«Апуш» студиясе: балаларның әйбәт тамашасын «зур кунаклар» мәрәкәсе боза алмады
«Апуш» балалар татар театры студиясе өч ай эчендә спектакль әзерләп премьера чыгарды. Мәдәни күзәтчебез Рузилә Мөхәммәтова әлеге спектакльне карап, бик ошатып кайткан.
Февраль азагында Казан мэриясенең татар телендә «Апуш» балалар театр студиясен ачуы хәбәр ителде, балалар кастингка чакырылды. «Студиягә йөрү бушлай. Аның барлык финанс, оештыру чыгымнарын Казан мэриясе тулысы белән үз өстенә ала», - дип игълан ителде.
«Апуш» студиясе «Сәйдәш» мәдәният үзәгенә урнашкан. Балалар биредә шөгыльләнә. Премьера да биредә узды.
«Урамнан яңа гына кергән» балалар белән өч ай эчендә спектакль чыгарырга алынган кешеләргә ышанмыйча гына, тамашаны карарга килеп кердем. Зал мәш килеп тора, «зур кунаклар»ны көтәләр икән. Алар өчен бер рәт алып куелган, анда кеше утыртмыйча саклап торалар. «Монда теге утырачак, тегендә бу утырачак», – дип бик күп ханымнар аһ-ваһ йөгерешәләр. Дәүләт театрларында кунакларны каршы алу культурасы бар, без аңа өйрәнеп кенә беткән идек. Ә биредә менә сиңа мә, кадерле кунаклар рәте вә кадерсез кунаклар рәте.
Кадерле кунаклар –ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов үтте. «Процессия»не мәдәният үзәге директоры, элеккеге «Казан егетләре» төркеменең солистларының берсе булган Артур Минһаҗев йомгаклады.
Спектакль башлангач, әлеге «кадерле кунаклар» тамашасы онытылды – бер зал халык гаҗәеп бер әкияти дөньяга чумды.
Оештыручылар студиянең беренче премьерасы өчен Равил Бохараевның «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен сайлаган. Пьесаны татарчага Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемә иткән булган.
Спектакльне сәхнәгә студия җитәкчесе, әлеге проектның авторы, шлуай ук, студиянең актерлык осталыгы педагогы Алия Фәйзрахманова куйган.
Спектакльнең сценографы – Н.И.Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы студенты, Сергей Скоморохов укучысы Анна Новикова. Композитор – Зөлфәт Вәлиуллин. Вокал буенча педагог – Лилия Зәйнуллина.
Әлеге спектакль «Әкият» курчак театрында оригиналда – рус телендә куелган. Инде озак еллар дәвамында уңышлы бара.
Төп герой Сәгъди йортында яшәүче нәни Апуш. Бала йоклап киткәч, әкиятләр дөньясына күчә.
Күз алдыбыздан Су анасы һәм алтын татар урлаган малай, Шүрәле, йорт ияләре, атлар үтә. Боларның барысын да «Апуш» студиясенә йөргән малайлар-кызлар сурәтләп бирде. Апуш ролендә - Әмир Исрафилов, КНИТУ-КАИ лицее студенты.
Декорацияләрдән башлыйк. Театр аны Н.И.Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы студенты, күренекле театр рәссамы Сергей Скоморохов үзенең укучысы Анна Новиковага ышанып тапшырган. Рәссам кыз җыйнак, уңайлы декорацияләр ясап биргән, геройларны үзенчәлекле, милли элементлар кушылган әкияти киемнәрдән киендергән. Киләчәктә Скоморохов укучылары татар театрлары традицияләрен дәвам иткән, яңача карашлы спектакльләр чыгарачак әле дип сокланып карап торырлык!
Биюләр. Камал театрының баш хореографы һәм беренче номерлы биючесе Сәлимә Әминова һәм Илдус Габдрахманов кулы. «Бу балалардан китеп буламыни?! Алар һәрберсе үзенчә, кайчагында арылса да, энергия бирәләр, аларны ташлап булмый», - ди Сәлимә Әминова. «Бик талантлы балалар», – дип сүзгә кушыла Илдус Габдрахманов.
Сәхнә теле дәресләрен Резеда Сәлахова алып барган. Студия оештыруның төп максатларының берсе балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү дип алсак, йөкнең авырлыгы Резеда Сәлахова җилкәсендә.
Студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова: «Балалар текстны бик тиз ятлыйлар. Эксперимент буларак студиягә татарча сөйләшмәгән бер бала алган идек. Алга таба да бу экспериментны дәвам итәргә уйлыйбыз – һәр студиядә бер бала татар телен нульдән башлап өйрәнәчәк. Бүген андый баланы сәхнәдә күрдегез – ул Су анасы ролен башкарды. Тамаша карарга килгән 100 баланың унысы «Татарча сөйләшсәм, мине да алырлар иде», - дип кызыгып куйса, димәк, без максатыбызны үтибез. Татар телле балалар күп безнең. Аларны эзләп табып, үсендереп җибәрергә генә кирәк. «Балабыз татарча аңлый, ләкин сөйләшми иде, сөйләшә башлады», – диләр ата-аналар. Бик күп татар интеллигенциясенең балаларының да татарча сөйләшмәвен күрәбез бит инде. Кирәк дип санамыйлар димме икән... Бу мохиткә кергәч, безгә килгәч, андыйлар сөйләшә башлый».
Су анасы ролен Казанның 180нче мәктәп укучысы Зәринә Шакирҗанова башкарган. Җырлаганда кайчак акценты чагылып китсә дә, бу бөтенләй дә проблема түгел. Акцент – кимчелек була алмый, киресенчә, ул кешенең күп телләр белүе күрсәткече. Иң мөһиме – ул ни әйткәнен аңлап җырлый. Югыйсә, бер акцентсыз әйтсә дә, ни әйткәнен аңламаган артистларыбыз да байтак. Зәринә зур эш башкарган. Педагогларына һәм аны бирегә китергән әти-әнисенә рәхмәт!
Шүрәле ролен башкарган, Казан шәһәренең 69нчы мәктәп укучысы Иван Пугачев та, әнисе Алена ханым әйтүе буенча, өйдә татарча сөйләшмәгән. Пугачевлар - керәшен гаиләсе, әтисе Емельян да татарча бик яхшы белә, әнисе Алена ханым да сөйләшә ала. Иван Казанның Хабенский театр студиясенә йөри. Анда рус телендә шөгыльләнә. Малай бу студиягә килеп, үзен сынап караган.
Профессионал булмасам да, минем бик күп спектакльләр караган күзләремә һәм интуициямә ышаныгыз – бу малайда зур потенциал бар. Эстрадага һәм рус театрына китмәсен дип саклап торып, кадерләп үстерелсә иде ул. Иван Емельян улы Пугачев исемле татар артисты булып җитлексен иде. Сүз уңаеннан, әле малай тавышы үзгәрү чорына кермәгән, аның үзенчәлекле сопраносы җәлеп итә. Вокал педагоглары малайның тавышын ватмыйча, кадерләп сакласын иде.
ххх
Татарстанда балалар театр студияләре аз түгел. Казан шәһәре мэриясенең заманында Казанның 116нчы мәктәбендә Хабенский студиясен ачып йөргәнен хәтерлим. Казан мэры Илсур Метшин иницивативасы белән эшләп китте бугай ул. Хабенский үзе килеп, пафослы ачылган иде. Мин бу студиянең ниндидер зур нәтиҗәләрен белмим. Студиянең бүгенге көндә эшләвен дә белми идем, Иван йөри икән, димәк, бар. Иванны ул гына канәгатьләндермәгән икән, димәк, нидер җитми.
ТР Театр әһелләре берлеге «Нур» татар театры студиясен ачты. Ул түләүле иде, баласын йөрткән ата-ана бер айга 2000 сум түләде. Ул студия хәзер ни дәрәҗәдә эшләвен белү өчен Берлекнең рәсми сайтын ачып карадым, анда «Нур» театры Берлек проекты буларак күрсәтелгән. Ләкин соңгы яңалыклар 2019 елның көзенә карый, ягъни пандемиягә кадәр. Хәзер ул студия ни хәлдә – билгесез.
Әлеге пафослы очракларны мисал итеп китерүем – бу студия тиз балкып һәм тиз сүнеп куймасын иде, дим. Казан мэриясе үзенең өстенә зур җаваплылык алып, шушы студияне ачкан һәм балалар бушлай шөгыльләнә дип игълан иткән икән, яхшы педагоглар җәлеп итә алырлык финанслар табылсын иде. Хәзерге көчле состав җыелган кебек күренә, качышып бетә күрмәсеннәр. Финанс һәм кадрлар ресурслары булса, талантлы балаларыбыз бар безнең.
Проект авторы Алия Фәйзрахманова әйтүенчә, тиздән тагын бер кастинг игълан ителәчәк һәм студиянең яңа филиалы Ленин исемендәге мәдәният сараенда эшли башлаячак. Ә киләчәктә «Апуш» театры үз бинасы турында хыяллана. Чөнки, беренчедән, Казандагы мәдәният сарайларында театраль заллар юк, алар концерт өчен көйләнгән. Аларда концерт рухы. Икенчедән, үз өең булу үсәргә мөмкинлек бирә инде.
«Апуш» театр студисенә уңышлар телим!