Арча районы Ташкичү авылында «Сөлгеле капка» фестивале: «Моң безне берләштерә»
22 июнь көнне Арча районы Ташкичү авылында «Сөлгеле капка» ачык фольклор фестивале узды. Төрле төбәкләрдән 84 коллектив килгән фестивальдән репортажны «Интертат» укучыларына да тәкъдим итәбез.
Мәрҗаниле авыл
Ташкичү авылына килеп керүгә күзгә иң беренче ташланганы – Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге мәчет иде. Әлеге мәчеткә 1817 елда нигез салына, һәм 1819 елда беренче намаз укыла. 1821-1856 елларда авылның имам-хатыйбы булып Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе, дин белгече Баһаветдин бин Субхан әл-Мәрҗани тора. Күренекле татар галиме, тарихчы, дин белгече, мәгърифәтче Ш.Мәрҗани дә Ташкичү авылы мәдрәсәсендә белем ала.
Авыл халкы әйтүенчә, «Мәрҗани» мәчетенең диварлары киңлеге 1 метрга кадәр җитә. Шул сәбәпле, эссе көнне мәчеттә салкынча, ә салкыннар башлангач, киресенчә, җылы. Чыннан да, мәчеткә килеп кергәч, суларга җиңелрәк булып китте, күңелгә әйтеп булмый торган тынычлык урнашты.
Авылның мәчете турында сүз башладык икән, авылның үзе турында да әйтмичә мөмкин түгел. Ташкичү авыл җирлегенә 10 авыл керә, 2,5 мең кеше яши, мәйданы – 13 мең гектар. Җирлектә мәдәният, мәгариф оешмалары һәм 7 мәчет, 3 мәдәният йорты, 1 клуб бар. «Алар бер-берсенә булышып, ярдәмләшеп эшлиләр. Иске Ашыт авылы мәдәният йортында «Саяра» халык театры эшли. Шулай ук Ташкичү мәдәният йортында «Өммегөлсем» халык фольклор коллективы бар», – диде Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рәдис Хәбибуллин.
«Алар бездән – без алардан өйрәнәбез»
Фестивальдә катнашу өчен 82 концерт номеры әзерләнгән иде. Чыгышларны 4 номинациягә бүлделәр: «Халык җыры», «Халык биюе», «Инструменталь башкару», «Фольклор-этнографик күренеш».
«Сөлгеле капка» фольклор фестивале безнең районда икенче тапкыр үткәрелә. Узган елны 48 гариза килгән булса, быел гаризалар саны 80нән артык. Гаризалар төрле өлкәләрдән һәм якын-тирәдәге Мамадыш, Питрәч, Теләче, Саба, Әтнә, Биектау, Балтач районнарыннан килде. Ташкичү авылында фольклор фестивале уздыру идеясен Ташкичү авылы мәдәният йортында эшләгән сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева һәм мәдәният йортының мөдире Гөлфия Мәгъсумова тәкъдим иттеләр», – диде Арча районы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова.
«Безнең максат – төрле коллективлар өчен аралашу, тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы оештыру, чөнки һәрбер коллектив үз якларына хас булган күренешне алып килә, ягъни алар бездән – без алардан өйрәнәбез. Икенче елларга үткәрсәк, 2 көнгә бүлеп оештырырга уйлыйбыз», – диде Ләйлә.
Безнең бәйрәмнәребезнең берсе дә моңа тормый
Фестиваль кунакларын мәдәният йортында каршы алдылар. Аннан соң милли киемнәрдән киенгән әби-бабайлар, апа-абыйлар, кызлар һәм егетләр җырлап-биеп, авылны гармун моңына күмеп, Сабантуй мәйданына төште. «Элегрәк әби-бабайларыбыз да шулай күңелле итеп, атлар белән гармун-баяннарда уйнап, бәйрәм иткәннәрдер», – дип уйлап куйдым мин. Менә, ичмасам, бәйрәм булган бу! Безнең бәйрәмнәребезнең берсе дә моңа тормый. «Элегрәк бәйрәм итә белмәгәннәр», – дип, ялгышабыздыр без.
Чын бәйрәм Сабантуй мәйданына төшкәч башланды: җырлар, такмаклар, «Кәлүш», «Чабата» биюләре, үзбәк халык биюе, скрипка, курай, гармун көйләре, төрле йолалардан күренешләр. Барсында әйтеп тә, язып та бетерерлек түгел.
Татарстанның халык артисты Фердинант Фәтхи «Аккош канат кагына» җырын башкарды.
Яшел Үзән районыннан «Мирас» бию төркеме башкаруында «Кәлүш» биюе.
Теләче районы Югары Мәтәскә авыл клубыннан «Фазыл чишмәсе» халык фольклор коллективы «Мунчала ясау өмәсе» күренешен күрсәткән вакытта коеп яңгыр яварга тотынды, ләкин салкын яңгырдан күлмәкләре сыгып алырлык булса да, алар ахырга кадәр чыгышларын күрсәттеләр.
20 коллективның һәрберсе чыгыш ясаган саен, катнашучыларга дипломнарны һәм истәлекле бүләкләрне тапшыра бардылар. Бүләкләү өчен сәхнәгә Татарстан мәдәният министрлыгының Мәдәни ресурслар үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина да чакырылды. «Оештыру шулкадәр югары дәрәҗәдә. Ташкичү җире – бик мәгънәле җир, чөнки татар милләтенә хезмәт итүче иң затлы шәхесләрне тудырган, аларны халыкка бүләк иткән һәм алар рухы белән яшәүче урын. Әлеге бәйрәмнең нәкъ менә монда үтүе дә юкка түгелдер», – диде ул.
Мари-Төрәк районыннан «Олык марий» фольклор ансамбле искиткеч матур чыгыш ясады.
«Моң безне берләштерә»
Биектау районыннан килгән Ринат абый Гыйльметдинов гармунда уйнады һәм ансамбльгә кушылып уйнады. «Мин гармун белән җенләнгән инде, 5 яшьтән бирле уйныйм. Тальян гармунда да, баянда да, хромкада да... Әлеге бәйрәмдә җыр-моң сөюче, бөтен республика буенча танылган гармунчы дусларым белән күрешәм. Шуның өчен генә дә йөрергә була. Моң... Моң безне берләштерә», – диде ул.
«Гармунда ничек уйнарга өйрәнергә була?» – дигән сорауны Балтач районы Куныр авылыннан килгән Зөлкәфир абый Зыятдиновка бирдем. «Барысы да кешенең үзеннән тора. Гармунны яратырга кирәк, яратсаң, сәләтең булса, өйрәнеп була, «мине әти өйрәтте», «мине бабай өйрәтте» дигән сүзләргә ышанмыйм. Менә минем малайлар гармун уйный, мин аларның берсен дә өйрәтмәдем. Үзем 6нчы сыйныфта мөстәкыйль рәвештә өйрәндем. Безнең әти гармунчы түгел иде», – диде ул.
Сез «гармунчылар турында да, гармунчылар турында яза» дип гаеп итмәгез инде. Мин алай күп төшергәнмендер дип үзем дә уйламаган идем, әтием гармунчы булганга, мөгаен, күңелем гармун тоткан абыйлар янына тарткандыр. Милли киемнәрдән, кулларына гармун тоткан мыеклы абыйлар бигрәкләр дә матур бит инде! Егетләребез дә ертык джинсылары белән худиларын салып атып, бер булса да шулай матур итеп киенсәләр, бигрәкләр дә шәп булыр иде.
Мәйданны әйләнеп йөри торгач шундый егетне очраттым бит! 9 нчы сыйныфны төгәлләгән Ислам Асхадуллин Балтач районы Сәрдек авылыннан килгән иде. Фестивальдә ул «Акъяр» җырын башкарды.
Ислам бала чактан ук җырга гашыйк, Балтачта җыр мәктәбен дә тәмамлаган. «Созвездие – Йолдызлык», Арча шәһәрендә «Татарстан – мой дом» фестивалендә, Киров өлкәсендә узган «Халкым мирасы», Алабуга көллияте уздырган конкурсларда катнашып кына калмый, җиңү дә яулый, хәтта Алабуга көллиятенә имтиханнарсыз гына укырга да чакырыла.
«Быел күпкә әйбәтрәк оештырылган, кимчелекләрне бетергәннәр»
Бәйрәм башланып берәр сәгатьләр узганнан соң, кунакларны үзбәк пылавы белән сыйлый башладылар. Ашыт елгасы буенда тәмле пылау ашый-ашый концерт карау бәхете безгә дә тиде!
Тамак туйгач, күзем чыгыш ясарга әзерләнеп торучы бер апага төште. Бии дә бии, бер тик тормый. Әле ничек кенә бии бит! Мин «Күз тимәсен, яше дә бар бит, ничек шулай җитез бии икән?» дип, карап тордым. Ул Казан шәһәренең «Тынычлык торак массивындагы мәдәният йорты»ның «Җәүһәр» халык фольклор ансамбле белән чыгыш ясады.
«Безнең ансамбль 10 ел элек оешты. Коллективыбызда 12-13 кеше, барысы да бик өлкәннәр, иң өлкәне 86 яшьтә», – диде коллективның җитәкчесе Ләйлә Маратовна.
«Без Ташкичү авыл мәдәният йортының «Өммегөлсем» халык фольклор коллективы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Былтыр тәҗрибә уртаклашу өчен Ташкичүгә килгән идек: бер-беребезгә төрле йола күренешләрен күрсәттек, чишмәгә төштек, музейга бардык. «Сөлгеле капка» фольклор фестивалендә икенче тапкыр катнашабыз. Алдагы елны да бик ошаган иде, әмма быел күпкә әйбәтрәк оештырылган, кимчелекләр өстендә эшләгәннәр. Мондый фестивальләр бик кирәк, шундый коллективларның – русчасы да, татарчасы да, маричасы да – күбрәк булсын», – диде ул.
***
Ашап-эчеп, биегәннәрен-җырлаганнарын карап, аралашып күңел булгач, без кире Казанга юл тоттык. Унда башланган бәйрәм сәгать биштә генә беткән. «Сөлгеле капка» фольклор фестивале озын гомерле булсын, шундый бәйрәмнәр ешрак оештырылсын, яшьләр дә җәлеп ителсен, дигән теләктә калабыз!