Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арча егете Айрат Галәветдинов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән

news_top_970_100

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен, Арча районы Сарай-Чокырча авылы егете Айрат Галәветдинов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Бу хакта «Интертат» хәбәрчесенә аның гаиләсе хәбәр итте. 
Айрат Галәветдинов турында «Интертат»та зур язма дөнья күргән иде. Гомерен хәрби хезмәткә багышлаган, Сирия, Таҗикстандагы кайнар нокталарны да исән-имин үткән Айрат Галәветдинов 23 сентябрьдә Украинадагы махсус операциядә һәлак булды.

«Әлеге бүләкнең Татарстанда, Айратның әти-әниләренә тапшырылуын теләгән идек. Ләкин Айрат та, без дә Оренбург өлкәсендә теркәлгән. Оренбург үзенең геройларын югалтырга теләми. 
Иремнең орденын балалар белән бергә барып алдык. Бу – безнең гаилә өчен бик зур дәрәҗә.

Әтиләренең «Батырлык» орденын кулларына алгач, балаларның күзләреннән мөлдерәп яшь тамды… Ә аннары орденны Айратның әти-әниләренә алып кайттык. Чөнки алар да бу орденны бик көтте. Хәзер Айратның ордены туган йортында сакланачак. 


Шулай ук Айратның бергә укыган, ике гарнизонда бергә хезмәт иткән дусты Айнур Җиһаншин әти-әниләренә бик зур бүләк ясады – аларга улларының кителен алып кайтты», – дип хәбәрләре белән уртаклашты Айратның тормыш иптәше Гөлназ Галәветдинова.


Шулай ук ул 7 декабрьдә батыр тәмамлаган Урта Курса мәктәбенең «Яшь армиячеләр» отрядына Айрат Галәветдинов исеме бирелүен әйтеп үтте. (Айрат Сарай-Чокырчада – башлангыч, Урта Курсада урта мәктәпне тәмамлаган). Тантаналы чарада Айратның әти-әнисе – Мәдинә һәм Габделәхәт Галәветдиновлар да катнашкан. Алар улларының истәлеген хөрмәтләгән өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100