«Апуш»лардан «Тукай. Ярлыкагыл»: Тукайга Казан арты буллингы турында
«Апуш» балалар театр студиясенең «Московский»/«Мәскәүски» мәдәният үзәге филиалының яшь артистлары «Тукай. Ярлыкагыл» психологик драмасын чыгарды. Пьеса авторы – Гөлүсә Батталова. Режиссер – Булат Гатауллин.
Бу – «Апуш» студиясенең «Московский» мәдәният үзәгендәге филиалының икенче спектакле. Беренчесен моннан 2 ел элек – Шамил Фәрхетдиннең «Әкият китабы» әкиятен әлеге студия балалары белән Тинчурин театры артисты, педагог Зөлфәт Закиров чыгарган иде. Үткән сезоннан бирле балалар белән Кариев театры артисты, режиссер Булат Гатауллин эшли. Быел, ниһаять, Булат «Мәскәүски»ләр белән яңа спектакль чыгаруга иреште. Премьера Булатның «туган театры»нда – Кариев театры сәхнәсендә булды. Залда аншлаг иде: Казан шәһәре мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков һәм башка вип-кунаклар белән бергә «Апуш» балалары һәм ата-аналары да, театр яраткан тамашачы да бар иде.
Булат Гатауллинның иҗади командасында рәссам Дмитрий Солопов, композитор Айдар Габдерәхимов, вокал остазы Алия Хәмзина, сәхнә теле остазы Гүзәл Галиуллина, хореографлар Дәринә Тимергалина, Миләүшә Гыйльметдинова, моушн-дизайн Полина Малых бар.
«Тукай. Ярлыкагыл» – Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәренең яңача укылышы. Ягъни, пьеса авторы Гөлүсә Батталова белән режиссер Булат Гатауллин әлеге әсәр нигезендә нәни Апушның балачагына күз салганнар, алай гына да түгел, психологик анализ ясаганнар. Әсәр психологиянең «кешенең барлык проблемалары балачактан килә» дигән теориясенә нигезләнгән – бу инде заманча модный юнәлеш, әйеме?
Спектакльнең аннотациясе: «Бала вакыттагы үпкә-рәнҗүләр, кайгы-хәсрәтләр сине гомер буе озата барамы? Чыныктырамы? Әллә, киресенчә, юкка чыгарамы? Бала күңеле авырлыкларны ничек кичерә, аларга ничек каршы тора? Аларны үтәргә аңа кем ярдәм итә? Өлкәннәр өчен дә шактый авыр әлеге сорауларга спектакль балалар йөрәге, балалар теле белән җавап табарга тырыша».
Спектакльнең жанры «психологик драма» дип билгеләнгән, әмма аны «вокаль-хореографик композиция» дип тә карарга мөмкин. Чөнки куелу рәвеше традицион спектакль түгел, мондый куелышларны «эксперименталь» дип гомумиләштерергә яраталар.
Спектакль хореографиягә нигезләнеп кызыклы куелган, «Исемдә калганнар»дагы һәр сюжетлы эпизод («Кадалмас әле килмешәк», «Үги әбинең алты күгәрчене арасында мин бер чәүкә булганмын», «Асрарга бала бирәм, кем ала?», «...Мин кеше рәхәтенә кызыгып кайта идем», «Үксез бала асрасаң, авызың-борының кан булыр...») хореографик композициягә әверелдерелеп, яшь артистлар тарафыннан эмоциональ яктан югары ноктага җиткерелде. Казан артында нәни Апушка карата чын буллинг булган икән ләбаса, дип, чәчләр үрә торырлык инде менә.
Ә Шәрифә карчыкны жәлләп үләрлек. «Мин үзем ул карчыкта үткән заманның ничеклеген белмим. Ул вакыт мин ике-өч ярым яшемдә генә булганмын дип уйлыйм. Хәзер авылда минем сабый вакытымны күргән карчык вә хатыннар тәрбияче карчыгымның минем илә бик начар мөгамәләдә булганлыгын үземә хикәят итәләр», – дип язган Тукай. И авыл хатыннарының явызлыгы – авылга кайткач, Тукайга шуны килеп сөйләп киткәннәр ләбаса.
Эмоциональ югарылыкта куелган бу эпизодны караганда, Гөлүсә Батталовага да ачуым килде. Әмма карчыкның китапка язылган: «Кадалмас әле, килмешәк!» – дигән сүзләре Шәрифә карчыкка гына түгел, шушы хатыннар «толпасына» кагылуын аңлагач, тынычландым.

