Арбор фермеры Илшат Низамов: «Егетләрне кызлар шәһәргә тарта»
Авылларны шәхси хуҗалыклар яшәтә. Буыннан буынга күчкән тәрбияне нигез итеп, бар нәрсәне үз куллары белән эшләп тапкан Низамовлар хуҗалыгында булдык. Кызу эш көнендә ачык капкалары һәм ачык йөзләре белән каршы алдылар алар безне.
Авылларда печән өсте гөрли. Яңгыр әйбәт яугач, болын-кырларда печән котырып үсте быел. Шуңа күрә җәйнең беренче ае бер таба да булмады дип әйтү ярамас, чөнки яңгыр яумаса, печәне дә, игене дә булмас иде. Шул салкыннары белән генә үзәккә үтте җәйнең беренче ае. Һава торышының яхшысы, начары юк. Бу принципка иң күбе авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр таянып яши инде.
Балтач районы Арбор авылында үз хуҗалыгын торгызып җибәргән Илшат абый Низамов та фермерлык эшендә иң авыры дип күп нәрсәнең һава торышыннан торуын атады. «Ике атна яңгыр яудымы, череп бетә инде менә болар», – диде ул, басуында чабылган печәнгә карап.
Бәхет бар икән, ул көнне яңгыр яумады, җиле генә кирәкне бирде, эш бүлеп йөрисез дидеме шунда. Шулай да чалт аяз һава торышында басуда йөрү үзе бер аңлатып бетермәслек рәхәт инде ул.
Матур капка, матур ихата, матур чәчәкләр
Һуш китмәле матур Арбор авылының тау башында урнашкан басу-кырлар. Басудан караганда авыл уч төбендәге кебек. «Рәхәтләнеп эшләп, яшәп була, әйеме?», – ди Илшат абый безнең белән ул манзараны күзәтеп. Абый дисәм дә, Илшат Низамовка 42 генә яшь әле. Укып кайтып, туган авылында, туган нигезендә төпләнгән ул. Авылдагы колхозда баш инженер булып та эшләгән. 2011 елдан үзенең шәхси эшен башлап җибәргән. Җир белән башланган эш хәзер шау чәчәк атып утыра.
Чәчәк дигәннән, Илшат абыйларның йорты Арбор авылының башында ук диярлек. Ачык зур капка, калай белән тышланган зур йорт, каралты-куралы ихатаның бусагасын атлап керүгә үк күз чәчәкләргә төште. «Әни ярата инде безнең чәчәкләр», – дип каршы алды мине бу мәһабәт өйнең хуҗабикәсе Гөлнара апа. Әле алар капка төбендә дә аерым бер клумбада чәчәк атып утыралар. Ишегалдында исә тулы бер бакча. «Салкын булды бит, чәчәк ата алмый утыралар. Әзрәк маташам инде. Яз җитүгә ясый башлыйбыз. Балалар булышалар. Үзләренең дә эшләре күп инде», – ди Фәния апа үзе.
Гөлнара апаның йөзеннән чын татарлык һәм авылчанлык бөркелеп тора. Елмаеп, ипләп кенә сөйләшә, «и, мине төшермә инде» диюләрендә дә җылылык сизелеп тора. Килен кайнана туфрагыннан диләр бит. Ул нигезгә баргач, моны ачык аңладым. Гөлнара апа нәкъ Фәния апа кебек. Фәния апа шаулатып-гөрләтеп чәчәк үстергән, ник бер мактану сүзе әйтеп карасын! «Атмадылар бит», – дип фотога төшүдән дә качты гына. Мин әйтәм, болай итеп үстерә алмаганнар качсын.
Капкалары – үзе бер сәнгать әсәре. Аннары Арборда да капкалар ачык тора икән. Бервакыт Кукмараның Вахитендә бөтен ихатаның да капкасы ачык булуына аптырап йөргән идем. Балтачта да бар икән бу гадәт. «Әни капка-ишекләрегез ачык торсын. Килгән бәхет кире китмәсен, дип әйтә иде», – ди Фәния апа. Ачык йөзлелек, кунакчыллык күрсәткече дә инде ул ачык капка. Ачык булгач, керәсе килеп тора. Ябык, бикле капкаларны кайвакыт ачасы да килми. Шул бер ачык капка халыкның менталитетын да күрсәтә шул.
