мөдир түгел, әмма клубта эшлим. Шул нервылар белән барып яткан идем. Аннан 10 көндә генә чыгармыйлар икән. Нервыларны тынычландырып кайткан гына идем, менә булды… Хәзер сәламәтлекне уйларга вакыт юк. Дару эчеп йөрибез инде. Автопилотта, диләрме әле. Тормыш иптәшем – III группа инвалид. Аның йөрәгенә операция ясалган – йөрәк зәгыйфьлеге. Ул да ничек түзгәндер. «Ашыгыч ярдәм» килде инде. Минем йөрәк бугазыма менеп җиткән иде инде, дару бирделәр, аннан соң тынычландым, – дип сөйләде ул.

«Төнге өченче яртыларда яңадан яна башлады»

Янгын сүндерүчеләр 15 минуттан килеп җиткән. Йорт хуҗалары өчен бу бик озак булып тоелган. «Мин «112»гә шалтыратканмын, «01»гә шалтыратсам, бәлки, тизрәк булыр иде», – дип куйды ул. Бәхеткә, ул кичтә җил тынган булган. Җил булса, ике як күршегә күчү куркынычы бермә-бер артыр иде. 

Безнең тыкрыкта хәйран гына кар бар иде әле. Бер як күршегә шул карны сиптеләр. Икенче як күршене янгын сүндерүчеләр саклады. 

Янгынны төнлә генә сүндерделәр. Янгын сүндерүчеләр: «Карап торыгыз, тагын яна башласа, хәбәр итегез», – дип әйтеп калдырды. Төнге 3нче яртыларда яңадан яна башлады. Без күрше йортка урнашкан идек, ярты сәгать тә йоклап өлгермәдек. Янгын сүндерүчеләрне кабаттан чакырдык. Икенчегә яна башлаганчы, кухня ягы калган иде әле, анысы да янып бетте. Хәзер кап-кара булып, зал бүлмәсе, веранданың таш диварлары гына калды. Түбә тулысынча юк, – ди Мингизә Әскәрова.

Йортны 1 миллион сумга иминиятләштергән булганнар. Иминиятләштерүчеләр килеп караган. «Өй» тирәләрен җыештырып бетергәч, яңадан киләчәкләр, шуннан соң түләүнең күләме билгеләнә.

«Халык нык ярдәм итә, Аллага шөкер»

Хәзерге вакытта гаилә күршедәге йортта урнашкан. Анда яшәгән әби вафат булганнан соң, йорт буш калган, балалары ялларда гына кайтып йөри икән. Барлык уңайлыклар да бар, ди әңгәмәдәшем, йортка ремонт та ясаган булганнар әле.

Халык нык ярдәм итә, Аллага шөкер. Күршеләргә дә рәхмәт. Өс киемнәрен дә алып киләләр. Янгыннан калган киемнәрне кулланырга ярамый, диләр. 

Әкренләп булдырырбыз инде, Алла теләсә. Яңа йорт саласы булыр. Әле ир-атлар йорт тирәсен чистарта. Улым да кайтты. Ул безнең төп терәк инде, йортыбызга ремонт ясаганда да ул ярдәм итеп торды. Бу йорт 1981 елда салынган булган, мин 1995 елда килен булып килгән идем. Ремонтлар ясаган идек. Әле дә улым, машинаны сатам, очсызракны алам, ди. «Юк, инде, кирәкми, сатма», – дидем. 

Мин кичә Арчага барып кайттым. Башкарма комитет, МЧСка кереп белешмәләр алдым. Берничә оешмадан ярдәм сорадым. 

Бик күп кешедән ярдәм килеп тора. Белгәннәренә рәхмәт әйтергә тырышам, белмәгән кешеләр бик күп, аларның барысына да бик зур рәхмәт. Рамазан аенда эшләгән изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын иде, –дип теләде Мингизә Әскәрова.

«Булдыра алганча ярдәм итәбез»

Казанка авылы кергән Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Васил Габделхаков янгын вакытында ук килеп җиткән. Мин шалтыратканда, ул Әскәровлар белән район үзәгеннән кайткан гына иде әле.

Ярдәм сорап, районга хатлар яздык, авыл җирлекләре төркемнәренә бу хәбәрне тараттык. Халык битараф түгел, үзебез дә ярдәм итәргә тырышабыз. Районда да, ярдәм итәбез, диделәр. Күршеләр йортларын бирде, Аллага шөкер. Иминиятләштерү органнары да, 70 процент тирәсе чыгар, дип әйтте. Булдыра алганча ярдәм итәбез.

Янгын вакытында мин дә бардым. Биш янгын сүндерүче килде, – дип сөйләде ул. 

Әскәровлар гаиләсенә ярдәм күрсәтү өчен карта номерын беркетәбез.

2200 5301 2212 9885 (Ак Барс Банк) – Аскарова Мингиза. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100