Гөлүсә Батталова: «Без Тукайның балачак травмаларын күрсәттек, бала чагында психологик проблемалар булып, аны гомере буе шушы үпкә-рәнҗешләре озата килә. Ул бит дөньяга ябык булган, шигырьләрендә генә ачылган, үпкә чиреннән китеп тә барган, ә «үпкә» сүзенең омонимы да бар – үпкә-рәнҗешләр. Без Булат Гатауллин һәм «Апуш» балалары белән шул темага уйландык. Бу әсәр Тукай иҗаты белән кызыксыну өчен яшь буынга триггер булсын иде – шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уятсын иде, Тукайны укырга этәрсен иде. Без үзебез аның «ярлыкагыл» сүзеннән этелеп киттек, һәм исемгә дә шушы сүзе чыкты. Аның совет чорында төшереп калдырылган «И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!» дигән юлларындагы шушы сүз зур көчкә ия дип саныйбыз. Булат спектакльнең лейтмотивы итеп шушы сүзне алды. Бала чактан килгән үпкәләре белән яшәгән дә, гомере азагында, ул барысын да «ярлыкагыл» дигән, барысына да кичерү сораган».
- Омоним – бертөрле язылыш, әйтелеш һәм грамматик формага ия булган, әмма мәгънәләре ягыннан аерыла торган сүзләр.

Ә шулай да шагыйрьнең бала чагын караңгы буяулардан гына ясау ни дәрәҗәдә дөрес? Әйе, мин аңлыйм, безнең талантлы Булатыбыз – «Алтын битлек» премиясен алган спектакльдәге ике артистның берсе булган егетебез – хоррор остасы. Булатның стилен аңлау өчен, Кариев театрында аның «Гөлчәчәк», «Шайтан. Кыз. Егет» спектакльләрен карарга киңәш итәм. «Тукай. Ярлыкагыл» да нәкъ шушы циклның дәвамы дияргә мөмкин.
Менә гел дә кешеләрнең әшәкелеген күрсәткән эпизодлар гына алынган шикелле. Ә болары нигә керми калган:
«Мин кайсы гына өйгә керсәм дә, минем ятим калган мулла баласы икәнемә игътибарән, миңа, башка малайларга биргән кеби, конфет, бер-ике перәннек кенә бирмичә, һәр йорт иясе дә буяган күкәй бирәләр иде. Шунлыктан минем капчыгым буяган күкәйләр илә бик тиз тулып, өйгә дә кайтып кердем. Башка малайлар һаман йөреп калдылар шикелле».
«Мин әле хәзер истисна итдекем Саҗидә апайның үги әбидән яшереп кенә мине җуатканын вә сөйгәнен, әби килә башлагач та, минем белән эше юк кеше шикелле, үзенә икенче кыяфәт биргәнен һаман хәтеремдә саклыйм. Менә шул вакыттан бирле ул апа минем күңелемә фәрештә булып утырган да калган. Күңелем аны уйлый башладисә, хәзер күземә аппак саф бер фәрештә күренә».
Ххх

Инде нәни артистлар уенына килик. Дүрт Апуш булып, аларның һәрберсе үзенчә кызыклы. Ә инде төп Апуш – Сәйдәш Гарифҗанов аерым игътибарга лаек. Сәйдәш Гарифҗанов Кариев театрында үткән сезонда чыккан «Куркак батыр» спектаклендә дә уйный. Алай гына да түгел, Булат Гатауллин белән бер сәхнәдә уйный. «Йолдызланып», бозылып китмәсә, перспективалар зур егетнең. Апуш ролендәге Сөләйман Галиев, Рамай Вафин, Солтан Гыйматдиновларга да – афәрин! Бабай, Сәгъди һәм Хәзрәт образларын башкарган Муса Исәнов та хәтердә кала. Иң мөһиме, студиядәге һәр бала бер ансамбль булып уйнады.
Ххх
Бер сорау туа: бу спектакль нинди аудиториягә? Програмкада 6+ дип куелса да, аны нәниләр аңлыймы, һәм ул, гомумән, нәниләр өченме? Шәхсән мин аны «балаларның өлкәннәр өчен спектакле» дип атар идем. Гомумән, бу – фикер алышулар белән узарга лаеклы җитди эш.
Премьера белән!
