Арча «Ат көне»нә әзерләнә: Көрәш батырына – ат, атта беренче килүчегә – машина
1 августта Арча районында «Ат көне» бәйрәме узачак. Кунакларны традицион ат чабышлары белән беррәттән, үзенчәлекле ярышлар да көтә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
Әлеге Бөтенроссия ат спорты фестивале 2016 елдан бирле үткәрелә һәм ел саен иң күркәм вакыйгаларның берсенә әверелә. Быел да фестивальнең географиясе киң: Мәскәү, Пермь, Ставрополь, Дагыстан Республикасы һәм Россиянең башка төбәкләреннән спортчылар киләчәк. Бүгенге көнгә илнең төрле почмакларыннан 60тан артык катнашучы гариза тапшырган.
«Быел бәйрәмне тагын да зуррак масштабта үткәрергә булдык. Фестиваль Арча районының ике төп мәйданчыгында узачак. Беренче йөгерешләр иртәнге якта тарихи Яңа Кырлай авылында башлана. Анда җайдаклар 40, 80, 120 һәм 160 чакрым араларда көч сынашачак», – дип хәбәр итте Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин.
Аның сүзләренчә, мондый ераклыкны узу өчен кешедән искиткеч чыдамлык, көчле рух, шулай ук ат белән җайдак арасында зур ышаныч кирәк.
Фестивальнең төп чаралары Арча шәһәрендәге Үзәк стадионда һәм ипподромда үтәчәк. Рәсми ачылыш 16:00 сәгатькә билгеләнгән. Бу вакытта спорт зоналары ачылачак, Арча районы осталарының үзенчәлекле эшләнмәләрен сатып алып булачак, һөнәрчеләр маркеты эшләячәк, шулай ук милли ризыклар тәкъдим ителәчәк.
Ачылыштан соң ук ат чабышлары башланачак. «Ипподромга илнең иң көчле җайдаклары чыгачак. Безне саф токымлы, ярым токымлы һәм татар токымлы атларда узышлар көтә. Шулай ук яңа төр ярышлар да өстәлә – понилар һәм ике яшьлек атлар арасында чабышлар үткәреләчәк», – дип сөйләде Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесе.
Быел ат чабышларының бүләкләү фонды 2,2 миллион сумнан артып китәчәк. Ә нәселле атлар чабышында җиңүчгә махсус бүләк – Lada Granta автомобиле тапшырылачак.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Традиция буенча, ат өстендә көрәш – «Аударыш» турниры да булачак. Аның төп максаты – үзең иярдә калып, көндәшеңне аттан бәреп төшерү.
Ат өстендәге көрәш белән генә чикләнмичә, гадәти зур көрәш турниры да узачак. 14:00 сәгатьтә келәмгә яшүсмерләр чыкса, 17:00 сәгатьтән соң өлкәннәр көч сынашачак.
«Балалар һәм яшүсмерләр арасында абсолют батырга тәкә тапшырылачак. Өлкәннәр арасында абсолют батырның төп бүләге – бәйрәм символы булган ат. Моннан тыш, акчалата бүләкләр дә каралган: өлкән яшь төркемендә җиңүче – 50 мең, икенче урын иясе – 30 мең, өченче урын алучы 20 мең сум алачак. Ат чабышларын һәм көрәшне Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров алып барачак», – дип өстәде Ленар Абдуллин.
Моннан тыш, елдагыча «Иң үрнәк арба» бәйгесе дә үткәреләчәк. Анда катнашучылар үзләренең үзенчәлекле һәм кызыклы арба концепцияләрен тәкъдим итәчәк.
«Кич белән төп арена концерт мәйданчыгына әвереләчәк. Сәхнәгә иң яхшы иҗат коллективлары чыгачак: дәртле «Ялкын» кавер-төркеме һәм искиткеч Татьяна Ефремова чыгыш ясаячак. Арча халкы һәм кунаклары өчен Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Шакирова һәм татар эстрадасы йолдызы, Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин җырлаячак», – дип хәбәр итте Ленар Абдуллин.
«Ат көне» 22:00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов