Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арча районы авылларында йөргән «сәер кешеләрнең» кем булуы ачыкланган

Арча районы Иске Иябаш, Әзәк авылларында «Сәер кешеләр нәрсәдер сибеп йөри», – дигән хәбәр таралган иде. Билгесез кешеләр бакчаларда нәрсәдер сибеп йөргән, кеше күренүгә – качканнар. Бу күренеш авыл халкының йөрәгенә шом салган. Хәзер инде аларның кем булуы ачыкланган.

news_top_970_100
Арча районы авылларында йөргән «сәер кешеләрнең» кем булуы ачыкланган
Иске Кырлай авыл җирлеге

Узган атналарда Арча районы авыллары халкы борчуга калган иде. Сәер кешеләр бакчаларга кереп нәрсәдер сибеп йөргән икән. Авыл апалары бу турыда аудиосообщениеләр яздырып җибәргән. Алары ватсап мессенджерларда төркемнәргә таралды. Шуларның берсендә бер апа иренең «сәер кешеләр»не күрүе турында сөйли.

«Бик сәер хәлләр. Ирем бозауларны алып кайтырга дип чыгып киткән иде. Капка төбеннән көмеш төсендәге әйбәт машина очып узып китте, ди. Нәрсә булды икән, дип карарга чыккан. Ике малай күршеләрнең бакчасында йөри. Озын бутыйлар кигәннәр, букчалар асканнар. Шул букчадан нәрсәдер алалар да һавага сибәләр, алалар да сибәләр икән. Люцернаның өсте сөтле су сипкән кебек булып тора, ди. Машина зират янына туктаган. Машина йөртүче, иремне күрүгә, калганнарына нәрсәдер кычкырган да, тегеләр су буена төшеп тә киткән. Нәрсә икәнен белмибез, аптырадык», – дип сөйли ул ханым.

Ул аларның Түбән Әзәк авылына таба китүләрен дә әйтә. Әзәк авылында ул кешеләрнең күпер төбендә басып торганнарын да күргәннәр. Ике яшь егет булган анда.

Авыл халкы бу хәбәрне Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Лотфуллинга хәбәр иткән. Ул шунда ук бу авылларга барып, урамнарны да әйләнеп чыккан, әмма «сәер кешеләр» очрамаган. Мәгълүматны участок полициясенә биргән. «Авыл халкында төрле фараз бар. Кемдер «буаларны тикшереп йөриләр» ди, кемдер «бакчага әйбер сибеп йөриләр» ди. Тотылмаган – карак түгел. Нәрсә дә әйтеп булмый әлегә», – дигән иде ул. 

Соңрак бу кешеләрнең кем булуы ачыкланган. Авыл халкына алар турында хәбәрне Иске Иябаш авылы фермеры Данаил Сабиров язып җибәргән.

«Алар – университеттан килгән 4 студент. Координаталар буенча Әзәк белән Иске Кырлай арасындагы буага барырга тиеш булганнар. Мин трактор белән басудан кайтканда, каршыма чыгып ярдәм сорадылар. 1 кыз белән 1 малай адашканнар. Мин аларны өйгә алып кайттым, ашаттым. Яңгыр астында йөреп туңганнар. Аннан соң аларга бирелгән координаталарны навигаторга кертеп, шул урынга үземнең машина белән илтеп куйдым. Шунда барганда, Әзәк авылында тагын 2 малайны очраттык. Барысын да шул урынга илтеп куйдым. Аларны аннан Казанга машина алып китәргә тиеш иде», – дип язып җибәргән фермер. Бергәләшеп төшкән фотоны да җибәргән.

Фермерның үзе белән дә сөйләштем, чыннан да шулай булуын раслады ул. Ул студентларның берсе дә татарча белмәгән икән. Ул аларның практикага килгән икәнлекләрен генә ачыклаган, кайсы уку йорты икәнен сорашмаган.

Алар 2 төркем булып йөргәннәр. Бер урында очрашырга тиеш булганнар. Ул урынның координаталары гына бар үзләрендә. Ул җиргә кадәр тагын 8 километр барасы бар иде әле. Алдан очраган 2се Омскидан һәм Чиләбедән иде. Әзәк авылында тагын 2сен очраттык, алары, Дагыстаннан һәм Мурманскидан, диделәр. Хәлләре беткән иде инде. Букчаларында ике алмалары бар инде, кукуруз чәкәннәре тутырганнар, резин итекләрен өстерәп баралар. Урынга илтеп куйгач, бик күп рәхмәтләр әйттеләр.

Авылда: «Бакчага әйбер сибеп йөриләр», – дип хәбәр таралган. Нәрсә сипсен инде алар?! Яңгырда юешләнмәстән полиэтилен кием кигән булганнар, шуны болгап барганнар», – дип көлемсерәп куйды ул.  

Авыл халкы күңеленә шом салган кешеләр студентлар булып чыккан. Шулай да халыкның игътибарлы булуы сөендерә. 

Шулай ук «Теләче районы Сауш авылында сәер кешеләр йөри» дип, җырчы Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова да язган иде. Анда да билгесез кешеләр бәрәңге бакчасына нәрсәдер сибеп йөргән. Алар турында авыл җирлегенә хәбәр булмаган. Зөлфирә Шәйдуллинадан «ул кешеләрнең кем булуы ачыкланмадымы» дип сорагач, ул «юк» дип җавап язды.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 18 октябрь 2022
    Исемсез
    Э нишлэп сон алар кешелэрне кургэч Качканар??
  • 17 октябрь 2022
    Исемсез
    Чын УК итеп ачыкланган дип эйтеп булмый бу язмадан.Нинди уку йортыннан икэнлеклэре Дэ билгеле тугел бит
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100