Өсте түбә кебек итеп ясалган биек капкага бизәкләр төшергәннәр. «Иптәшем Тәлгат ясады аларны. Аның кулыннан бик килә иде. Малайлар да аңа охшап үсә. Әле беседка ясарга уйлап торалар, әнә торбалары ята. Балалардан уңдык, сөбхәналла. Шәһәргә китәргә дип уйламадык та. Бер Ташкентка китәм дип йөргән идем, ярый китмәгәнмен, бик эссе икән анда. Авылда бик рәхәт», – ди Фәния апа.
«Унсигез сыерга 350 литр сөт алган булды»
Ишегалдыннан өй белән терәтеп ясалган корылмага кереп киттек. Бер яктан керсәң, туры бакчага чыгасың. Икенче яклап керсәң – терлекләр янына. Шул ук корылмада сөт саклый торган суыткыч, тегермән дә ясап куелган. Тегермән дигәнен дә җайлаштырып куйган хуҗа кеше. Орлыкларны техника белән генә зур ларга салалар. Бер кнопкага гына басалар да, автоматик рәвештә тарттырылып, он астагы ларга төшеп бара. «Барысын да уйлап, Илшат үзе ясады», – диде бу тегермән турында Гөлнара апа.
Гөлнара апа Казанда пешекче һөнәренә укый. «Казанда каласы килмәде. Авылны яратып кайттым», – ди ул. Хәзер ул да хуҗалыкта да эшли, хуҗабикә дә. Хуҗабикәләр белән сөйләшкәндә Илшат абый басуны урап кайтты.
2011 елны, кияүләре Ришат белән берләшеп, җир белән башлап җибәрәләр алар эшләрен. Беренче елларны печән, арпа чәчәләр. 2015 елда абзар салып, аны 2016да куллана да башлыйлар. Хәзер арпа белән бергә солы да чәчәләр. Люцернаны малларга туклыклы азык итеп әзерлиләр. Печәнне, арпа, солыларны саталар да икән.
Беренче елны җирне эшкәртәсең. Аннары чәчәбез. Чәчкән елны чүп үсә. Чүпне хайванга ашатып булмый. Икенче елны печән аласың. Җиргә ашламалар да кертергә кирәк. Дүрт-биш ел ул җирдән печән алып була. Аннары тагын чәчәсе, – ди Илшат абый.
Низамовлар көтүгә унсигез сыер чыгара. Абзарда бер-ике бозау, үгезләре генә ямансулап тора иде. Абзарда күзем өсте-өстенә тезелеп куелган чип-чиста калай чиләкләргә төште. Пөхтәлек әнә шуннан күренә инде ул. Ә сөтне исә колхоз 32 сумнан җыя икән. «Унсигез сыерга 350 литр сөт алган булды», – ди Илшат абый.
«Сенажны октябрьдән апрельгә хәтле ашатабыз»
Басуларына менгәндә Илшат абый «бу басу минеке, монысы фәлән кешенеке» дип күрсәтеп барды. Авылда тагын дүрт кеше пай җирләрен үзләре эшкәртеп, үзләре ура икән. «Бергә-бергә эшлибез шунда», – ди ул. Техника җитеп бетмәгән вакытларда берсенә берсе булышалар да икән. Авылдашлар бердәм булып яши, димәк.
Техника дигәннән, Низамовларда бөтен техникада үзләренеке диярлек. Эшкәртә, ура, җыя, төрә торган җайланмалары да бар. Басуда да, өйдә дә эш стабиль рәвештә барсын өчен кайбер техниканың берничә булуы да кирәк бит әле.
Басуда өч техника. Стабиль эшләп барсын өчен өйдә дә икәү кирәк. Кайтып-китеп йөрсәң, тагын әйбәт булмый. Без башлаганда иске техника иде, хәзер яңарып бара инде. Әле программада катнашып, яңа трактор алдым, – дип сөйләде Илшат абый.
