Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
news_top_970_100
«Апушлаштыру»
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ», Казан мэриясенең матбугат үзәге

«Апуш» татар балалар театр студиясенең яңа сезондагы беренче премьерасын «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркем чыгарды. Апушлылар Ганс Христиан Андерсенның «Снежная королева» әкияте темасына «Бозны эреткән йөрәк» музыкаль спектакленә алынган.

Спектакль Евгений Шварцның Фәнәвил Галиев тәрҗемәсендәге «Кар иле патшабикәсе» пьесасы буенча куелган. Евгений Шварц бу әкиятне «Снежная королева» мотивлары буенча язган. Премьераның режиссеры – «Апуш» студиясенең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.

Спектакль башланыр алдыннан йөгерә-атлый «Сәйдәш» мәдәният үзәгенә ашыкканда, юлдашларым белән сөйләшеп алдым. Алдагы сезонда «Апуш» студиясенә йөргән кыз быел ташлаган икән. «Укуы начарлана башлады», – ди әнисе. Әмма бу төп сәбәп түгел, күп вакыт юлда уза икән, чөнки Казанның Киров районында «Апуш» студиясе юк. «Сәйдәш»кә ерак, «Московский» мәдәният сараенда быелдан ачылды, әмма анысы да якын түгел. Ләкин кызның ашкынып иптәшләрен күрергә баруына караганда, ул «Апуш»ка әйләнеп кайтыр кебек. Бәлки, «Апуш» үзе якынаер, әкренләп арта бит студияләр – быелдан дүртәү булган.

Залда спектакль башланганчы ук декорацияләр күзгә ташланды: боз сөңгеләрен хәтерләткән баскыч һәм роза гөлләре үрелгән ширма-диварчыклар. Күренешләр үзгәргәч, ул диварга әйләнәчәк. Сценографияне һәм костюмнарны «Апуш» студиясенең төп рәссамы – Борис Щукин исемендәге Театр институты студенты Анна Новикова ясаган. Анна Новикова Казан Сынлы сәнгать училищесында Сергей Скоморохов остаханәсендә укып, хәзер белемен дәвам итергә Мәскәүгә китте. Җанланып китергә һәм балалар белән уйный башларга әзер торган декорацияләр барлыкка килгән.

«Снежная королева» – таныш әкият. Кай Кар иле патшабикәсе кулына эләгә. Төрле авырлыклар, тозаклар аша үтеп, Герда аны эзләп таба. Шварц версиясендә Әкиятче образы барлыкка килгән.

Спектакль өлкәннәр театрларындагы кебек ике составта куелган. Ягъни, спектакльдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендәге төркемгә йөрүче 29 шәкерт тә катнаша. Бер көнне спектакльне бер состав уйнаса, икенче көнне икенче состав уйнаган. «Шул рәвешле студиядә һәр укучыга да үзен төрле рольдә сынап карау мөмкинлеге бирелә», – ди студиянең җитәкчесе һәм тамашаның режиссеры Алия Фәйзрахманова.

Мин караган көнне студия «йолдызы» Иван Пугачев Кай ролендә иде. Әмма пьесада Кайга аз урын бирелгән шул – Иванга рәхәтләнеп уйнарга мөмкинлек җитмәде.

Иван Пугачев – Казанның 69нчы мәктәбе укучысы. Студиянең беренче спектаклендә – «Апушның тылсымлы төшләре»ндә ул искиткеч Су анасы иде. Моңарчы Хабенскийның театр мәктәбенә йөргән керәшен егете хәзер татар студиясенә йөри. Әйбәт бит!

«Ярар, програмкалар юк инде, ә нишләп пресс-релизга артистларның исемен язмыйсыз?» – дип сораган идем Алия Фәйзрахмановадан. Бу – студиянең махсус сәясәте икән: балаларның барысына бертигез игътибар.

Кемнәрдер студия тамашаларында Иван Пугачевны яки Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевның кызы Ләйләне (ул Ленин исемендәге мәдәният сараендагы студиягә йөри. – авт.) таный ала. Әмма студия моңа басым ясамый.

Спектакльне балалар уйный дип ташлама ясамыйча карап утырырга мөмкин. Аларны ансамбль булырга да өйрәтәләр булса кирәк, бер-берсен хөрмәт итеп бердәм уйныйлар. Кыскасы, бер сулышта каралды. Тәрбияви, позитив әсәргә алынганнар.

Студиянең төп максатларының берсе – татар телендә сөйләшү бит. Сөйләшәләр. Матур итеп сөйләшәләр, афәрин!

Спектакльне куюга катнашкан команда: «Бозны эреткән йөрәк» спектакленә музыканы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы Зөлфия Рәупова язган, җырларның сүзләрен – шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат иткән. Аранжировщик, саундпродюсер – Тимур Милюков, «Снип Снап» җырының көй авторы – Азат Гыймадиев, саундтрек «Yummy Music» студиясе белән берлектә җитештерелгән.

Студиядә укучылар белән Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәлахова (сәхнә теле остазы), Кариев театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина (вокал дәресләре), Камал театры артисты Артур Шәйдуллин (сәхнә хәрәкәте) шөгыльләнә. Актерлык осталыгы буенча педагог – Алия Фәйзрахманова.

2024 елның гыйнвар һәм февраль айларында «Апуш» татар балалар театр студиясенең башка төркемнәре дә премьераларын тәкъдим итәчәк, дип вәгъдә итә Казан мэриясе.

Белешмә: Казан мэриясе проекты булган «Апуш» студиясе театраль киңлекләрне яулый. Ел ярым эчендә студия 5 спектакль чыгарды, Россия фестивальләрендә 2 зур җиңү яулады. Хәзерге вакытта «Апуш»лылар шәһәрнең 4 мәдәният йортында шөгыльләнә, ә көз көне, әти-әниләрнең күпсанлы соравы буенча, сабыйлар өчен «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясе ачылды. Сәйдәштә шөгыльләнүче студия «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле белән «Театральное Приволжье» театр фестивалендә I урын алды. Җиңүчеләрне Россиянең халык артисты Сергей Безруков үзенең Зур фестиваленә кунак итеп чакырды. Апушлылар атна буе Мәскәү педагогларыннан мастер-класслар алды һәм Мәскәү губерна театрында «Апушның тылсымлы төшләре» белән чыгыш ясадылар. Быел да «Театральное Приволжье» фестиваленә «Балалар театрлары» номинациясендә студиянең «Кечтүкле уен» спектакле (Илгиз Зәйниев пьесасы, Ленина мәдәният йортында шөгыльләнүчеләр) барачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100