Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арбада бәйрәмгә баручылар катнашындагы юл һәлакәтен видеога Ленария Мөслим төшергән

Башкортстанның Мәчетле районы зур татар авылы Яңа Мөслимдә яшәүчеләрнең «Кәккүк чишмәсе» бәйрәменә барганда фаҗигагә юлыгуы зур резонанс алды. «Яшик бу дөньяда сайрап кына» дип җырлап арбада баручыларны машина бәрдергән мизгелне Ленария Мөслим төшергән. «Интертат»ка ул үз кичерешләрен сөйләде.

news_top_970_100
Арбада бәйрәмгә баручылар катнашындагы юл һәлакәтен видеога Ленария Мөслим төшергән
Ленария Мөслим

Арбада Мөслим районы Хатын-кызлар Шурасы әгъзалары утырган булган. Берсе — баянчы, икенчесе — ат җигүче, калганы — алты хатын-кыз. «Тойота» машинасындагы ир-атның зур тизлек белән арбада баручы кешеләрне бәрдерүе хакында язган идек. «Татар-информ» хәбәрчесе социаль челтәрләрдә таралган видеоның авторы, авыл бәйрәмен оештыру эшләрендә катнашкан Татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим белән вакыйга турында сөйләште.

«Ашыгыч ярдәм машинасын ярты сәгать көттек»

Авыл халкы чәчү эшләре беткәч, бергәләп җыен уздырмакчы иде. Авыл бәйрәмен оештырырга шул авылның хатын-кызлар советы әгъзалары алынды, чөнки Башкортстанда Сабантуйның төгәл вакыты билгеле түгел. Пандемия сәбәпле, булмаска да мөмкин. Ат арбасында сигез кеше иде. Авыл җыеныннан истәлеккә ролик ясар өчен мин ат белән барган арбаны видеога төшердем.

Оештыручылар авылга бәйрәм уздырырга китеп баралар иде. Минем ял вакыты — җыенда әнием оештыручы булып катнашкач, мин дә ярдәм итәргә булдым.

Әниләр ике атна дәвамында репетиция ясап, әзерләнеп йөрде. Бу авылдашлар һәм тирә-якта яшәүчеләр җыелган күңелле милли авыл бәйрәме булырга тиеш иде. Әниләр авыл буйлап, җыр-моң белән авыл халкын бәйрәмгә чакырып йөрде, — дип сөйләде Ленария.

Арбадагылар авылны чыга, чишмә ягына — бәйрәм уза торган яланга борыла. Балакатай районыннан 53 яшьлек ир-ат югары тизлектә барып, туктап өлгермичә арбага килеп бәрелә. Ленария әнисенең һәлакәткә эләккәнен видеога төшергән булып чыга: «Йөрәк туктады, аяклар ярдәм итәргә чапты», — ди ул.


Ул кешенең реакциясе булмады. Әле һаман да бернинди сүзе юк. Аның машинасы йөрерлек хәлдә түгел иде инде, озак та үтми, полиция хезмәткәрләре килеп җитте. Машинаны металлга гына тапшырып була.

Ашыгыч ярдәм машинасын ярты сәгать көттек. Икенче ашыгыч ярдәм машинасы вакыйга булып бер сәгать үткәннән соң килде. Тизрәк килсә, яхшырак булыр иде, күп кан югалтмас өчен жгутлар белән имгәнгән урыннарны кысып куйдык.

Хатын-кызлар Шурасы рәисе Гөлсем Дөсмөхәммәтованың аягы икенче якта ята иде, аның аягын кистеләр — бер аягы юк.

«Хисләргә бирелергә вакыт булмады»

Ленария Мөслим бу вакыйганы ниндидер аңлашылмаучанлык дип бәяләде:

— Авылдан чыккан вакытта да югары тизлек белән йөрмиләр иде. Видеодан игътибар белән карасагыз, анда ат машина астында ята. Машина арба өстеннән чыгып киткән кебек булды. Китапханәче, мәдәният йорты директоры, оештыручылар — барыбыз бергә беренче ярдәм күрсәттек. Иң элек әниемне табып, кочаклап алдым. Хисләргә бирелергә вакыт булмады. Әни имгәнгән, шок хәлендә иде.

Авыл бәйрәменә чыгарга әзерләнгән халык безнең янга җыела башлады, ярдәм иттеләр. Атны кызгандым, аны йоклатып үтерделәр. Иң мөһиме — барлык кеше дә исән калды. Дөрес, кемдер гарип калды, әмма үлүчеләр юк. Ике кеше реанимациядә ята.

«Машина җырның „Яшик бу дөньяда сайрап кына“ сүзләрен җырлаганда килеп бәрелде»

Ленария сүзләренчә, авыл халкын бәйрәмгә сәгать 11:00гә чакырган булганнар. Һәлакәт сәгать 10:00дә булган.

— Арбада лаеклы ялдагы кешеләр иде. Аларның күбесе укытучы. Матур бәйрәм оештырырга китеп барган халыкка менә шундый «сюрприз: машина кешеләр җырлап барган арба өстенә — сәхнәгә менгән төсле булды. Шунысы кызык — машина бәрелгән вакытта әниләр «Очрашу» җырын җырлый иде:

Әйдәгез, дуслар, җырлыйк бергә,

Иң матур җырларны сайлап кына.

Иң матур җырларны сайлап кына,

Яшик бу дөньяда сайрап кына.

Машина җырның соңгы юлын башкарган вакытта килеп бәрелде. Сез аны видеода да ишетә аласыз.

«Авыл кешеләре зыян күреп кенә Башкортстан башлыгы игътибарына лаек булды»

Ленария Мөлим бу вакыйгадан соң Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның килгәнен, Гөлсем Дөсмөхәммәтовага протезлар кую мәсьәләсендә ярдәм итәргә вәгъдә биргәнен әйтте.

— Оештыручылар сигез генә кеше иде, авыл бәйрәме узмыйча калды. Баштан авыл бәйрәме буласы урынга әйберләр ташыган идек: самавыр, ризыкларны пешерү өчен утыннар, аппаратура алып килеп куйдык. Әни белән бәйрәмгә бер көн кала камыр ризыкларын пешергән идек, бу вакыйгадан соң пирожкиларны кире өйгә алып кайтып киттек.

«Кемнең хәле начар икән, кирәк булса, Уфа хастаханәсенә дә алып китәргә мөмкин», — дигән Радий Хәбиров. Ат җигүчесенә авылыбызда яңа мәдәният йортын төзеләчәген, юллар һәм балалар мәйданчыгы ясалачагын да әйткән.

Шуны әйтергә кирәк, авылыбызның мәдәният йорты егерме еллап авария хәлендә, авыл кешеләре зыян күреп кенә Башкортстан башлыгы игътибарына лаек булды. Трагик комедия булды бу. Тормыш — мизгел. Кадерен белсәк, юлларда игътибарлырак булсак иде, — ди Ленария.

Ә авылга исә асфальт сала башлаганнар. Үтерелгән ат урынына яңа ат бүләк иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100