Басуда Илшат абыйның ике улы һәм бер эшчесе люцернаны җыеп, түкләп, трактор белән икенче техникага тутырып яталар иде. Витя абый күршедәге Мари Арбор авылыннан. «Башлаганнан бирле безнең белән. Бөтен техниканы карый, бөтенесендә дә йөри», – ди аның турында хуҗа кеше.
Шушы түкләрне өйгә алып кайталар. Трактор белән алып, бер җайланмага утырталар да, ул җайланма түкне әйләндерә-әйләндерә махсус полиэтилен белән төреп тә куя. Коры үлән ашатып кына сөт алып булмый шул хәзер. Шуңа күрә үзләре өчен шулай итеп сенаж әзерлиләр. «Бөтен туклыклы матдәләре сакланган сенажны октябрьдән апрельгә хәтле ашатабыз. Майга чыкса, бозыла да башлый ул», – ди Илшат абый.
«Егетләрне йөргән кызлары шәһәргә өстери»
Низамовларның ике уллары да басуда иде. Рөстәмгә – егерме бер, Кәримгә – унбиш. Рөстәм Сабада агрокөллиятне бетереп, Казанга киткән. «Печәндә, урып-җыюда монда була, шулай сөйләштек. Аннары нишләр тагын. Ул ике кешелек эшли бит», – ди Илшат абый олы улы турында.
Аннары Рөстәмнең техникага мәхәббәте дә бар икән.
Алтынчы класстан эшли башлады. Җиде-сигездә йөртергә өйрәттем. Хәзер бөтен техникада да йөри белә, сәләте бар. Кәрим дә абыйсына карап өйрәнде.
Улларыгызның үзегезнең яныгызда калуларын теләр идегезме?
Кем теләми инде баланы үз янында калдырырга. Ничек булыр инде. Компанияләре белән калабыз дип йөриләр иде алар. Эше бар аның, түләү юк бит. Күбесен йөргән кызлары шәһәргә тарта. Авылда эшләргә була, акчасын да табарга була. Яшьләр китәләр бит. Нәрсә эзләп китәләрдер, – ди Илшат абый.
Кызлар шәһәргә өстери дигән сүз белән үзем дә килешәм мин. Авылда үскән ир балаларның күбесе барыбер дә җиргә, туган авылга тартыла ул. Ә кызлар шәһәргә таю ягын карый, бик сирәге генә авылда кала. «Ник китәсез кызлар авыллардан, егетләрне ялгыз калдырып», – дигән җырдагы кебек инде хәлләр.
Илшат абый үзе дә, ике малае да көрәшеп үскән. Ике абыйсы янында очып кына нәни Зәмирә дә йөри. Көчекләр, песиләр белән дус икән анысы. Гомумән, авыл җирендә үскән бала хайван җанлы, табигать җанлы була инде ул. Балалар булышмаса, үзең генә эшләп бетерә торган эш тә түгел шул ул шәхси хуҗалык. Аннары эш эшләп үскән бала тормышта да югалмый. «Баеп ук булмаса да, яшәргә була», – ди фермер эше турында Илшат абый. Эш яратсаң, әлбәттә, яшәп була. Кулың эш белсә, ач калмыйсың инде ул.
Күп эшләгән кеше аз сөйләшә. Низамовларны гаиләләре белән сөйләштерергә теләп, әле бер төрле, әле икенче төрле сорау яудырдым гына. Ахыр чиктә аңладым: бу гаиләгә мактану һәм күп сөйләшү дигән нәрсә бөтенләй туры килми. Бөтен кеше кызыгырлык ихаталары, тәрбияле балалары, үзләре янып йөрүче эшләре бар. Авылның киләчәге шундый гаиләләр кулында. Буыннан буынга эшнең, тәрбиянең нәрсә икәнен аңлатып үстергән, үз мисалларында күрсәткән гаиләләр булса, авыл да яшәр әле.